YouVersion Logo
Search Icon

Чыгыш 7:9-10

Чыгыш 7:9-10 TTRBBL

– Фиргавен сездән могҗиза күрсәтүне таләп итсә, Һарунга әйт, ул үзенең юл таягын җиргә ташласын, һәм таяк фиргавен күз алдында еланга әверелер. Муса белән Һарун фиргавен янына бардылар һәм, Раббы нәрсә кушкан булса, шуны үтәделәр. Һарунның таякны җиргә ыргытуы булды, таяк фиргавен һәм аның хезмәтчеләре күз алдында еланга әверелде.