1
Яратылыш 4:7
Изге Язма
Яхшылык кылгач, башны түбән ияргә димени?! Яхшылык кылмыйсың икән, гөнаһ ишек төбендә посып торыр, сине сагалар. Ә син аңардан өстен бул!
Compare
Explore Яратылыш 4:7
2
Яратылыш 4:26
Шетның бер углы булды, Шет аңа Энош дип исем куйды. Шул заманнардан адәм балалары үзләренең догаларын Раббы исеменә багышлый башладылар.
Explore Яратылыш 4:26
3
Яратылыш 4:9
Раббы Кабилдән: – Энең Һабил кайда? – дип сорады. Кабил: – Белмимен, энемнең җан сакчысы түгел ич мин! – дип җаваплады.
Explore Яратылыш 4:9
4
Яратылыш 4:10
Раббы: – Син ни кылдың? – диде. – Туфрактан кардәшеңнең кан ыңгырашуы Миңа ишетелеп тора.
Explore Яратылыш 4:10
5
Яратылыш 4:15
Раббы әйтте: – Кем дә кем Кабилне үтерсә, аңардан җиделәтә артык үч алыныр, – диде. Шулай дип, Кабилне беркем дә күреп үтермәсен өчен, Раббы аны кисәтүле галәмәт белән тамгалады.
Explore Яратылыш 4:15
Home
Bible
Plans
Videos