YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 28

28
1Исхак үз янына Ягъкубны чакырды да фатиха биреп кисәтте:
– Кәнган кызларыннан хатын алма! – диде. – 2Әниеңнең атасы Бетуил янына Паддан-Арамга кит, анда барып, әниеңнең абыйсы Лабанның кызларыннан берсен үзеңә хатын итеп ал. 3Кадир Алла синең юлыңны мөбарәк кылсын, сине үрчемле итсен, токымнарыңны ишәйткәннән-ишәйтеп, сине бихисап кавем-халыкларның нәсел атасы итсен. 4Аллаһы Ибраһимга биргән мөбарәк фатихасын сиңа һәм синнән соң килгән нәселең токымнарына да бирсен – син горбәттә гизеп йөргән һәм Аллаһы Ибраһимга тапшырган бу җирләр һәммәсе сиңа мирас булсын!
5Шулай дип, Исхак Ягъкубны юлга күндерде. Ягъкуб, үзенең һәм Эсауның анасы Рәбиканың бертуган кардәше арами Бетуил углы Лабан янына барырга дип, Паддан-Арамга карап сәфәр чыкты.
Эсауның үзенә тагын бер хатын алуы
6Атасы Исхакның Ягъкубны мөбарәк кылганын, Кәнган кызларыннан хатын алма, дип кисәтеп, аңа, хатын алмак өчен, Паддан-Арамга барырга юл фатихасы биргәнен Эсау шундук ишетеп белде. 7Шулай ук Ягъкубның, ата-ана сүзен тыңлап, Паддан-Арамга сәфәр чыгып киткәнен дә белде. 8Моңардан Эсау үзенең атасы Исхакның Кәнган кызларын үз итмәвен аңлады. 9Һәм ул, Ибраһимның оныгына – Исмәгыйльнең углы Нәбаютның бертуган кыз кардәше Махалатка өйләнеп, өйдәге хатыннары өстенә тагын бер хатын алды.
Ягъкубның төше
10Ягъкуб, Беер-Шебаны калдырып, Харанга карап юлга чыкты. 11Кояш баеган вакытта, бер урынга җиткәч, шунда төн кунарга туктады. Җирдәге ташлардан берсен баш астына куйды да йокларга ятты. 12Ул төш күрде. Җир өстеннән югарыга таба бер баскыч сузылган имеш, очы күк гөмбәзенә үк тиеп тора. Баскыч буйлап бер менеп, бер төшеп, Аллаһының фәрештәләре йөри. 13Менә баскычта Раббы Үзе күренде һәм әйткән сүзләре ишетелде:
– Мин – Раббы, бабаң Ибраһим һәм Исхакның Алласымын! – диде Ул. – Син ятып йоклаган бу җирне Мин сиңа һәм синең нәсел токымнарына бирәчәкмен. 14Синең нәселнең киләчәк буын кешеләре җир йөзендәге ком бөртекләре санынча булачак. Синең нәсел диңгез ярларына таба да, көнчыгышка, төньякка, көньякка да – һәр тарафка ишәеп таралыр. Синең аша һәм синең нәсел орлыгың аша җир йөзендәге бөтен халыклар мөбарәк кылыначак. 15Менә, Мин синең янда! Кая таба юл тотсаң да, Мин сине саклап барачакмын, сине бу җирләргә кабат кайтарачакмын. Сиңа вәгъдә иткәнне үтәп чыкканга кадәр, Мин синнән аерылмаячакмын.
16Ягъкуб, йокысыннан уянып, әйтте:
– Чыннан да, Раббы шушы җирдә бит, ә мин шуны белмәгәнмен, – диде. 17Аннары, шомланып: – Куркыныч җир бу! – дип куйды. – Хактыр, Аллаһы йортыдыр бу, күк капусы шушындадыр.
18Ягъкуб иртүк торды, баш астына салып яткан ташны һәйкәл сыман итеп җиргә утыртты да өстенә зәйтүн мае койды. 19Бу урынны ул Бәйт-Эл#28:19 Бәйт-Эл – яһүдчә «Аллаһы йорты» мәгънәсендә. дип атады. Аңарчы ул Луз шәһәре дип атала иде. 20Соңрак Ягъкуб күңелдән нәзер әйтте: «Аллаһы һәрчак минем янда булып, сәфәрем юлында мине саклап барса, ашарыма – ризык, кияремә кием биреп, 21мин атам йортына исән-имин кабат кайта алсам, шул чакны Раббы минем табынган Аллам булыр, 22һәйкәл итеп мин куйган бу таш Аллаһы йортына әверелер һәм Син, Раббы, миңа насыйп итәчәк һәр нәрсәнең уннан берен мин Сиңа бирермен».

Currently Selected:

Яратылыш 28: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in