YouVersion Logo
Search Icon

Лүк 2

2
Гайсәнең тууы
1Шул көннәрдә Рим кайсары Август#2:1 Август – беренче Рим императоры Август б. э. к. 27 нче елдан б. эраның 14 нче елына кадәр патшалык итә. үз кул астындагы барлык җирләрдә халык санын исәпкә алырга фәрман бирде. 2Халык санын исәпкә алу беренче тапкыр уздырылып, Сүрия өлкәсе белән ул заманда Квирини идарә итә иде. 3Теркәлү өчен, һәркем үз нәселенең шәһәренә кайтырга тиеш иде. 4Давыт нәселеннән булганга күрә, Йосыф та Гәлиләядәге Насара шәһәреннән Яһүдиягә, Давыт шәһәре саналган Бәйт-Лехемгә китте. 5Исемлеккә теркәлер өчен, Йосыф үзенә ярәшелгән Мәрьям белән бергә барды. Бу вакытта Мәрьям авырлы иде. 6Бәйт-Лехемдә чакта Мәрьямнең бала табар вакыты җитте. 7Мәрьям үзенең беренче Баласын – Ир Бала тапты. Ул Аны биләде дә утлыкка салды, чөнки аларга кунак йортында урын табылмады.
Көтүчеләр һәм фәрештәләр
8Әлеге төндә шул тирәдә берничә көтүче кырда сарыкларын саклый иде. 9Кинәт кенә алар каршында Раббы фәрештәсе пәйда булып, әйләнә-тирә Раббы шөһрәтеннән балкып китте. Көтүчеләр бик нык курыктылар.
10Фәрештә исә аларга:
– Курыкмагыз! Мин сезгә куанычлы хәбәр – бөтен халык өчен зур шатлык алып килдем, – диде. – 11Бүген Давыт шәһәрендә сезнең Коткаручыгыз – Мәсих, Хаким туды! 12Сезгә менә шундый билге: утлыкта яткан биләүле Баланы күрерсез.
13Кинәт фәрештә янында күк гаскәре – күп санлы фәрештәләр күренде, һәм алар:
14«Күкләрдәге Аллаһыга дан!
Аллаһы илтифат күрсәткән кешеләргә җирдә иминлек булсын!» –
дип Аллаһыны данладылар.
15Фәрештәләр күккә күтәрелгәннән соң, көтүчеләр бер-берсенә:
– Әйдәгез Бәйт-Лехемгә барыйк, анда ниләр булганны, Раббы әйткәннәрне күрик, – диделәр.
16Алар, ашыгып, Бәйт-Лехемгә килделәр һәм анда Мәрьям белән Йосыфны, утлыкта яткан Баланы күрделәр. 17Баланы күргәннән соң алар Аның хакында үзләренә әйтелгән сүзләрне башкаларга да сөйләделәр. 18Көтүчеләр сөйләгәнне ишеткән кешеләрнең барысы хәйран калды. 19Мәрьям исә боларның һәммәсен күңеленә салып куйды һәм шул хакта уйлап йөрде.
20Ишеткән һәм күргән барлык нәрсәләр өчен Аллаһыны данлап һәм мактап, көтүчеләр үзләренең маллары янына кайттылар. Барысы да фәрештә әйткәнчә булды.
Гайсәне Аллаһы йортына алып килү
21Сигез көн үтеп, Баланы сөннәткә утырту вакыты җиткәч, Аңа Гайсә дигән исем куштылар. Әнкәсе Мәрьям авырга узганчы ук, Балага фәрештә әнә шул исемне кушкан иде.
22Муса канунында әйтелгән пакьләнү көннәре тәмам булгач, Мәрьям белән Йосыф Баланы Раббы хозурына Иерусалимгә алып килделәр. 23Чөнки Раббы канунында: «Ана карыныннан беренче булып туган һәр ир бала Раббыга багышланырга тиеш»#2:23 Карагыз: «Чыгыш», 13:2, 12, 15. , – дип язылган. 24Раббы кануны буенча алар шулай ук «ике урман күгәрченен яки ике бала күгәрченне»#2:24 Карагыз: «Левиләр», 12:8. корбанга китерергә тиеш иде.
Шимунның фатиха бирүе һәм аның пәйгамбәрлек сүзләре
25Ул заманнарда Иерусалимдә Шимун исемле бер кеше бар иде. Исраилгә юаныч килүен көтеп яшәүче тәкъва һәм диндар бу адәм Изге Рух белән сугарылган иде. 26Изге Рух аңа: «Раббы Мәсихен күрмичә үлмәссең», – дип әйткән була. 27Изге Рух кушуы буенча әнә шул Шимун Аллаһы йортына килде. Канунда язылган йоланы башкару өчен, нарасый Гайсәнең ата-анасы Аны Аллаһы йортына алып килгәч, 28Шимун сабый Баланы кулларына алды һәм, Аллаһыны данлап:
29«И-и Хөкемдар, вәгъдәңне Син үтәдең,
иминлектә җибәрәсең колыңны,
30-32чөнки барча халыклар каршында
Син әзерләгән котылуны,
мәҗүсиләрнең күзен ачасы яктылыкны,
халкың Исраилгә киләчәк
данны күрдем», – диде.
33Гайсәнең атасы һәм анасы Шимунның Бала хакында әйткән сүзләрен гаҗәпләнеп тыңлап тордылар. 34Шимун аларны фатихалады һәм Баланың анасы Мәрьямгә:
– Бу Бала Исраилдә күпләрнең егылуына һәм күтәрелүенә сәбәпче, Аллаһыдан килгән бер билге кебек булыр, ләкин күпләр аны кире кагар, 35күпләрнең күңелендәге уй-фикерләре ачылыр. Синең үзеңнең дә күңелеңә кылыч белән кадаган кебек булыр, – диде.
Хөннәнең Аллаһыга шөкрана кылуы
36Аллаһы йортында Ашер ыругыннан Пенуил кызы Хөннә – шактый өлкән яшьтәге пәйгамбәр хатын бар иде. Кияүгә чыгып, ире белән җиде ел яшәгәннән соң 37тол калган бу хатынга сиксән дүрт яшь иде. Ул, һәрвакыт ураза тотып һәм дога кылып, Аллаһы йортында көне-төне Аллаһы хезмәтендә иде.
38Хөннә дә, шунда алар янына килеп, Аллаһыга шөкрана кылды һәм Иерусалимнең азат ителүен күз текәп көткән кешеләрнең барысына Бала хакында сөйләде.
39Раббы кануны кушкан гамәлләрне тәмамлаганнан соң, Йосыф белән Мәрьям үзләре яшәгән шәһәргә, Гәлиләядәге Насарага әйләнеп кайттылар. 40Бала исә үсә, ныгый, гакыл туплый бирде, һәм Аллаһының шәфкате Аның белән булды.
Яшүсмер Гайсә Аллаһы йортында
41Гайсәнең ата-анасы һәр елны Иерусалимгә Котылу бәйрәменә бара торган иде. 42Гайсәгә унике яшь тулгач, алар гадәттәгечә Иерусалим шәһәренә бәйрәмгә килделәр. 43Бәйрәм көннәре үткәч, Йосыф белән Мәрьям кайтыр юлга чыктылар. Яшүсмер Гайсә исә Иерусалимдә калган булып чыкты, ә ата-анасы бу турыда белмәде. 44Алар Аны, башка юлчылар белән бергә барадыр, дип уйладылар. Бер көнлек юл үткәннән соң, Аны кардәшләре һәм таныш-белешләре арасыннан эзли башладылар 45һәм, таба алмагач, кабат Иерусалимгә килделәр. 46Өч көннән соң Аны Аллаһы йортында таптылар. Ул яһүди укытучылар арасында аларны тыңлап һәм сораулар биреп утыра иде. 47Гайсәнең сүзләрен ишеткән һәркем Аның тирән акылына, биргән җавапларына хәйран калды. 48Аны күреп, ата-анасы бик гаҗәпләнде. Әнисе Аңа:
– Углым, ник алай эшләдең? Без әтиең белән Сине эзләдек, бик борчылдык, – диде.
49Гайсә аларга:
– Ни өчен сез мине эзлисез? Атам Йортында булырга тиешлегемне белмисезме әллә? – диде.
50Ләкин алар Аның сүзләрен аңламадылар. 51Гайсә алар белән бергә Насарага әйләнеп кайтты һәм ата-анасына карата бик итагатьле булды. Әнисе Мәрьям бу хәлләрнең барысын күңеленә салып куйды. 52Гайсә исә үсте, акыл җыйды; һәм үскән саен, Аллаһының вә бәндәләрнең илтифатын ныграк казана барды.

Currently Selected:

Лүк 2: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in