YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 39:7-9

Яратылыш 39:7-9 TTRBBL

Потифар хатынының Йосыфка күзе төшеп: – Минем белән йокла, – дип, аңа тәкъдим ясады. Әмма Йосыф баш тартты, хуҗабикәгә: – Менә, мин монда булганга, хуҗа әфәндемнең үз өендәге эшләрдән бернинди кайгысы юк, ул бөтен эшләрне минем кулга тапшырды, – дип җавап бирде. – Бу өйдә мин дә аның кебек үк хуҗамын, – диде Йосыф. – Чөнки ул синнән кала бар нәрсәне минем ихтыярыма куйды. Әмма син – аның хатыны! Ничек инде мин, шундый яманлык эшләп, Аллаһы каршында үз өстемә зур гөнаһ алыйм?!