YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 19

19
Сәдүм белән Гамураның һәлакәте
1Кичке якта әлеге ике фәрештә Сәдүмгә килеп җитте. Бу вакыт Лут шәһәр капкасы янында утыра иде. Юлчыларны күрүгә, ул каршыларга дип аягүрә басты һәм җиргә кадәр башын иеп сәлам бирде. 2Аннары:
– Әфәнделәрем, колыгызның өенә рәхим итегез, – диде. – Аякларыгызны юарсыз, бездә төн кунып, иртәгесен янә юлыгызны дәвам итәрсез.
Фәрештәләр:
– Юк, без урамда төн куначакбыз, – диделәр.
3Ләкин Лут бик нык кыстагач, алар өйгә керделәр. Лут табын җәйде, төче камырдан икмәк пешерде. Фәрештәләр ашадылар.
4Кунаклар йокларга әле ятмаганнар да иде, шулвакыт Сәдүмнең бөтен тарафыннан җыелган ир халкы, олысыннан алып кечесенә кадәр, Лутның өен чолгап алды. 5Лутны чакырып, алар:
– Сиңа төн кунарга кергән адәмнәр кайда? – дип сорадылар. – Чыксыннар, нинди икәннәрен татып белик.
6Лут, алар янына чыгып, үз артыннан өенең ишеген бикләп куйды.
7– Кардәшләрем, зинһар, яманлык эшләмәгез, – диде ул. – 8Менә, минем ир күрмәгән ике кызым бар; яныгызга шуларны чыгарам, алар белән теләгәнегезне эшләгез; әмма бу адәмнәргә тимәгез, чөнки алар минем өй кунакларым.
9Ләкин сәдүмлеләр аңа:
– Мондарак кил! – диделәр. Әйттеләр: – Бу адәм бирегә читтән килгән бер килмешәктер, ә үзен әнә нинди хуҗа итеп саный! Хәзер без сине кунакларыңа караганда да яманрак эшкә дучар итәрбез.
Шулай дип, Лутка таба якынлаштылар һәм өйгә бәреп кермәкче булдылар. 10Әмма ишектән кунак адәмнәрнең куллары сузылып, Лутны өй эченә тартып керттеләр дә ишекне эчтән бикләп куйдылар, 11ә ишек каршына җыелганнарны, олысыннан алып кечесенә кадәр, һәммәсенең күзләрен сукырайтып, ишекне таба алмастай хафалы хәлгә төшерделәр.
12Әлеге ике кунак Лутка әйттеләр:
– Синең монда тагын кемнәрең бар? Киявеңме, угылларың, кызларыңмы – кем генә булса да, якын тиешле һәммә кешеңне шәһәрдән читкә алып чык! 13Чөнки без бу шәһәрне юк итәчәкбез. Бу шәһәр халкының явызлыклары Раббыга ишетелде. Раббы безне шәһәрне юк итәргә дип җибәрде.
14Лут, өеннән чыгып, үзенең кызларын хатынлыкка аласы кияү егетләргә:
– Торыгыз, бу җирне ташлап китегез! – диде. – Чөнки Раббы бу шәһәрне юк итәчәк.
Әмма кияү егетләргә Лутның сүзләре шаярту булып тоелды. 15Таң беленгәч, фәрештәләр Лутны ашыктыра башладылар:
– Хатыныңны һәм яныңдагы ике кызыңны ал да тизрәк моннан кит! – диделәр. – Юкса гөнаһлы шәһәр белән бергә син дә һәлак булырсың.
16Лут акрын кыймылдады. Шуңа күрә әлеге адәмнәр, Раббының Лутка булган миһербанлылыгына таянып, аны һәм хатыны белән ике кызын култыклап алдылар да шәһәр читенә алып чыктылар. 17Шәһәр читенә чыгып җиткәч, адәмнәрнең берсе Лутка әйтте:
– Җаныңны коткарыйм дисәң, тизрәк кач моннан, артыңа борылып карама, бер җирдә дә тукталыш ясама! – диде. – Таулар арасына качып, җаныңны коткарып кал.
18Әмма Лут:
– Юк, әфәндем, – дип каршы төште. – 19Менә мин, Синең колың, күңелеңә хуш килгән бәндәмен: җанымны коткарам дип, Син миңа зур игелек күрсәтәсең. Ләкин мин тауларга кадәр барып өлгерә алмам, мине барыбер бәла һәм үлем куып җитәр. 20Әнә, якында кечкенә бер шәһәрчек күренә, анда барып җитү җиңелрәк. Рөхсәт ит, шунда качыйм да җанымны коткарыйм.
21Фәрештәләрнең берсе әйтте:
– Ярый, бу теләгеңә дә ризамын, син әйткән ул шәһәрчекне юк итмәмен, – диде. – 22Тиз бул, шунда качып кит! Чөнки син анда барып җитми торып, Мин эшемне башкара алмыйм.
Шуннан соң бу шәһәрне Согар#19:22 Согар – яһүдчә «кечек» мәгънәсендә. дип атадылар.
23Җир йөзенә кояш чыгып килгән вакытта Лут Согарга барып җитте. 24Һәм Раббы Сәдүм белән Гамура өстенә күктән утлы күкерт яңгыры яудырды, 25бу шәһәрләрне, анда яшәүчеләрне, бөтен тирә-юньне туфрактагы үсемлекләре белән бергә юк итте. 26Лутның хатыны исә, юлда барганда, артына борылып карады да шундук тоз баганасына әверелде.
27Ибраһим, таң белән торып, өнендә Раббы хозурында басып торган урынга китте. 28Сәдүм белән Гамураны, бөтен тирә-юньне күзеннән кичереп, шуны күрде: җир өстеннән һавага мич морҗасыннан чыккан сыман төтен күтәрелә иде.
Лут һәм аның кызлары
29Шулай булды ки, бөтен бу тирә шәһәрләрен юк итәргә җыенганда, Аллаһы Ибраһимны хәтерендә тотты һәм һәлак ителәсе шәһәрдә яшәгән Лутны һәлакәт мәйданыннан читкә чыгарды. 30Лут исә Согарда торып калудан курка иде, шунлыктан ул, ике кызын ияртеп, шәһәрдән таулар арасына күчеп китте һәм шунда мәгарәдә кызлары белән яши башлады.
31Беркөнне олы кызы кечесенә әйтте:
– Атабыз картайган, – диде, – һәм, бөтен дөнья йоласы буенча, монда безнең янга ир булып керәчәк бүтән кеше юк. 32Әйдә, әтигә шәраб эчертеп исертик тә янына кереп йоклап чыгыйк, шул рәвешчә, әтидән ыруг-нәселебезне дәвам иттерик.
33Шул кичне кызлар аталарына шәраб эчерделәр. Олы кыз атасы янына кереп йоклап чыкты. Ата кеше аның кайчан янына кереп ятканын да, кайчан торып чыгып киткәнен дә белмәде.
34Икенче көнне кызларның олысы сеңелесенә әйтте:
– Менә, мин кичә әтием янында йоклап чыктым, – диде. – Бу кичне дә аңа шәраб эчертик – син дә янына кереп йоклап чыгарсың, шулай әтидән ыруг-нәселебезне дәвам иттерик.
35Бу кичне дә әтиләрен шәраб эчертеп исерттеләр. Кече кыз әтисе ятагына кереп йоклап чыкты. Ата кеше аның кайчан янына кереп ятканын да, кайчан торып чыгып киткәнен дә белмәде.
36Лутның ике кызы шулай үз аталарыннан йөкле булдылар. 37Олы кыз бер угыл тапты, аңа Мәаб #19:37 Мәаб – яһүдчә «атадан» мәгънәсендә. дип исем кушты. Ул – бүгенге мәабиләр ыругының нәсел атасыдыр. 38Кече кыз шулай ук бер угыл тапты, аңа Бен-Амми#19:38 Бен-Амми – яһүдчә «халкымның углы» мәгънәсендә. дип исем кушты. Ул – бүгенге аммониләр ыругының нәсел атасыдыр.

Currently Selected:

Яратылыш 19: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in