YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 30

30
Ягъкубның асрау хатыннардан туган угыллары
1Рахилә, иренә бала табып бирә алмаганлыктан, кыз кардәше Лиядән көнләшеп, Ягъкубка әйтте:
– Миңа бала булдыр, юкса мин үләм, – диде.
2Бу сүзләрдән Ягъкубның Рахиләгә бик нык ачуы чыкты:
– Синең карыныңны бала табудан мәхрүм иткән Аллаһы түгел бит мин! – диде ул.
3Рахилә:
– Алайса, әнә асравым Билһа янына кер, аның белән йокла, – диде. – Тезләрем өстенә минем өчен бала тудырсын, ичмасам аңардан туган балага ана булырмын#30:3 16:2 гә бирелгән искәрмәне карагыз. .
4Асравы Билһаны Рахилә шулай иренә хатынлыкка бирде. Ягъкуб Билһа белән якынлык кылды. 5Билһа, йөккә узып, Ягъкубка бер угыл тудырды. 6Рахилә әйтте: «Аллаһы миңа хөкемен ирештерде, догамны ишетеп, миңа бер угыл бирде», – диде һәм углына Дан#30:6 Дан – яһүдчә «хөкем итте» мәгънәсендә. дип исем кушты. 7Рахиләнең асравы Билһа, янә йөккә узып, Ягъкубка икенче бер угыл тудырды. 8Рахилә әйтте: «Апама каршы гаять тә көчле көрәш алып бардым һәм җиңүгә ирештем», – диде һәм бу углына Нәптали#30:8 Нәптали – яһүдчә «көрәшү», «тартышу» мәгънәсендә. дип исем кушты.
9Лия дә, үзенең инде балага бүтән уза алмаячагын күреп, асравы Зилпәне Ягъкубка хатынлыкка бирде. 10Шул рәвешчә, Лиянең асравы Зилпә дә Ягъкубка бер угыл тудырды. 11Лия: «Яхшыга галәмәт бу!» – дип, углына Гәд#30:11 Гәд – яһүдчә «яхшы галәмәт», «уңыш» мәгънәсендә. дип исем кушты. 12Лиянең асравы Ягъкубка тагын бер угыл тудырды. 13Лия: «Бәхетемә бу! Инде хатыннар мине бәхет иясе дип күрәчәкләр», – диде һәм бу углына Ашер#30:13 Ашер – яһүдчә «бәхетле» мәгънәсендә. дип исем кушты.
Лиянең янәдән балага узуы
14Бодай урагына төшкән көннәрнең берсендә Рубин, кырда адәмут#30:14 Адәмут – тамыры кеше гәүдәсен хәтерләткән һәм күзәнәкләрендә наркотик матдәләр булган күпьеллык үлән төре. Борынгы заманнарда аны кешеләргә җенси көч-куәт бирә торган сихри үсемлек итеп файдаланганнар; русчасы: мандрагора. тамырлары табып, аларны анасы Лиягә алып кайтып бирде. Шулчак Рахилә Лиягә әйтте:
– Углың тапкан ул адәмут тамырларын миңа бир, – диде.
15Ләкин Лия җавабында әйтте:
– Иремне үзләштерүең җитмәгән, инде углымның адәмут тамырларын да алмакчы буласыңмы? – диде.
Рахилә әйтте:
– Углыңның адәмуты өчен бер төнгә сиңа Ягъкубны бирәм, бүген синең белән ятсын, – диде.
16Кичен Ягъкуб кырдан кайтып килгәндә, каршысына Лия чыгып:
– Бүген син минеке, чөнки мин сине углым тапкан адәмут тамырлары хакына сатып алдым, – диде.
Бу төнне Ягъкуб Лия янында йоклады. 17Аллаһы Лиянең гозерен үтәде: Лия, йөккә узып, Ягъкубка бишенче углын тапты. 18«Асравымны иремә биреп торган өчен, Аллаһы миңа әҗерен кайтарды», – диде Лия һәм углына Исәсхәр#30:18 Исәсхәр – яһүдчә «әҗер», «түләү» мәгънәсендә. дип исем кушты. 19Лия тагын йөккә узды һәм Ягъкубка алтынчы углын тудырды. 20Һәм әйтте: «Аллаһы миңа күркәм бүләк насыйп итте – иремә алты угыл табып бирдем, инде ирем гел минем янда яшәр», – дип, углына Зәбулун#30:20 Зәбулун – яһүдчә «хөрмәт» мәгънәсендә; яңгырашы белән «бүләк» дигән мәгънәгә дә якын. дип исем кушты. 21Аннары бер кыз тапты һәм аңа Динә дип исем кушты.
Йосыф – Рахиләнең беренче углы
22Аллаһы Рахиләне дә хәтерендә тотты, аның гозерен үтәп, аңа бала табу хасиятен бирде. 23Рахилә, йөккә узып, Ягъкубка бер угыл тудырды. «Аллаһы минем өстән кысырлык хурлыгын алды, – диде ул. 24Һәм: – Раббы миңа икенче угыл да насыйп итсен», – дип, бу углына Йосыф#30:24 Йосыф – яһүдчә «тагын насыйп итсен» мәгънәсендә. исемен кушты.
Ягъкубның туплаган мал-мөлкәте
25Рахилә Йосыфны тапканның соңында, Ягъкуб Лабанга әйтте:
– Миңа китәргә рөхсәт ит, мин инде үз илемә, туган якларыма кайтыйм, – диде. – 26Сиңа сарыф иткән хезмәтләрем хакына хатыннарымны, балаларымны бир дә, китеп барыйм мин. Сиңа ничек хезмәт иткәнемне үзең дә яхшы беләсең бит.
27Лабан җавабында әйтте:
– Әгәр миннән разый булсаң, монда кал, – диде. – Мин багып белдем ки, синең аркада Раббы мине дә бәрәкәт иясе итте, мөбарәк кылды.
28Әйтте:
– Әҗеренә миннән ни сорасаң да бирермен, – диде.
29Ягъкуб әйтте:
– Сиңа ничек хезмәт иткәнемне, минем аркада мал-туарың ничек артканын үзең дә беләсең. 30Мин килгәнче, мал-туарың аз иде, ул хәзер күбәйде. Мин килгәч, Раббы сине мөбарәк кылды, бәрәкәт иясе итте. Инде мин үз йортым-гаиләм өчен кайчан эшли башлармын?
31Лабан:
– Сиңа нәрсә бирим соң? – дип сорады.
Ягъкуб:
– Миңа бернәрсә дә бирмә, – диде. – Мин сиңа бер гозеремне әйтәм, шуны үтәсәң, мин көтүләреңне янәдән көтәргә һәм сакларга риза: 32менә бүген синең бөтен сарык-кәҗә көтүләреңне йөреп чыгам да алардагы кара һәм аклы-каралы сарыкларны һәм чуар тап төшкән кәҗәләрне аерып куям – минем хезмәтемнең әҗере әнә шулар булсын#30:32 Тоташ ак йонлы сарыклар һәм тоташ кара йонлы кәҗәләр затлы саналып, ала-кола, чуар төстәгеләре исә кадерсезрәк исәптә йөргән. . 33Синең алда гаделлек шартым болайдыр: әгәр дә, минем әлеге хезмәт әҗерен карарга дип килгәндә, минем көтүдә чуар таплары булмаган берәр кәҗә яки кара булмаган берәр сарык табыла калса, син аларның һәммәсен үз көтүеңнән урланган дип санарга хаклы.
34– Яхшы, син дигәнчә булсын, – диде Лабан.
35Һәм шул ук көнне Лабан төсләре ала-кола, чуар кәҗәләрне һәм кәҗә тәкәләрен – үзләрендә ак табы булганнарның һәммәсен, шулай ук барлык кара төстәге сарыкларны көтүдән аерып алып, аларны үзенең угыллары карамагына тапшырды. 36Ягъкубны исә үз яныннан өч көнлек юл кадәре ераклыктагы башка бер көтүне көтәргә җибәрде.
37Ягъкуб тупыл, бадәм һәм чинар агачларыннан таза-яшь чыбыклар кисеп алды, аларны, кабыгыннан арындырып, ак сырлар белән чуарлады да 38шул сырлы-чуар чыбыкларны мал-туар су эчәргә һәм парлашырга йөри торган сугару ялгашлары эченә җәеп салды. 39Сырлы-чуар чыбыклар каршысында парлашкан кәҗә-сарыклардан ала-кола, тимгелле-чуар бәрәннәр туды. 40Ягъкуб яңа туган бәрәннәрне көтүдән аерып ала да калганнарын Лабанның ала-кола һәм кара төстәге көтүе каршысына тамашага куя, әмма үз көтүен Лабан көтүе белән аралаштырмый, аерым тота иде. 41Таза-сәламәт кәҗә, сарыкларның парлашу вакытларында, алар тамаша кылып торсын өчен, Ягъкуб сугару ялгашларына һәрчак әлеге сырлы-чуар чыбыкларны җәеп куя иде. 42Ә көтүдәге хайваннарның ябыгы-зәгыйфе парлашканда, чыбыкларны куеп маташмый, шунлыктан хайванның ябык-зәгыйфь үрчеме Лабанга, ә таза-сәламәт үрчеме Ягъкубка эләгә иде.
43Ягъкуб әнә шул рәвешчә бик тә, бик тә бай кешегә әверелде. Аның бик күп терлек көтүе, җарияләре, коллары, дөяләре һәм ишәкләре бар иде.

Currently Selected:

Яратылыш 30: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in