1
Яхъя 14:27
Изге Язма
Сезгә тынычлык калдырам, Үз тынычлыгымны сезгә бирәм, әмма Мин биргән тынычлык дөнья биргән тынычлыкка охшамаган. Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын.
Compare
Explore Яхъя 14:27
2
Яхъя 14:6
Гайсә аңа: – Мин – юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына алып бара торган Миннән башка юл юк.
Explore Яхъя 14:6
3
Яхъя 14:1
Борчылмагыз! Аллаһыга ышаныгыз һәм Миңа ышаныгыз.
Explore Яхъя 14:1
4
Яхъя 14:26
Ә Минем исемнән Атам җибәрәчәк Яклаучы-Юатучы – Изге Рух – сезне һәрнәрсәгә өйрәтер һәм Мин сезгә сөйләгәннәрнең һәммәсен хәтерегезгә төшерер.
Explore Яхъя 14:26
5
Яхъя 14:21
Әмерләремне кабул итеп, аларны үтәүче кеше Мине ярата. Мине яраткан кешене Атам яратыр, Мин дә яратырмын һәм аңа Үземне күрсәтермен.
Explore Яхъя 14:21
6
Яхъя 14:16-17
Мин Атадан сорармын, һәм Ул сезгә бүтән Яклаучы-Юатучы бирәчәк, Ул сезнең белән мәңге булыр. Ул Яклаучы-Юатучы – хакыйкать Рухы. Дөнья Аны күрмәгәнгә һәм белмәгәнгә кабул итә алмый, ә сез Аны беләсез, чөнки Ул сезнең белән калачак һәм сездә булачак.
Explore Яхъя 14:16-17
7
Яхъя 14:13-14
Ата Углы аркылы данлансын өчен, Минем исемем белән нәрсә сорасагыз да, эшләрмен. Исемем белән Миннән сораган һәрнәрсәне эшләрмен.
Explore Яхъя 14:13-14
8
Яхъя 14:15
Мине яратсагыз, әмерләремне үтәрсез.
Explore Яхъя 14:15
9
Яхъя 14:2
Атам йортында торыр урын күп. Әгәр дә алай булмаса, сезгә әйткән булыр идем. Мин сезгә урын әзерләргә барам.
Explore Яхъя 14:2
10
Яхъя 14:3
Барып, сезгә урын әзерләгәч, сезне Үзем белән алып китәргә килермен. Шулай Мин булган урында сез дә булырсыз.
Explore Яхъя 14:3
11
Яхъя 14:5
Шул вакыт Томас Гайсәгә: – Хакимем! Кая баруыңны белмибез, шулай булгач, анда бару юлын каян белик инде? – диде.
Explore Яхъя 14:5
Home
Bible
Plans
Videos