1
Яхъя 4:24
Изге Язма
TtrBBL
Аллаһы Ул – Рух, һәм Аңа табынучылар рух вә хакыйкать белән табынырга тиешләр, – диде Гайсә.
ತಾಳೆಮಾಡಿ
Яхъя 4:24 ಅನ್ವೇಷಿಸಿ
2
Яхъя 4:23
Әмма вакыт җитеп килә, һәм килеп тә җитте инде, ул вакытта чын күңелдән табынучылар Атага рух вә хакыйкать белән табынырлар, чөнки Ата шундый табынучыларны эзли.
Яхъя 4:23 ಅನ್ವೇಷಿಸಿ
3
Яхъя 4:14
ә Мин бирәчәк суны эчкән кеше һичкайчан сусамас. Мин биргән су аңарда мәңгелек тормышка ага торган чишмәгә әвереләчәк, – дип җавап бирде.
Яхъя 4:14 ಅನ್ವೇಷಿಸಿ
4
Яхъя 4:10
Гайсә аңа болай җавап бирде: – Аллаһының бүләген һәм синнән: «Миңа эчәргә бирче», – дип сораучының Кем икәнен белсәң, син үзең Аңардан сорар идең, һәм Ул сиңа тереклек суы бирер иде.
Яхъя 4:10 ಅನ್ವೇಷಿಸಿ
5
Яхъя 4:34
– Ризыгым – Мине җибәргән Затның ихтыярын үтәү һәм Аның эшен төгәлләү.
Яхъя 4:34 ಅನ್ವೇಷಿಸಿ
6
Яхъя 4:11
Хатын Аңа: – Әфәндем! Синең чумырып алырга бернәрсәң дә юк, ә кое тирән. Син ул тереклек суын кайдан алырсың икән?
Яхъя 4:11 ಅನ್ವೇಷಿಸಿ
7
Яхъя 4:25-26
– Мәсихнең киләчәген беләм. (Мәсих май сөртелгән Зат дигәнне аңлата.) Ул, килгәч, безгә бөтенесен аңлатып бирер, – диде хатын. – Синең белән сөйләшүче Мин – ул Үзе, – дип әйтте Гайсә.
Яхъя 4:25-26 ಅನ್ವೇಷಿಸಿ
8
Яхъя 4:29
– Барып карагыз әле, кылган эшләремнең бөтенесен әйтеп биргән Кешене күрерсез; Ул Мәсих түгелме икән? – диде.
Яхъя 4:29 ಅನ್ವೇಷಿಸಿ
ಮುಖಪುಟ
ಬೈಬಲ್
ಯೋಜನೆಗಳು
ವೀಡಿಯೊಗಳು