YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 42

42
Йосыф агаларының Мисырга барулары
1Ягъкуб, Мисырда икмәк барлыгын белеп, угылларына:
– Сез нәрсә бер-берегезгә карашып торасыз? – диде. 2Аннары: – Мисырда, әнә, икмәк бар дип ишеттем. Исән калыйк, үлмик дисәк, шунда барып, икмәк сатып алып кайтыгыз, – дип өстәде.
3Шулай итеп, Йосыфның ун кардәше, икмәк сатып алыр өчен, Мисырга юнәлде. 4Әмма Ягъкуб Йосыфның энесе Беньяминне агалары белән бергә җибәрмәде, ул-бу булмагае дип курыкты.
5Мисырга икмәк сатып алырга килүчеләр арасында әнә шулай Исраилнең угыллары да бар иде. Чөнки Кәнган җирендә дә ачлык хөкем сөрә иде. 6Йосыф исә, Мисырның баш түрәсе сыйфатында, килгән бар халыкка икмәк сата иде.
Йосыфның хозурына килгәч, ун кардәше итагать белән аңа баш иделәр. 7Йосыф үзенең агаларын бер күрүдә үк таныды, әмма таныганлыгын сиздермәде һәм алар белән бик кырыс сөйләште. Сорады:
– Сез кайдан килдегез? – диде.
Тегеләр:
– Без Кәнган җиреннән, икмәк сатып алырга килдек, – диделәр.
8Йосыф үзе агаларын таныса да, тегеләр аны танымадылар. 9Йосыф, агалары турында төшендә күргәннәрне хәтеренә төшереп, аларга:
– Сез – шымчылар! Сез монда мәмләкәтнең шәрә урыннарын#42:9 …шәрә урыннарын… – Ягъни чик буйларындагы сакланмый торган ачык урыннарны. карарга килгәнсез! – диде.
10– Юк, әфәндебез, – диделәр кардәшләре. – Без, синең колларың, монда икмәк сатып алырга дип килдек. 11Без – бер ата балалары, намуслы кешеләр, без колларыңның беркайчан шымчылык иткәннәре юк!
12Йосыф:
– Түгел! – дип кисте. – Сез монда мәмләкәтнең шәрә нокталарын күзәтергә килгәнсез!
13Кардәшләре:
– Без, синең колларың, Кәнган җирендәге бер кешенең угыллары булабыз, абыйлы-энеле унике туган. Иң кече энебез әтиебез янында калды, ә бер энебез инде юк, – диделәр.
14– Әйтәм бит, сез монда шымчы булып килгәнсез! – дип кабатлады Йосыф. – 15Шуңа күрә сез сынау үтәргә тиеш. Фиргавеннең гомере белән ант итәм: кече энегез монда китерелгәнгә кадәр, сез моннан беркая да китә алмаячаксыз! 16Арагыздан берегез, өегезгә кайтып, энегезне монда алып килсен. Калганнарыгыз монда тотык булып калыр. Сөйләгән сүзләрегез хакмы, түгелме икәне менә шунда ачыкланыр. Энегезне алып килмисез икән, ул чакны, фиргавеннең гомере белән ант итәм, сез чыннан да шымчылар булып чыгасыз!
17Шулай дип, Йосыф аларны өч көнгә сак астына куйды. 18Өченче көнендә аларга әйтте:
– Исән каласыгыз килсә, мин әйткәнне эшләрсез, чөнки мин Аллаһыдан куркам. 19Әгәр намуслы кешеләр икәнсез, арагыздан кем дә булса берегез тотык булып монда калсын, ә башкаларыгыз ачлыктан иза чиккән гаиләләрегез өчен моннан икмәк алып китәр. 20Ә инде сүзегезнең хаклыгын исбатларга һәм үлемнән котылып калырга теләсәгез, кече энегезне минем хозурыма китерегез.
Кардәшләр күнделәр. 21Алар бер-берләренә болай диештеләр:
– Хактыр: без кардәш энебезгә карата кылган эшебезнең җәзасын татыйбыз. Без аның җаны газапланганын күреп тордык, ул бездән ялвара-ялвара үтенде, әмма без тыңламадык. Инде шул эшебез өчен безнең башка да кайгы килде.
22Арадан Рубин, җавап биреп, кардәшләренә әйтте:
– Мин сезне кисәттем түгелме?! «Малайга яманлык эшлисез, тыелыгыз!» – дидем. Ләкин сез тыңламадыгыз. Менә, баланың каны хәзер бездән үч ала.
23Йосыф белән тылмач аша аралашканга, кардәшләр хәзер Йосыфның бу сүзләрне тыңлап-аңлап торганын белмәделәр. 24Йосыф, кардәшләре яныннан читкә китеп, елап алды. Аннары янәдән алар янына килде, сөйләште-аңлашты һәм, араларыннан Шимунны аерып алып, барысының да күз алдында агасының кулларына богау салырга кушты.
Йосыф агаларының Кәнганга кайтуы
25Аннан соң тагын әмер биреп, кардәшләренең йөк капчыкларына икмәк тутыртты, юлда ашарларына өлеш чыгарып, икмәк бәһасе өчен алынган көмешне һәркайсының капчыгына кире салып куярга кушты. Барысы да Йосыф кушканча эшләнде. 26Кардәшләр, үзләренең икмәкләрен ишәкләргә төяп, кайтыр юлга чыктылар. 27Төн кунарга туктаган җирдә кардәшләрнең берсе, ишәгенә азык бирү өчен, капчыгын чиште һәм, капчык авызында ук үзенең икмәк сатып алганда түләгән көмеш акчаларын күреп, 28кардәшләренә:
– Менә, минем көмешем үземә кире кайтты, капчыгымның авызында ята! – диде.
Курку-аптыраудан һәммәсенең йөрәге кысылып килде. Тетрәнә-тетрәнә, алар бер-беренә:
– Аллаһының безгә күрсәткән бу хикмәтләре нәрсәне аңлата икән? – диештеләр.
29Кәнган җиренә, Ягъкуб янына кайткач, алар үз башларыннан үткән барлык бу хәлләрне аталарына сөйләп бирделәр.
30– Ул мәмләкәтнең хуҗасы булган кеше безнең белән бик кырыс сөйләште, – диделәр. – Ул безне бу илдә шымчылык итәргә килгән кешеләр дип кабул итте. 31Без аңа аңлаттык: «Без намуслы кешеләр, безнең шымчылык иткәнебез юк, – дидек. – 32Без бер ата балалары, абыйлы-энеле унике туган; беребез инде юк, ә иң кечебез хәзер әтиебез янында, Кәнганда калды», – дидек. 33Ләкин мәмләкәтнең ул идарәчесе безгә әйтте: «Менә, намуслы кешеләрме, юкмы икәнегезне мин болай беләчәкмен: кардәшләрегездән берегез минем янда монда калыр, ә башкаларыгыз, ачлыктан иза чиккән гаиләләрегез өчен икмәк алып, юлга чыксыннар, – диде. – 34Аннары кече энегезне минем янга алып килегез. Менә шул чакны мин сезнең шымчылар түгел, ә намуслы кешеләр икәнегезгә ышанырмын. Кардәшегезне дә азат итәрмен, сез бу мәмләкәттә рәхәтләнеп алыш-биреш эшләре белән шөгыльләнә алырсыз», – диде.
35Капчыкларны бушата башлагач, гаҗәп хәл: аларның һәркайсының капчыгыннан көмеш акча янчыгы килеп чыкты. Үзләренең бу көмеш акчалы янчыкларын күргәч, һәммәсе – угыллар да, аталары Ягъкуб та – тәмам куркуга төштеләр. 36Аталары Ягъкуб угылларына әйтте:
– Сез мине угылларымнан мәхрүм иттегез: Йосыф юк, Шимун юк! Инде менә Беньяминне дә алып китәргә телисез. Моның бар авырлыгы минем башка төшәчәк! – диде.
37Атасы Ягъкубка җавап биреп, Рубин әйтте:
– Беньяминне кире алып кайтмасам, минем ике углымны үтер! – диде. – Беньяминне миңа ышанып тапшыр, мин аны сиңа һичшиксез кире алып кайтачакмын!
38Ләкин Ягъкуб:
– Углымны сезнең белән җибәрмәячәкмен! – диде. – Абыйсы үлгәч, ул минем берүзе калды. Әгәр барыр юлыгызда бер-бер хәл була калса, хәсрәт-кайгыдан сез минем чал башымны гүргә кертәчәксез бит!

Currently Selected:

Яратылыш 42: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in