Лүк 23
23
Гайсә Пилат алдында
1Киңәшмәдәгеләр барысы торып бастылар, аннары Гайсәне Пилат янына алып килделәр.
2– Бу Кешене без халкыбызны аздыручы дип таптык. Ул Үзен Мәсих, Патша дип атый һәм кайсарга салым түләүне тыя, – дип, Аны гаепли башладылар.
3Пилат Аңардан:
– Син яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады.
Ул аңа:
– Бу – синең сүзләрең, – диде.
4Пилат исә баш руханиларга һәм халык төркеменә:
– Мин бу Кешене гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде.
5Әмма алар:
– Үзенең гыйлеме белән Ул бөтен Яһүдия җирендәге халыкны котырта, бу гамәлен Гәлиләядә башлаган иде, инде хәзер монда килеп җитте, – дип, үз сүзләрен тәкрарлый бирде.
Гайсә Һируд алдында
6Пилат исә, Гәлиләя дигәннәрен ишетеп:
– Ул Гәлиләядәнме? – дип сорады.
7Гайсәнең Һируд патша идарә иткән өлкәдән икәнен белгәч, ул Аны Һируд янына җибәрде. Ул көннәрдә Һируд Иерусалимдә иде. 8Һируд исә, Гайсәне күреп, бик шатланды, чөнки Аның хакында күп ишеткәнгә күрә, күптәннән Аны очратасы килеп йөри иде. Гайсә аның өчен нинди дә булса могҗиза күрсәтер дип өметләнде ул. 9Һируд Аңа байтак кына сораулар бирде, ләкин Гайсә аңа нәрсә дип тә җавап кайтармады. 10Янәшәдә басып торган баш руханилар һәм канун белгечләре исә, тырышып-тырышып, Аны гаепли бирделәр. 11Һируд һәм аның гаскәриләре, Гайсәдән мыскыллап көлгәннән соң, Аны купшы киемнәргә киендерделәр дә кабат Пилат янына җибәрделәр. 12Моңа хәтле дошманлашып йөргән Пилат белән Һируд исә шул көннән дуслашып киттеләр.
Гайсәнең үлемгә хөкем ителүе
13Баш руханиларны, башлыкларны һәм халыкны җыеп, Пилат 14аларга:
– Сез миңа бу Кешене, халыкны котырта, дип алып килдегез; менә мин сезнең алда Аңардан сорау алдым, ләкин бу Кешедә сез әйткән гаепләрнең берсен дә тапмадым, – диде. – 15Гаеп тапмаганга, Һируд та Аны кире безгә җибәрде. Шулай итеп, үлем җәзасы бирерлек һичнәрсә эшләмәгән Ул. 16Димәк ки, мин, җәза биреп, Аны иреккә җибәрәм.
[17]#23:17 Кайбер кулъязмаларда 17 нче аять тә бар: «Чөнки Пилатка бәйрәм уңаеннан бер тоткынны азат итәргә кирәк иде».
18Әмма шулчак барысы бертавыштан:
– Үлем Аңа! Ә безгә Барабны азат ит! – дип кычкыра башлады.
19Әлеге Барабны зинданга шәһәрдә чуалыш китереп чыгарган һәм кеше үтергән өчен утыртканнар иде. 20Пилат, Гайсәне иреккә җибәрмәкче булып, тагын халыкка мөрәҗәгать итте. 21Әмма алар:
– Хачка кадакла Аны, хачка! – дип кычкыра бирделәр.
22Ул өченче мәртәбә:
– Нинди явызлык эшләгән соң Ул? Мин Аңарда үлем җәзасы бирерлек һичнинди гаеп тапмадым, шуңа күрә мин, Аңа җәза биреп, иреккә җибәрәм, – диде.
23Ләкин халык, тагын да катырак кычкырып, Аны хачка кадакларга таләп итте; һәм ахыр чиктә үз дигәненә иреште. 24Пилат алар теләгәнчә карар кылды. 25Чуалыш китереп чыгарган һәм кеше үтергән өчен зинданга ябылган адәмне, алар сораганча, азат итте; ә Гайсәне аларның ихтыярына тапшырды.
Гайсәне хачка кадаклау
26Гайсәне җәза урынына алып барганда, кырдан кайтып килүче Шимун исемле бер күринилене туктатып, хачны аның җилкәсенә салдылар һәм Гайсә артыннан алып барырга куштылар. 27Аның артыннан бик күп халык барды, шулай ук Аны кызганудан үкереп елый-елый байтак хатын-кыз да иярде. 28Гайсә исә, борылып, аларга әйтте:
– Әй Иерусалим хатын-кызлары! Минем өчен күз яшьләре түкмәгез, бәлки үзегез һәм балаларыгыз өчен елагыз. 29Чөнки шундый көннәр килер, кысыр хатыннар, бала тапмаган һәм имезмәгән күкрәкләр бәхетле, дип әйтерләр. 30Кешеләр тауларга: «Безнең өскә авыгыз!», калкулыкларга: «Безне күмеп китегез!»#23:30 Карагыз: «Һошея», 10:8. – диярләр. 31Яшелләнеп үсеп утырган агач белән моны эшлиләр икән, корыган агач белән нәрсә булыр соң?
32Үтерергә дип, җәза урынына Гайсә белән бергә ике җинаятьчене дә алып бардылар. 33«Баш сөяге» дип аталган урынга җиткәч, Аны да, теге җинаятьчеләрне дә – берсен Аның уң, ә икенчесен сул ягына хачка кадакладылар. [34Гайсә шунда:
– И-и Атам! Кичер бу кешеләрне, чөнки нәрсә эшләгәннәрен белмиләр, – диде.]#23:34 Кайбер кулъязмаларда җәяләр эчендәге җөмлә дә бар.
Гаскәриләр, жирәбә салып, Аның киемнәрен бүлештеләр. 35Халык карап торды. Башлыклар исә, Гайсәне мыскыллап:
– Башкаларны коткарып йөрде бит! Әгәр Аллаһы тарафыннан сайланган Мәсих булса, Үзен коткарсын! – дип көлделәр.
36Гаскәриләр дә Аңа әче шәраб тәкъдим итеп:
37– Әгәр яһүдиләр Патшасы булсаң, Үзеңне коткар! – дип мыскылладылар.
38Аның баш өстенә хачка «Бу – яһүдиләр Патшасы» дигән язу беркетелгән иде.
39Хачка асып куелган җинаятьчеләрнең берсе, Аны хурлап:
– Син Мәсих түгелме соң? Шулай икән, Үзеңне дә, безне дә коткар! – диде.
40Икенчесе исә:
– Аллаһыдан курык! Син үзең дә – Аның кебек үк хөкемгә дучар ителгән кеше бит, – дип тегене тыйды. – 41Безне гадел хөкем иттеләр, кылган эшебез өчен тиешлесен алдык, ә Ул һичбер начарлык эшләмәгән, – диде. 42Аннары Гайсәгә мөрәҗәгать итеп: – Гайсә, Үз Патшалыгыңа килгәч, мине искә ал, – дип өстәде.
43Гайсә аңа:
– Хак сүз әйтәм: син бүген үк Минем белән бергә җәннәттә булырсың, – дип җавап кайтарды.
Гайсәнең үлеме
44-45Көн урталары җиткән иде инде. Шулвакыт кояш сүнеп, бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм шушы хәл көндезге өчкә кадәр дәвам итте. Аллаһы йортындагы пәрдә исә урталай ертылып төште. 46Гайсә шунда:
– Атам! Рухымны Синең кулыңа тапшырам#23:46 Карагыз: «Зәбур», 30:6. , – дип, каты итеп кычкырды һәм шул сүзләрдән соң җан бирде.
47Бу хәлләрне күреп торган йөзбашы, Аллаһыны данлап:
– Чыннан да, бу Кеше гаепсез булган икән, – диде.
48Тамаша кылырга җыелган халык та шушы вакыйганы күргәннән соң күкрәгенә суга-суга өенә таралды. 49Гайсәнең бар дуслары, шулай ук Гәлиләядән Аңа ияреп килгән хатыннар да бу хәлне читтән карап тордылар.
Гайсәне кабергә салу
50-51Югары киңәшмәдә Яһүдиядәге Ариматай шәһәреннән Йосыф исемле бер кеше бар иде. Киңәшмә әгъзасы булса да, анда чыгарылган карарны һәм бу эшне ул хупламады. Әлеге игелекле һәм тәкъва адәм Аллаһы Патшалыгын көтеп яши иде. 52Шул Йосыф, Пилат алдына барып, Гайсәнең җәсәден алып китәргә сорады. 53Аннары Аның җәсәден, хачтан алып, җитен тукымага төрде дә кыяда уелган, моңарчы һичкемнең мәете салынмаган яңа кабер-мәгарәгә урнаштырды. 54Бу – шимбә бәйрәменә әзерлек киче иде, һәм шимбә көн җитеп килә иде инде. 55Гәлиләядән Гайсәгә ияреп килгән хатыннар да Йосыф артыннан бардылар, каберне һәм Гайсәнең җәсәден ничек итеп кабергә куюларын карап тордылар. 56Шуннан соң алар, өйләренә кайтып, Гайсәнең җәсәденә сөртү өчен, бәлзәмнәр һәм хуш исле майлар әзерләделәр; шимбә көнне, Муса канунында әйтелгәнчә, ял иттеләр.
المحددات الحالية:
Лүк 23: TtrBBL
تمييز النص
شارك
نسخ
هل تريد حفظ أبرز أعمالك على جميع أجهزتك؟ قم بالتسجيل أو تسجيل الدخول
© Институт перевода Библии, 2015

: