YouVersion Logo
Search Icon

Чыгыш 11

11
Беренче булып туган барлык ир затының үтерелүе
1Аннары Раббы Мусага әйтте:
– Мин фиргавенгә һәм Мисырга янә бер афәт җибәрәчәкмен; шуннан соң ул сезгә китәргә рөхсәт итәр, хәтта сезне үзе куып җибәрер. 2Исраил халкына әйт: ир-атлар да, хатын-кызлар да күршеләренең алтын вә көмеш әйберләрен сорап алсыннар.
3Раббы исә мисырлылар күңелендә Исраил халкына карата кызгану хисе уятты, һәм фиргавеннең хезмәтчеләре дә, Мисыр халкы да Мусаны бөек кеше дип саный иделәр.
4Фиргавенгә Муса:
– Раббы болай дип әйтә: «Төн уртасында Мин бөтен Мисыр буйлап узачакмын, 5һәм Мисыр җирендә беренче булып туган ир балалар – тәхеттәге фиргавеннең беренче углыннан башлап, ашлык сугучы кол хатынның беренче углына кадәр барысы да үләчәк. Хәтта иркәк хайваннарның да дөньяга беренче булып килгәннәре үлеп бетәчәк. 6Мисыр өстендә моңа кадәр булмаган һәм киләчәктә дә булмаячак иңрәп елаган авазлар ишетелеп торачак. 7Ә Исраил халкына һәм аларның хайваннарына хәтта эт тә өрмәячәк». Шуннан син Раббының исраилиләрне мисырлылардан ничек аерганын белерсең. 8Синең барлык хезмәтчеләрең, миңа килеп, каршымда баш иярләр һәм: «Кит бездән, үзең дә, син әйдәгән халкың да китсен!» – диярләр. Шулчакны мин китәрмен, – дип әйтте һәм фиргавен яныннан ярсып чыгып китте.
9Раббы Мусага:
– Фиргавенне сезнең сүзләрегезгә колак салмас иттем; Мисырда тагын да күбрәк могҗизалар күрсәтер өчен эшләдем Мин моны, – диде.
10Муса белән Һарун фиргавен каршында байтак могҗизалар күрсәттеләр, әмма Раббы фиргавенне үҗәтләндерде, һәм фиргавен Исраил халкына Мисырдан китәргә рөхсәт итмәде.

Currently Selected:

Чыгыш 11: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in