Маттай 2
2
Йолдызчыларның килүе
1Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем шәһәрендә Гайсә туганнан соң, Иерусалимгә көнчыгыштан йолдызчылар килде. Ул заманда Яһүдиядә Һируд патша идарә итә иде.
2– Яһүдиләрнең яңа туган Патшасы кайда? – дип сорашты алар кешеләрдән. – Көнчыгышта Аның йолдызын күреп, Аңа баш ияргә дип килдек без.
3Бу хакта ишеткәч, Һируд патша һәм аның белән бергә бөтен Иерусалим хафага төште. 4Һируд, барлык баш руханиларны һәм Канун белгечләрен җыеп, алардан Мәсихнең кайда туарга тиешлеген сорады.
5– Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем шәһәрендә, – диде алар, – чөнки пәйгамбәр аша Аллаһы болай дип әйткән:
6«Ә син, Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем,
Яһүдәнең бөек шәһәрләреннән
һич тә ким түгелсең,
чөнки синдә Юлбашчы туачак
һәм Ул халкым Исраилнең Көтүчесе булачак».
7Шуннан Һируд, йолдызчыларны яшертен генә чакыртып алып, алардан йолдызның төгәл калыккан вакытын белеште 8һәм аларны Бәйт-Лехемгә җибәреп:
– Барыгыз, Бала хакында барын да җентекләп белешегез. Аны тапкач, миңа хәбәр итегез. Мин дә барып Аңа баш иярмен, – диде.
9Патшаны тыңлап бетергәннән соң, йолдызчылар юлга чыктылар, ә көнчыгышта алар күргән йолдыз алларыннан барды һәм, Бала яткан урынга барып җиткәч, туктап калды. 10Йолдызны күрүләренә алар бик шат иде. 11Өйгә кергәч, алар Бала белән анасы Мәрьямне күрделәр һәм Бала каршында тезләнеп баш иделәр, аннары, хәзинәләрен чыгарып, Аңа алтын, ладан һәм мирра бүләк иттеләр. 12Төшләрендә Һируд янына кире кайтмаска дип Аллаһыдан кисәтү алгач, алар башка юл белән үз илләренә кайтып киттеләр.
Мисырга качу
13Алар китү белән, Раббы фәрештәсе Йосыфның төшенә кереп:
– Бала белән анасын ал да Мисырга кач. Мин сиңа әйткәнгә кадәр шунда кал, чөнки Һируд Баланы табып үтерергә ниятли, – диде.
14Йосыф төнлә торды да, анасы белән Баланы алып, Мисырга китеп барды. 15Һируд үлгәнче, ул шунда яшәде. Раббының пәйгамбәр аша «Үземнең Углымны Мин Мисырдан чакырып алдым» дигән сүзе әнә шулай гамәлгә ашты.
Сабыйларны үтерү
16Йолдызчылар тарафыннан алданганын күреп, Һируд бик ярсыды. Шуннан ул, йолдызчылар сүзе буенча Баланың яшен чамалап, Бәйт-Лехемдәге һәм аның тирәсендәге ике яшькә җитмәгән барлык ир балаларны үтерергә боерды. 17-18Аллаһының Ишагыйя пәйгамбәр аша:
«Рамаһ шәһәрендә бер тавыш –
ачыргаланып, иңрәп елаган тавыш ишетелә.
Балаларын кызганып Рахилә елый анда;
һичкемнең юатуын теләми ул,
чөнки балалары юк инде», –
дип әйткән сүзләре әнә шулай гамәлгә ашты.
Мисырдан әйләнеп кайту
19Һирудның вафатыннан соң, Мисырда Йосыфның төшенә Раббы фәрештәсе кереп:
20– Тор, Бала белән Аның анасын алып, Исраил җиренә әйләнеп кайт. Баланы юк итәргә теләүчеләр инде үлде, – диде.
21Йосыф торды да, Бала белән Аның анасын алып, Исраил җиренә юнәлде. 22Әмма Яһүдиядә атасы Һируд урынына Архелай патша идарә итүен ишетеп, Йосыф анда барырга курыкты; төшендә кисәтү алгач, Гәлиләя өлкәсенә китте 23һәм Насара шәһәренә барып урнашты. Шул рәвешле пәйгамбәрләрнең «Аны „Насаралы“ дип атарлар» дигән сүзләре гамәлгә ашты.
Aktualisht i përzgjedhur:
Маттай 2: ИНҖ2025
Thekso
Ndaje
Kopjo

A doni që theksimet tuaja të jenë të ruajtura në të gjitha pajisjet që keni? Regjistrohu ose hyr
© Институт перевода Библии, 2025