YouVersion Logo
Search Icon

Чыгыш 3

3
Аллаһының Мусаны чакыруы
1Муса үзенең кайнатасы – Мидьян каһине Итероның#3:1 Итеро – Регуилнең икенче исеме (карагыз 2:18). вак терлекләрен көтә иде. Бервакыт ул, сарыкларын чүлгә алып китеп, Аллаһы тавы Хореб#3:1 Хореб – ягъни Синай тавы. янына килеп чыкты. 2Шунда янып торган күгән куагы эчендә аның алдында Раббы фәрештәсе пәйда булды. Муса куакның януын, әмма һич янып бетмәвен күрде. 3Шулчак ул: «Ни өчен куак дөрләп яна, әмма янып бетми? Мин бу сәер күренешне якынрак барып карыйм әле», – дип уйлады.
4Раббы, Мусаның куакны карарга килүен күреп, куак арасыннан аңа:
– Муса! Муса! – дип эндәште.
– Мин мондамын, – дип җавап кайтарды Муса.
5– Якын килмә, – диде Аллаһы, – аяк киемеңне сал, чөнки син басып торган урын – изгедер. 6Мин – синең ата-бабаларыңның Алласымын; Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубның Алласы!
Муса, Аллаһыга карарга куркып, йөзен каплады.
7Раббы әйтте:
– Халкымның Мисырда газап чигүен күрдем, назыйрларның җәбереннән ничек сыкрануын ишеттем. Мин әлеге халыкның ачы кайгысын беләм. 8Шуңа күрә аны мисырлылар коллыгыннан азат итәргә дип иңдем: әлеге халыкны Мин, шул җирдән алып чыгып, иркен һәм уңдырышлы, сөт вә бал агып торган якларга алып барачакмын. Анда төрле халыклар: кәнганиләр, хиттиләр, амориләр, фәризиләр, хиввиләр һәм явүсиләр яши. 9Әйе, Исраил халкының ялваруы Миңа иреште, шулай ук мисырлыларның аларны ничек изүен дә күрдем. 10Менә Мин хәзер сине фиргавен янына җибәрәм. Бар һәм Минем халкымны – Исраил халкын – Мисыр җиреннән алып чык!
11Муса исә Аллаһыга болай диде:
– Фиргавен янына барып, Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыгарга мин кем соң?!
12– Мин синең янәшәңдә булырмын! – диде Аллаһы. – Сине Мин җибәргәннең исбаты шул булыр: халыкны Мисыр җиреннән алып чыккач, сез, бу тауга килеп, Миңа табынырсыз!
13Муса исә:
– Әгәр мин, барып, Исраил халкына: «Мине сезнең ата-бабаларыгызның Алласы җибәрде», – дисәм, ә алар миннән: «Аның исеме ничек соң?» – дип сораса, мин нәрсә дип җавап кайтарырмын? – диде.
14Аллаһы Мусага болай дип җавап бирде:
– Мин – Мәңге Булучы#3:14 Булучы – яһүд телендә әлеге сүз «Раббы» белән тамырдаш. (Шулай ук карагыз: 33:19; 34:5.) . Исраил халкына: «Сезнең янга мине Мәңге Булучы җибәрде», – дип әйт.
15Мусага Аллаһы тагын болай диде:
– Исраилиләргә әйт: «Сезнең ата-бабаларыгызның Раббы Алласы – Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубның Алласы – мине сезнең янга җибәрде». Минем исемем мәңгегә шушы булыр, һәм Мине буыннан-буынга шушы исем белән белерләр!
16Бар, Исраил өлкәннәрен җый һәм аларга тапшыр: «Сезнең ата-бабаларыгызның Раббы Алласы – Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубның Алласы – минем алда пәйда булды һәм: „Мисырда сезнең белән ни-нәрсә эшләүләрен күреп, 17Мин сезне Мисыр коллыгыннан алып чыгарга, кәнганиләр, хиттиләр, амориләр, фәризиләр, хиввиләр һәм явүсиләр яшәгән, сөт вә бал агып торган җиргә алып барырга булдым“, – дип әйтте».
18Өлкәннәр сине тыңларлар һәм синең белән Мисыр патшасы янына барырлар. Сез аңа әйтерсез: «Безгә Раббы, гыйбриләр Алласы күренде. Раббы Аллабызга корбаннар китерү өчен, безгә, зинһар, өч көнлек сәфәргә чүлгә чыгарга рөхсәт ит».
19Мисыр патшасының сезгә китәргә рөхсәт итмәячәген Мин беләм; әгәр бер кодрәтле кул аны мәҗбүр итмәсә, сез китмәячәксез. 20Үземнең кодрәтем белән могҗизалар кылып, мисырлыларны Мин тар-мар итәрмен. Шуннан соң Мисыр патшасы сезгә китәргә рөхсәт итәр. 21Мин мисырлылар күңелендә Исраил халкына карата кызгану хисе уятырмын, һәм сез Мисырдан буш кул белән китмәячәксез. 22Барлык Исраил хатын-кызлары мисырлы күршеләреннән, шулай ук янәшә йортларда яшәүче башка хатын-кызлардан алтын-көмеш һәм кием-салым сорар. Сез бу бүләкләрне үзегезнең угылларыгызга һәм кызларыгызга кидерерсез. Сез шул рәвешле мисырлыларны талап китәрсез.

Currently Selected:

Чыгыш 3: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in