YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 20:6-7

Яратылыш 20:6-7 TTRBBL

– Саф күңелдән эшләгән икәнеңне беләм, – диде Аллаһы Әбумәликкә төшендә. – Шуңа күрә Мин сине Минем алда гөнаһлы эш кылудан тыеп калдым – синең тарафтан хатынга кул тидертмәдем. Инде хатынны хуҗасына кире кайтарып бир, чөнки аның ире – пәйгамбәрдер, ул синең өчен дога кылып, сине үлемнән коткарыр. Кире кайтарып бирмисең икән, ул чакта, белеп тор, синең үзеңне дә, халкыңны да үлем көтә.