Яхъя 2
2
Гайсәнең суны шәрабка әйләндерүе
1Ике көннән соң Гәлиләя өлкәсенең Кәна шәһәрендә туй булды, анда Гайсәнең анасы да катнашты. 2Гайсә дә Үзенең шәкертләре белән шул туйга чакырылган иде. 3Шәраб җитмәгәч, анасы Гайсәгә:
– Аларның шәраблары беткән, – диде.
4– Нигә син моны Миңа әйтәсең, ханым? Минем әле вакытым җитмәгән, – диде аңа Гайсә.
5Анасы хезмәтчеләргә:
– Ул нәрсә әйтсә, шуны эшләгез, – диде.
6Анда яһүдиләр пакьләнү өчен тоткан ике-өч үлчәм#2:6 …ике-өч үлчәм… – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: «ике-өч метретес». Метретес – сыеклык үлчәү берәмлеге, 40 л. су сыйдырышлы алты таш чүлмәк тора иде. 7Гайсә хезмәтчеләргә:
– Чүлмәкләргә су тутырыгыз, – дип әйткәч, алар чүлмәкләрне мөлдерәмә итеп тутырдылар.
8Шуннан соң Гайсә аларга:
– Инде чумырып алыгыз да туй башлыгына илтеп бирегез, – диде.
Тегеләр илтеп бирделәр. 9Туй башлыгы шәрабның кайдан икәнен белми иде. Бу хакта суны чумырып алган хезмәтчеләргә генә мәгълүм иде. Туй башлыгы, шәрабка әйләнгән суны татып карагач, кияүне үз янына чакырып алып:
10– Кешеләр башта табынга яхшы шәрабны куя, ә инде җитәрлек эчелгәч, начаррагын китерә; ә син яхшы шәрабны азакка калдыргансың, – диде.
11Шулай итеп, Гәлиләянең Кәна шәһәрендә могҗизалы гамәлләрен башлап җибәреп, Гайсә Үзенең данын күрсәтте, һәм шәкертләре Аңа ышаныч белдерде.
12Шуннан соң Ул, анасы, энеләре һәм шәкертләре белән бергә Кәпәрнаум шәһәренә килеп, берничә көнгә шунда калды.
Гайсәнең Аллаһы йортыннан сатучыларны куып чыгаруы
(Маттай 21:12-13; Марк 11:15-17; Лүк 19:45-46)
13Яһүдиләрнең Котылу бәйрәме алдыннан Гайсә Иерусалимгә килде. 14Аллаһы йортының ихатасында үгез, сарык, күгәрчен сатучыларны, өстәл янында акча алмаштырып утыручыларны күргәч, Ул, 15баудан чыбыркы үреп, сарыклары, үгезләре белән бергә һәммәсен Аллаһы йортыннан куып чыгарды; акча алмаштыручыларның акчаларын чәчеп җибәрде, өстәлләрен аударды; 16күгәрчен сатучыларга:
– Алып китегез боларны! Атамның йортын базарга әйләндермәгез! – диде.
17Шунда Гайсәнең шәкертләре Язмадагы «Йортың өчен җан атып көям Мин» дигән сүзләрне исләренә төшерде.
18Яһүдиләр Гайсәдән:
– Болай эшләргә хокукың барлыгын безгә нинди билге-ишарә белән исбатлый аласың? – дип сорадылар.
19– Бу Аллаһы йортын җимереп ташлагыз, Мин аны өч көндә яңадан төзиячәкмен, – диде аларга Гайсә.
20Моңа җавап итеп яһүдиләр:
– Бу Йорт кырык алты ел төзелде, ә Син аны өч көндә торгызмакчы буласыңмы? – дип әйттеләр.
21Әмма Гайсә, Аллаһы йорты дип, Үзенең тәне хакында әйткән иде. 22Гайсә үледән терелеп торганнан соң, шәкертләре, Аның шушы хакта әйткәннәрен искә төшереп, Язмага да, Гайсәнең сүзләренә дә ышандылар.
23Котылу бәйрәме көннәрендә Аның Иерусалимдә күрсәткән могҗизалы гамәлләрен күреп, күпләр Гайсәгә иман китерде. 24-25Әмма Гайсә, кеше күңелендә ни барын белеп торганлыктан, аларга ышаныч багламады. Кемнеңдер башка берәү турында сөйләвенә Аның ихтыяҗы булмады, чөнки кеше күңелендә нәрсә барлыгын Ул Үзе белә иде.
دیاریکراوەکانی ئێستا:
Яхъя 2: ИНҖ2025
بەرچاوکردن
هاوبەشی بکە
لەبەرگرتنەوە

دەتەوێت هایلایتەکانت بپارێزرێت لەناو ئامێرەکانتدا> ? داخڵ ببە
© Институт перевода Библии, 2025