YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 49

49
Ягъкубның үз угылларына биргән васыяте
1Ягъкуб, угылларын янына җыеп, әйтте:
«Бирегә җыелыгыз, сезне ниләр көтәсен әйтәчәкмен!
2Җыелыгыз, Ягъкубның угыллары,
атагыз Исраилнең сүзен колак салып тыңлагыз!
3Рубин, өлкән углым! Син – минем кодрәтем,
ирлек куәтемнең әүвәлге җимеше!
Иң абруйлысы һәм көч-шөһрәттә иң беренчесе!
4Ләкин син – ташкын судай дуамал;
беренчелек сиңа бүтән тимәячәк,
чөнки син атаңның ятагына мендең,
ятагымны хыянәтең белән нәҗесләдең.
5Бертуган кардәшләр Шимун белән Левинең кылычлары –
дәһшәт коралыдыр!
6Уй-ниятләре мәкерледер – саклан, җаным!
Алар җәмгыятеннән күңелем-тәнем ерак торсын!
Ачу-үчтән үтерделәр алар ир-егетне һәм йөрделәр,
кызык ясап, үгезләрнең сеңер-тамырларын кисеп.
7Нәфрәтле күңелләренә ләгънәт төшсен,
ачулары – дәһшәтле, ярсулары – афәтледер!
Нәселләрен Ягъкуб токымнары арасына чәчәрмен,
исраилиләр арасына сибеп таратырмын!
8Яһүдә! Кардәшләрең сине данлар, мактар!
Дошманнарың сыртында булыр синең кулың,
кардәшләрең, буйсынып, сиңа баш иярләр!
9Яшь бер арысландыр син, Яһүдә углым!
Менә син ау йөреп кайткансың да
ата арыслан, ана арысландай җиргә чүккәнсең –
арысланны борчырга кем соң җөрьәт итсен?!
10Хөкемдарлык тәхетеннән Яһүдә һич төшмәс!
Хуҗасы#49:10 Хуҗасы… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә бу сүзнең мәгънәсе анык түгел. килгәнчегә кадәр,
аның хөкемдарлык таягын кулдан ычкындырмас!
Ил-халыклар аңа буйсынырлар.
11Аның ишәгенең бәе – йөзем агачыдыр,
ишәк колыннарының бәе – йөзем ботагы.
Киемнәрен чайкар ул шәрабта,
япанчасын юар йөзем канында.
12Шәрабтандыр аның куе-кучкыл күзләре,
сөттәндер аның җете ап-ак тешләре.
13Зәбулун яшәр диңгез буе җирләрендә,
диңгез көймәләре туктый торган ярда.
Җирләренең чиге булыр Сидунгача.
14Исәсхәр – ияргә сала торган ике биштәр арасында яткан,
көче-куәте ташып торган ишәккә тиң.
15Ялы-тынычлыгы өчен яхшы,
күңеленә хуш бер җир күргәч,
шунда ул, йөк ташырга сыртын куеп,
авыр хезмәткә әзер булып яшәр.
16Дан, исраилиләрнең бер ыругы буларак,
үз халкы өстеннән хөкем итәр.
17Дан – юл өстендә, сукмак буйларында
сузылып яткан елан, зәһәр елан ул.
Шундый елан ки, атның аягын чагып,
җайдагы шундук аркасына егылып төшәдер.
18Йа Раббы, Синең коткаруыңа өмет баглыймын!
19Гәд һәрчак юлбасарлар һөҗүменә дучар булыр,
әмма, һөҗүмне кире кагып, үзе һөҗүмгә күчәр.
20Ашер иккән икмәк тук һәм мул булыр,
тәмле ризыклары патшалар табынына куелыр.
21Нәптали – табигатьнең ирекле боланы,
аның авызыннан хикмәтле сүзләр чыгар.
22Йосыф – чишмә ярында үскән,
җимешле, мул җимешле йөзем агачының бер тармагыдыр.
Аның ботаклары диварларны каплап алган.
23Аны күп бимазаладылар,
аның белән дошманлаштылар,
укчылар, аңа төбәп, уклар аттылар.
24Әмма аның үз ук-җәясе куәтен киметмәде,
беләкләре таза-нык, егәрле калды,
чөнки кулларына көчне ул Исраилнең Көтүчесе һәм Кыяташы –
Ягъкубның Кодрәт Иясеннән алды.
25Атаңның Алласы сине ярдәмсез калдырмас,
Кодрәт иясе фатихасыннан аермас!
Югарыдан күкләрнең бәрәкәте,
түбәннән төпсез упкыннар бәрәкәте,
күкрәк сөте вә ана карыны бәрәкәте белән
Ул сине мөбарәк кылыр.
26Атаңның хәер-догасы борынгы таулар,
борынгы калкулыклар бәрәкәтеннән артыграк.
Бу бәрәкәтләрнең барчасын Йосыф углыма –
кардәшләре арасында иң өстен торганына насыйп итсен!
27Беньямин ерткыч бүре белән бер:
иртәнге авын ашап бетерер,
ә кичке ганимәтен#49:27 Ганимәт – сугышта кулга төшкән байлык; русчасы: трофей. кисәкләп бүләр».
28Исраил токымының унике ыругы менә шулардыр. Әлеге сүзләрне әйтеп, Исраил үз угылларының барысын мөбарәк кылды, һәркайсына тиешле үз фатихасын бирде.
Ягъкубның вафаты
29-30Ягъкуб, үзенең угылларына боерыклар биреп, болай диде:
– Озакламый мин халкымның ата-бабалары белән кушылачакмын. Мине ата-бабаларым янына – Кәнган җиренә, Мәмре янындагы Махпела кырында урнашкан мәгарәгә алып кайтып дәфен кылыгыз. Ул мәгарәне, каберлек өчен, шул кыр белән берлектә бабам Ибраһим хосусый милек итеп хитти Эфроннан сатып алган иде. 31Анда Ибраһим белән бергә аның җәмәгате Сара, Исхак белән аның җәмәгате Рәбика дәфен кылынган. Хатыным Лияне дә мин шунда дәфен кылдым. 32Электә андагы бу кыр һәм мәгарә хиттиләр кулында иде.
33Ягъкуб, үзенең угылларына җиткерәсе боерыкларын, васыятьләрен әйтеп бетереп, ятагына сузылып ятты һәм, җан тәслим кылып, үз халкының ата-бабалары белән кушылды.

Currently Selected:

Яратылыш 49: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in