YouVersion Logo
Search Icon

Лүк 8

8
1Шуннан Гайсә шәһәр һәм авыллар буйлап Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп йөрде. Унике шәкерте Аның белән булды. 2Гайсә явыз рухлардан һәм авырулардан савыктырган хатын-кызларның берничәсе – Гайсә җиде җенне куып чыгарган магдалалы Мәрьям, 3Һируд йортында идарә итүче Хузас хатыны Йохана, шулай ук Сусанна һәм күп кенә башка хатыннар Аны озата йөрде. Әлеге хатын-кызлар Гайсәгә һәм Аның шәкертләренә үз хисапларына ярдәм итәләр иде.
Чәчүче хакында гыйбрәтле хикәя
4Гайсә янына төрле шәһәрләрдән шактый күп халык җыелгач, Ул аларга гыйбрәтле бер хикәя сөйләде:
5– Бер кеше чәчүгә чыккан ди. Чәчкән вакытта орлыкларның кайберләре юл буена төшеп тапталган, һәм аларны кошлар чүпләп бетергән. 6Кайберләре ташлы туфракка төшкәннәр һәм, тишелеп чыксалар да, дым булмаганга кипкәннәр. 7Кайбер орлыклар күгән куаклары арасына төшкән. Күгән куаклары, алар белән бергә үсеп, орлыкны басып киткән. 8Ә башка орлыклар яхшы җиргә төшеп үсеп киткән, һәм һәр орлык йөз тапкыр артыграк уңыш биргән.
Сөйләп бетергәч, Гайсә, тавышын күтәрә төшеп:
– Колагы булганнар ишетсен! – диде.
9Гайсәнең шәкертләре исә Аңардан:
– Бу кинаяле хикәянең мәгънәсе нидә? – дип сорадылар.
10Ул аларга:
– Сезгә Аллаһы Патшалыгының серләрен белү насыйп булды, ә башкаларга Мин кинаяле хикәяләр ярдәмендә сөйлим, – диде. – Алар карыйлар, ләкин күрмиләр, тыңлыйлар, ләкин төшенмиләр#8:10 Карагыз: «Ишагыйя», 6:9. .
11Кинаяле хикәянең мәгънәсе исә менә мондый: орлык – Аллаһы сүзе ул. 12Юл буена төшкән орлыклар шундый адәмнәрне белдерәдер: алар сүзне ишетәләр, әмма иблис килә дә, сүзне ишеткән кешеләр ышанып котылмасын өчен, алар күңелендәге сүзне алып китә. 13Ташлы туфракка төшкән орлык исә мондый кешеләрне белдерә: алар сүзне шатланып кабул итәләр, әмма тамырлары булмаганга, аларның ышанулары кыска вакытлы, һәм сынау вакыты җиткәндә, алар чигенәләр.
14Күгән куаклары арасына төшкән орлыклар шундый адәмнәрне белдерә: алар сүзне ишетәләр, ләкин тормыш мәшәкатьләреннән, байлык-ләззәт артыннан куып бөгелеп төшәләр, һәм җимешләре өлгерми.
15Уңдырышлы җиргә төшкән орлык исә – сүзне ишетеп, ихластан һәм яхшы күңел белән шул сүзне тотучы кешеләр. Андыйлар, түземлелек күрсәтеп, җимеш бирәләр.
Янып торган шәмне шәмдәлгә куялар
16Шәмгә ут алгач, беркем дә аны савыт белән капламый, сәке астына да куймый. Киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен өчен, шәмдәлгә утырта. 17Чөнки фаш ителми калган бер яшерен нәрсә дә, беленмичә, ачылмыйча калган бер сер дә юк. 18Шул сәбәпле, ничек тыңлавыгызга игътибар итегез. Чөнки кемдә бар булса, аңа янә бирелер; кемдә юк икән, аның бар дип уйлаганы да тартып алыныр.
Гайсәнең анасы һәм туганнары
19Гайсә янына анасы белән энеләре килделәр һәм, халык күп булганлыктан, янына керә алмадылар.
20– Анаң белән энеләрең Сине күрергә телиләр, алар урамда көтеп торалар, – дип, Гайсәгә кереп әйткәч, 21Ул аларга:
– Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр Минем анам һәм туганнарым була, – дип җавап бирде.
Гайсәнең давылны тынычландыруы
22Шулай беркөнне Гайсә белән шәкертләре көймәгә утырдылар:
– Күлнең аръягына чыгыйк, – диде Ул, һәм алар кузгалып киттеләр.
23Көймәдә барганда, Гайсә йоклап китте. Ул арада күлдә көчле давыл кузгалып, көймәгә су тула башлады – аларның хәле куркыныч иде.
24Шәкертләре, янына килеп, Гайсәне уяттылар.
– Остаз! Остаз! Батабыз! – дип кычкырды алар.
Гайсә, торып, җилне дә, котырынган дулкыннарны да тыйды, һәм алар тынып калдылар, әйләнә-тирәдә тынлык урнашты.
25– Инануыгыз кайда сезнең? – дип сорады Гайсә шәкертләреннән.
Куркуга калган шәкертләр, гаҗәпләнеп, бер-берсенә:
– Кем соң Ул? Җилгә дә, суга да әмер бирә, һәм алар Аңа буйсыналар, – диештеләр.
Гайсәнең җенле кешене савыктыруы
26Көймәдәгеләр Гәлиләя өлкәсе каршындагы ярда урнашкан Герәсә җиренә килеп җиттеләр. 27Гайсә ярга чыккач, шул тирәдәге шәһәрдә яшәүче җен кагылган бер кеше Аның каршына очрады. Ул кеше инде күптәннән кием кими, йортта түгел, ә кабер-мәгарәләрдә#8:27 …кабер-мәгарәләрдә… – Яһүдиләр мәетләрне тауда тишеп ясалган кабер-мәгарәләргә куйганнар. яши иде. 28Гайсәне күрүгә, ул, акырып, Аның алдына килеп егылды һәм:
– Аллаһы Тәгалә Углы Гайсә, Сиңа миннән ни кирәк? Үтенеп сорыйм, газаплама мине, – дип кычкырды, 29чөнки явыз рухка Гайсә ул кешедән чыгарга боерган иде. Явыз рух әлеге адәмне инде күптәннән газаплаган. Чылбырлар һәм богаулар белән бәйләп саклаганда да, ул кеше богауларны өзгән, җен аны чүлләргә куып алып китә торган булган.
30Гайсә аңардан:
– Исемең ничек? – дип сорады.
Ул:
– Гаскәр#8:30 Гаскәр – грекча «легион», римлыларның 6000 сугышчыдан торган иң зур хәрби төркеме. , – диде, чөнки аның эченә бихисап күп җеннәр оялаган иде.
31Җеннәр Гайсәдән үзләрен төпсез упкынга җибәрмәвен үтенделәр.
32Шул тирәдәге тау битендә зур гына дуңгыз көтүе утлап йөри иде. Җеннәр Гайсәдән шул дуңгызлар эченә керергә рөхсәт сорадылар. Ул рөхсәт итте. 33Җеннәр, теге адәмнән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр. Дуңгыз көтүе шулчак текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде.
34Бу хәлне күреп качып киткән көтүчеләр шәһәр һәм авылларда шушыларның һәммәсе турында сөйләп йөрделәр. 35Кешеләр, нәрсә булды икән, дип шул урынга киттеләр. Гайсә янына килеп җиткәч, алар җеннәрдән котылган кешенең киенгән һәм акылына килгән хәлдә Гайсә янында утыруын күреп куркып калдылар. 36Биредә булган хәлләрне күрүчеләр җен кагылган кешенең ни рәвешле савыгуын аларга сөйләп бирделәр.
37Герәсә җирендә яшәүче халык, куркуга төшеп, Гайсәнең бу җирләрдән китүен үтенде. Ул, көймәгә утырып, юлга кузгалганда, 38-39җеннәрдән арынган кеше:
– Синең белән китәргә рөхсәт ит, – дип ялварды Аңа.
Әмма Гайсә:
– Өеңә кайт та Аллаһының синең өчен нәрсә эшләве турында сөйлә, – дип, аны кайтарып җибәрде.
Әлеге кеше Гайсәнең аның өчен нәрсә эшләве хакында бөтен шәһәр буйлап сөйләп йөрде.
Гайсәнең авыру хатынны һәм үле кызны терелтүе
40Гайсәнең әйләнеп кайтуын барысы да көтә иде, шуңа күрә җыелган халык Аны шатланып каршы алды. 41Шулчак гыйбадәтханә башлыгы Яһир, Гайсә каршына килеп, аякларына егылды да, ялынып-ялварып, үзенең өенә чакырды, 42чөнки унике яшьләр тирәсендәге бердәнбер кызы үлем хәлендә ята икән. Яһирның өенә барган чакта, Гайсәне һәр яктан кысрыклап, бик күп халык иярде.
43Арада унике ел дәвамында кан килүдән газапланган бер хатын да бар иде. Бөтен байлыгын табибларга сарыф итсә дә, аны беркем савыктыра алмаган. 44Шул хатын, арттан килеп, Гайсәнең өс киеменең чабуына орынды – һәм кан килү шундук туктады.
45Гайсә шунда:
– Кем кагылды Миңа? – дип сорады.
Барысы да инкяр иттеләр. Петер:
– Остаз! Халык Сине урап алган, бар яктан кысрыклыйлар! – диде.
46Ләкин Гайсә:
– Кемдер Миңа орынды, Мин Үземнән көч китүен сиздем, – диде.
47Шулчак теге хатын, яшеренеп кала алмаячагын күреп, калтырана-калтырана Гайсә янына килде дә, Аның алдына егылып, ни өчен кагылуын һәм ничек итеп шундук савыгуын бөтен халык алдында сөйләп бирде.
48Гайсә аңа:
– Кызым, сине ышануың савыктырды! Имин йөр, – диде.
49Гайсә шул сүзләрне әйтеп бетерергә өлгермәде – гыйбадәтханә башлыгының өеннән килгән бер кеше:
– Кызың вафат, Остазны борчыма инде, – диде.
50Әмма Гайсә, аның сүзләрен ишетеп, Яһирга:
– Курыкма, тик ышан гына, һәм кызың савыгачак, – диде.
51Яһирның өенә килеп җиткәч, Петер, Яхъя, Ягъкуб һәм кызның ата-анасыннан башка берәүгә дә Гайсә Үзе белән керергә рөхсәт итмәде.
52Барысы да елый, кыз өчен хәсрәтләнә иде. Әмма Гайсә:
– Еламагыз, үлмәгән ул, бары йоклый гына, – диде.
53Кешеләр Аңардан көләргә тотындылар, чөнки кызның үлүен беләләр иде.
54Гайсә кызның кулыннан тотты да, тавышын күтәрә төшеп:
– Балам, тор, – диде.
55Кызга җан керде, һәм ул шундук урыныннан торды. Гайсә исә кызга ашарга бирергә кушты.
56Кызның ата-анасы хәйран калды. Ә Гайсә аларга бу хәл турында беркемгә дә сөйләмәскә кушты.

Currently Selected:

Лүк 8: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in