Лүк 20
20
Гайсәгә бирелгән хокук һәм вәкаләт турында сорау
1Көннәрдән беркөнне Аллаһы йортында, Яхшы хәбәрне бәян итеп, халыкка гыйлем биргән вакытта, Гайсә янына өлкәннәр белән бергә баш руханилар вә канун белгечләре килделәр һәм:
2– Әйт әле безгә, бу эшләрне кылырга Сиңа кем хокук бирде, андый вәкаләт Синдә кемнән? – дип сорадылар.
3Аларга җавап итеп, Ул:
– Мин дә сезгә бер сорау бирәм, әйтегез әле: 4Суга чумдыру хокукы Яхъяга күктән бирелгәнме әллә кешеләрдәнме? – дип сорады.
5Тегеләр:
– «Күктән», – дип әйтсәк, Ул: «Ә ни өчен Яхъяга ышанмадыгыз?» – дияр. 6Ә инде: «Кешеләрдән», – дип әйтсәк, халык безне таш атып үтерер, чөнки алар Яхъяның пәйгамбәр булуына ышана, – дип үзара фикерләштеләр дә, – 7кайдан икәнен белмибез, – дип җавап бирделәр.
8Гайсә аларга:
– Алай булгач, Мин дә сезгә боларны эшләргә кем хокук биргәнне әйтмим, – диде.
Йөзем үстерүче явызлар хакында гыйбрәтле хикәя
9Шуннан соң Ул халыкка менә шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде:
– Бер кеше йөзем бакчасы утырткан һәм аны йөзем үстерүчеләргә куллану өчен биреп, озак елларга чит якларга китеп барган. 10Уңыш җыяр вакыт җиткәч, ул, үзенә тиешле өлешне бирсеннәр дип, хезмәтчесен йөзем үстерүчеләр янына озаткан; ләкин йөзем үстерүчеләр аны, кыйнап, буш кул белән кайтарып җибәргәннәр. 11Аннары ул икенче хезмәтчесен юллаган; ләкин аны да, кыйнап һәм мыскыл итеп, бернәрсәсез кайтарып җибәргәннәр. 12Ул өченче хезмәтчесен юллаган; ләкин аны да яралап куып чыгарганнар.
13Шуннан йөзем бакчасының хуҗасы болай дип уйлаган: «Инде нәрсә эшләргә? Сөекле углымны җибәрим әле, бәлки аңа хөрмәт күрсәтерләр». 14Әмма йөзем үстерүчеләр, аны күргәч, үзара: «Варис бит бу! Әйдәгез, үтерик аны, һәм аңа каласы мирас милке безнеке булыр», – дип киңәшләшкәннәр дә 15бакчадан чыгарып атып үтергәннәр.
Инде йөзем бакчасының хуҗасы алар белән ни эшләр? 16Ул, әйләнеп кайтып, йөзем үстерүчеләрне үтерер дә йөзем бакчасын башкаларга бирер.
Моны тыңлаучылар исә:
– Алай була күрмәсен! – диештеләр.
17Әмма Гайсә, аларның күзенә туры карап:
– Изге язмада:
«Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш
иң мөһим почмак ташына әйләнде»#20:17 Карагыз: «Зәбур», 117:22. , –
дип язылганнар алайса нәрсә аңлата соң? – дип сорады. – 18Бу ташка абынган һәркем чәлпәрәмә киләчәк; таш кемнең дә булса өстенә төшсә, сытачак.
19Баш руханилар һәм канун белгечләре, әлеге гыйбрәтле хикәянең үзләре турында икәнен аңлап, Аны шундук кулга алырга теләделәр, әмма халыктан куркып туктап калдылар.
Кайсарныкын – кайсарга
20Шуннан алар, Гайсә артыннан күзәтә башлап, янына үз адәмнәрен җибәрделәр. Гайсәне идарәче кулына, аның хөкеменә тотып бирү өчен, үзләрен ихлас күңелле итеп күрсәткән булып, Аңардан бәйләнерлек берәр сүз әйттерергә тырыштылар.
21– Остаз! – диде алар. – Без сүзләреңнең һәм Син биргән гыйлемнең хаклыгын, кешене кешедән аермавыңны, хакыйкать кушканча Аллаһы юлына өйрәтүеңне беләбез. 22Әйт әле безгә шуны: кайсарга салым түләргә рөхсәт ителәме безгә әллә юкмы?
23Гайсә, аларның мәкерле ниятләрен сизеп:
24– Миңа бер динарлык тәңкә күрсәтегез әле. Монда кемнең сурәте төшерелгән, кемнең исеме сугылган? – диде.
– Кайсарныкы, – дип җавап бирде тегеләр.
25– Шулай булгач, кайсарныкын – кайсарга, Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде Гайсә.
26Гайсәнең халык алдында сөйләгән сүзләрендә алар бәйләнерлек бернәрсә дә таба алмадылар һәм, Аның җавабына хәйран калып, тынып калдылар.
Үледән терелү турындагы сорау
27Аннары Гайсә янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлардан берничәсе килеп, Аңа болай диде:
28– Остаз! Канунда Муса безгә: «Әгәр берәүнең ир туганы үлеп китеп, хатыны баласыз калса, шул кеше әлеге тол хатынны үзенә алсын, бертуган кардәшенең нәселен дәвам иттерсен»#20:28 Карагыз: «Канун», 25:5-6. , – дип язган. 29Шуннан килеп, бертуган җиде ир кардәш бар иде. Шуларның беренчесе, хатын алып, балалары булмыйча үлеп киткән. 30Ул хатынга икенчесе дә, 31өченчесе дә, шул рәвешле, җидесе дә өйләнгәннәр, әмма барысы да бала калдырмыйча үлеп киткәннәр. 32Ахырда хатын да дөнья куйган. 33Шулай булгач, үлеләр терелгән вакытта, ул кайсысының хатыны булачак соң? Җидесе дә аның ире булган бит!
34Гайсә аларга болай дип җавап бирде:
– Бу дөнья кешеләре өйләнәләр дә, кияүгә дә чыгалар. 35Ә инде үледән терелергә һәм киләчәк дөньяда яшәргә лаек булганнар өйләнмәсләр дә, кияүгә дә чыкмаслар. 36Алар инде үлә дә алмаячаклар, чөнки фәрештәләр сыман булырлар. Алар Аллаһы балаларыдыр, чөнки Аллаһы аларны үледән терелтте. 37Ә инде янып торган күгән куагы турында сөйләгәндә, Муса үзе дә, Раббыны «Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы»#20:37 Карагыз: «Чыгыш», 3:6. дип атап, үлеләрнең терелүен күрсәткән. 38Аллаһы – үлеләр Алласы түгел, Ул тереләрнеке, Аның өчен барысы да тере бит.
39Канун белгечләренең кайберләре бу сүзләргә каршы:
– Остаз! Яхшы әйттең, – диде.
40Шуннан соң алар Гайсәдән бернәрсә турында да сорарга батырчылык итмәделәр.
Мәсих һәм Давыт
41Аннары Гайсә аларга болай диде:
– Ни өчен кешеләр: «Мәсих – Давыт Углы», – дип әйтә? 42-43Зәбур китабында бит Давыт үзе әйтә:
«Раббы минем Хакимемә:
„Дошманнарыңны Синең аяк астына
баскыч басмасы итеп түндергәнче,
Минем уң ягымда утыр“, – ди»#20:42-43 Карагыз: «Зәбур», 109:1. .
44Димәк ки, Мәсихне Давыт «Хакимем» дип атый. Алай икән, Мәсих ничек итеп Давытның Углы була алсын?
Гайсәнең канун белгечләре турында искәртеп куюы
45Бар халык Гайсә сөйләгәннәрне тыңлап торган чакта, Ул, шәкертләренә төбәп, болай диде:
46– Өсләренә озын киемнәр киеп, мәйданнарда үзләрен ихтирам белән сәламләгәнне, гыйбадәтханәләрдә – дәрәҗәле урыннарда, мәҗлесләрдә түрдә утыруны сөюче канун белгечләреннән сак булыгыз! 47Алар, хәйләләп, тол хатыннарның йортларын тартып алалар, кешеләр күрсен дип, озак итеп дога кылалар. Андыйларны иң каты хөкем көтәдер.
Currently Selected:
Лүк 20: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: