YouVersion Logo
Search Icon

Чыгыш 15:23-25

Чыгыш 15:23-25 TTRBBL

Өч көннән соң алар Марага килеп җиттеләр. Анда су булса да, аны эчә алмадылар, чөнки ул бик ачы иде, шуңа күрә бу урынны Мара дип атадылар. Һәм халык: – Без нәрсә эчик соң? – дип, Мусага зарланды. Шуннан соң Муса Раббыга фөрьяд итте, һәм Раббы бер агачка күрсәтте. Мусаның агачны суга салуы булды, су шундук тәмләнде. Шул урында Раббы халыкка кагыйдә һәм канун җиткерде, шунда Ул аларны сынады.