Лого на YouVersion
Иконка за търсене

Яратылыш 13

13
Ибрам белән Лутның аерылышуы
1Ибрам, хатыны һәм кул астындагы барлык мал-мөлкәте белән берлектә Мисырдан кузгалып, Нәгебкә карап юл тотты. Лут та аның белән иде. 2Ибрам мал-туарга һәм алтын-көмешкә бик бай иде. 3Бер урыннан икенче урынга күчә-күчә, ул Бәйт-Элгә кадәр барды, аннары Бәйт-Эл белән Гай арасында теге чакны үзе чатыр корган урынга килеп җитте. 4Шунда, элек үзе ясаган мәзбәх урынында, Раббысының исеменә дога багышлады.
5Ибрам белән бергә күчеп йөргән Лутның да чатырлары, мал-туары күп иде. 6Һәр икесенең мал-туары артык күп булганлыктан, алар бер җирдә сыешып яши алмыйлар иде. 7Ибрамның көтүчеләре белән Лутның көтүчеләре арасында әледән-әле низаглар чыга иде. (Ул заманнарда кәнганиләр белән фәризиләр дә шушы җирләрдә яшиләр иде.) 8Шулай бервакыт Ибрам Лутка әйтте:
– Моннан соң минем белән синең арада, минем көтүчеләрем белән синең көтүчеләрең арасында низаг-бәхәскә урын калмасын, – диде. – Чөнки без кардәшләр. 9Бөтен җир йөзе синең күз алдыңда түгелмени?! Аерылып кит син миннән. Син сулга китсәң, мин уңга китәрмен. Син уңга китсәң, мин сулга китәрмен.
10Лут тирә-ягына күз ташлады. Сәдүм һәм Гамура шәһәрләре Раббы тарафыннан юк ителгәнгә кадәр, бөтен Үрдүн елгасы буйлары, Согар шәһәренә хәтле, тоташтан сугарылган – Раббы бакчасын яки мул сулы Мисыр җирләрен хәтерләтә иде. 11Лут үзенә нәкъ менә шул Үрдүн буендагы җирләрне сайлап алды һәм көн чыгышына карап юл тотты. Ибрам белән Лут әнә шулай бер-берсеннән аерылдылар. 12Ибрам Кәнган җирендә калды. Лут исә, Сәдүмгә кадәр җәелеп яткан тигезлектәге калалар тирәсенә җирләшеп, шунда чатырларын корды. 13Сәдүм халкы явыз холыклы һәм Раббы каршында бик тә гөнаһлы иде. 14Лут аерылып киткәннән соң, Раббы Ибрамга әйтте:
– Торган җиреңнән, башыңны күтәреп, көн ягына, төн ягына, көн чыгышы һәм көн батышы якларына карашыңны юнәлт, – диде. – 15Күз карашың иңләп алган бу җирләрнең һәммәсен Мин сиңа һәм синең нәсел варисларыңа мәңгегә бирәм. 16Киләчәк буын кешеләреңне Мин туфрак комы санынча ишәйтәчәкмен. Кем дә кем туфрак комы бөртекләрен санап бетерә алса, шул кеше генә синең нәсел варисларыңның санын белә алыр. 17Торып бас та бу җирләрне аркылыга-буйга йөреп чык, чөнки Мин аларны сиңа бирәм.
18Ибрам, чатырын сүтеп, юлга чыкты һәм Хебрундагы Мәмре имәнлеге дигән җиргә барып төпләнде. Шунда Раббы хөрмәтенә мәзбәх корды.

Избрани в момента:

Яратылыш 13: TtrBBL

Маркирай стих

Споделяне

Копиране

None

Искате ли вашите акценти да бъдат запазени на всички ваши устройства? Регистрирайте се или влезте