Лүк 11
11
Гайсәнең дога кылырга өйрәтүе
1Бервакыт Гайсә дога кылып тора иде. Догасын тәмамлагач, шәкертләреннән берсе Аңардан:
– Хакимем! Яхъя үзенең шәкертләрен өйрәткән кебек, безне дә дога кылырга өйрәтче, – дип үтенде.
2Ул аларга:
– Дога кылганда болай дип әйтегез:
«Атабыз, исемең изге дип икърар ителсен!
Синең Патшалыгың килсен!
3Безгә көндәлек икмәгебезне биреп тор.
4Гөнаһларыбызны кичер,
чөнки без дә үзебезгә явызлык кылучы һәр кешене кичерәбез;
безне сынауга дучар итмә», – диде.
5Аннары шәкертләренә Гайсә болай диде:
– Әйтик, сезнең берегез төн уртасында дусты янына барып: «Әй дустым, бурычка өч ипи биреп торчы, 6чөнки узып барышлый миңа бер дустым килеп керде, аның алдына табынга куярга бернәрсәм юк», – дип әйтте ди. 7Ә теге исә өй эченнән: «Борчып йөрмә әле, инде ишекләр бикле, балаларым да минем янда ятакта; урыннан торып, син сораганны бирә алмыйм», – дип җавап бирде ди. 8Мин сезгә шуны әйтәм: дус булган өчен генә бирергә теләмәсә дә, тегесе нык ялваргач, бирми калалмас.
9Шулай булгач, сезгә әйтәм: сорагыз – һәм сезгә бирерләр; эзләгез – һәм табарсыз; шакыгыз – һәм сезгә ачарлар. 10Чөнки һәр сораучы – ала, эзләүче – таба, һәм шакучыга ачалар. 11Арагыздан кайсы ата, әгәр углы аңардан балык сораса, елан тоттырыр? 12Яки йомырка сораса, чаян бирер? 13Шулай итеп, сез, явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, Күктәге Атаның исә Үзеннән сораганнарга Изге Рухны бирүе шөбһәсездер.
Гайсә һәм Белзебул
14Гайсә телсез бер кешедән җенне куып чыгарды. Җен чыкканнан соң, телсез кеше сөйләшә башлады, һәм халык моңа хәйран калды. 15Аларның кайберләре:
– Җеннәрне Ул җеннәр башлыгы Белзебул#11:15 Белзебул – иблис исемнәренең берсе. Белзебул кәнганиләрнең илаһы булган. Аны явыз рухлар башлыгы дип санаганнар. (Карагыз: «IV Патшалар», 1:2.) ярдәме белән куып чыгара, – диде.
16Ә башкалары, Гайсәне сынарга теләп, Аның күктән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр. 17Әмма Ул, аларның уйларын белеп, халыкка:
– Бүлгәләнгән һәр патшалык җимерелер; бүлгәләнгән гаилә дә таркалыр, – диде. – 18Әгәр шайтан үз-үзенә каршы килә икән, аның патшалыгы ничек сакланып калыр икән? Мин моны шуңа әйтәм, чөнки сез Миңа: «Җеннәрне Белзебул ярдәме белән куып чыгарасың», – дисез. 19Мин җеннәрне Белзебул ярдәмендә куып чыгарам икән, сезнең иярченнәрегез кем ярдәме белән куып чыгара соң?! Шул сәбәпле алар сезнең хөкемчегез булсын! 20Инде дә Мин җеннәрне Аллаһы ярдәме белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаһы Патшалыгы сезгә килеп җитте дигән сүз. 21Көчле кеше үз йортын корал белән саклаган вакытта аның милке иминлектә булыр. 22Ә инде көчлерәк берәү аңа һөҗүм итеп җиңә калса, аның таянычы булган коралын тартып алыр һәм талап алган малын бүләр. 23Минем яклы булмаган – Миңа каршы дигән сүз; кем Минем белән җыймый – шул тарката.
Явыз рухларның кире кайтуы
24Явыз рух, кешедән чыкканнан соң, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йөри дә, таба алмагач: «Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди. 25Кайткач исә, йортны себерелгән, җыештырылган хәлдә күрә һәм, 26үзеннән дә явызрак җиде рухны ияртеп кайтып, алар шунда яши башлыйлар. Шуннан әлеге кешенең хәле элеккегә караганда да начарлана.
Чын бәхет
27Гайсә шушыларны сөйләгән чакта, халык арасыннан бер хатын, тавышын күтәрә төшеп:
– Сине күтәреп йөргән карын һәм Сине имезгән күкрәкләр бәхет-сәгадәтле! – диде.
28Хатынның сүзләренә Гайсә:
– Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр сәгадәтлерәк! – дип җавап бирде.
Галәмәт эзләүчеләргә кисәтү
29Гайсә тирәсенә халык тагын да күбрәк җыелгач, Ул сөйли башлады:
– Бүгенге буын кешеләре явыз; алар илаһи билгеләр таләп итә, әмма аларга Юныс пәйгамбәр галәмәтеннән башка билге бирелмәс. 30Юныс Ниневә халкы өчен бер билге кебек булса, Адәм Углы да бүгенге буын өчен билге булыр. 31Кыямәт көнендә Көньяк патшабикәсе#11:31 Карагыз: «III Патшалар», 10:1-10. , бүгенге буын кешеләре белән бергә торып басып, аларны гаепләр. Сөләйман патшаның зирәк сүзләрен тыңлар өчен, ул җир читеннән килгән булган хәтта, ә хәзер сезнең янда булган Зат Сөләйманнан бөегрәк. 32Ниневәлеләр кыямәт көнендә бүгенге буын кешеләре белән бергә торып басып, аларны гаепләр, чөнки алар, Юныс пәйгамбәрнең вәгазен ишетеп, тәүбәгә килгәннәр иде#11:32 Карагыз: «Юныс», 3:6-9. ; ә хәзер исә сезнең янда булган Зат Юныстан бөегрәк.
Күзләр – кешене яктырта торган шәм-чырагтыр
33Беркем дә, шәмгә ут алгач, аны яшерен урынга [яки чүлмәк астына]#11:33 Кайбер кулъязмаларда «яки чүлмәк астына» дигән сүзләр дә бар. куймый; киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен өчен, шәмдәлгә утырта. 34Күзләр – кешене яктырта торган шәм-чырагтыр. Күзләрең якты икән, үзең дә яктылык белән тулырсың, ә инде тонык икән, караңгылык эчендә калган кебек булырсың. 35Шулай булгач, кара аны: синдәге яктылык караңгылык түгел микән! 36Әгәр син яктылык белән тулган булып, синдә һичбер караңгы урын юк икән, шәм-чыраг утында тоташтан нурланып-балкып торган кебек булырсың.
Фарисейларга һәм канун белгечләренә кисәтү
37Гайсә сөйләп бетергәннән соң, бер фарисей Аны өенә ашка чакырды; Гайсә, өйгә кереп, өстәл янына утырды. 38Фарисей исә Аның ашар алдыннан кул юмавын күреп гаҗәпкә калды. 39Әмма Хаким Гайсә аңа:
– Әйе, сез, фарисейлар, савыт-сабагызның тышкы ягын чистартасыздыр, ә үзегезнең эчегез комсызлык һәм явызлык белән тулы, – диде. – 40Ахмаклар! Тышкы ягын бар иткән Аллаһы аның эчке ягын да бар кылган түгелме соң?! 41Савыт-сабагызда булган нәрсәне фәкыйрьләргә өләшегез; шул чакта сезнең бар нәрсәгез пакь булыр.
42Кайгы сезгә, фарисейлар! Сез бөтнекнең, рутаның#11:42 Рута – хуш исле тәмләткеч үлән. һәм һәртөрле яшелчәнең уннан бер өлешен гошер сәдакасы итеп бирәсез, ә гаделлеккә һәм Аллаһыны яратуга игътибар бирмисез; менә анысын да үтәргә һәм Канунның башка өлешләрен калдырмаска кирәк иде. 43Кайгы сезгә, фарисейлар! Сез гыйбадәтханәләрдә дәрәҗәле урыннарда утыруны һәм мәйданнарда үзегезне ихтирам белән сәламләгәнне яратасыз. 44Кайгы сезгә, чөнки сез билге куелмаган кабер кебек: кешеләр, анда кабер барлыгын да белмичә, өстеннән таптап йөри бирәләр.
45Моңа каршы канун белгечләренең берсе:
– Остаз! Бу сүзләрең белән Син безне дә мыскыл итәсең, – диде.
46Әмма Гайсә:
– Сезгә дә, канун белгечләре, кайгы, сез кеше иңенә күтәрә алмастай йөк саласыз, ә үзегез, аларга ярдәм итәр өчен, бармагыгызны да кыймылдатмыйсыз, – диде. – 47Кайгы сезгә, чөнки сез пәйгамбәрләр каберенә һәйкәлләр куясыз. Ә бит ул пәйгамбәрләрне сезнең ата-бабаларыгыз үтергән. 48Моның белән сез ата-бабаларыгыз кылган эшне дөрес дип раслыйсыз: алар пәйгамбәрләрне үтергәннәр, ә сез кабер өстенә һәйкәлләр куясыз. 49Шуңа күрә Аллаһының Зирәклеге әйткән: «Мин аларга пәйгамбәрләр вә рәсүлләр җибәрәм – аларның кайберләрен үтерерләр, ә кайберләрен эзәрлекләрләр». 50Шуңа күрә, дөнья яратылганнан алып түгелгән барлык пәйгамбәрләр каны өчен, бүгенге буын кешеләре хөкем ителер: 51Һабил каныннан башлап, мәзбәх белән Изге йорт арасында үтерелгән Зәкәрия канына кадәр#11:51 Карагыз: «II Елъязма», 24:20-22. . Әйе, сезгә әйтәм: бүгенге буын хөкем ителер. 52Кайгы сезгә, канун белгечләре, чөнки сез белем ачкычын үзләштердегез. Әмма үзегез анда кермәдегез, керергә теләүчеләргә дә юл бирмәдегез.
53Гайсә әлеге өйдән чыккач, канун белгечләре һәм фарисейлар, Аны тәнкыйтьләп, сорау артыннан сорау яудырырга тотындылар, 54Гайсәне тозакка эләктермәкче булып, Аның сүзләреннән гаеп эзләделәр.
Currently Selected:
Лүк 11: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: