YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 26:4-5

Яратылыш 26:4-5 TTRBBL

Синең нәселеңне күктәге йолдызлар санынча ишәйтәчәкмен; бу җирләрнең барчасын синең нәсел варисларына бирәчәкмен; җир йөзендәге барлык халыклар синең токымың аша фатиха алачак. Чөнки Ибраһим, Минем өн-авазымны ишетеп, Мине тыңлады, Мин үтәлергә тиеш дигәннәрне: Минем боерыкларымны, кагыйдәләремне һәм кануннарымны – һәммәсен җиренә җиткереп үтәде.