Лүк 12
12
Гайсәнең икейөзлелек турында кисәтүе
1Шул арада меңләгән кеше җыелып бер-берсен кысрыклый башлады. Иң әүвәл Гайсә үзенең шәкертләренә төбәп сөйләде:
– Фарисейлар ачыткысыннан, ягъни икейөзлелектән сакланыгыз! 2Ачылмый калачак яшерен нәрсә һәм беленми калачак һичбер сер юк. 3Шуңа күрә караңгыда сөйләгән сүзегез көн яктысында ишетелер, һәм эчке бүлмәдә колакка пышылдап әйткәнегез өй түбәсеннән яңгырар. 4Сез дусларыма шуны әйтәмен: тәнне үтерүчеләрдән курыкмагыз – шуннан артыгын алар эшли алмый. 5Кемнән куркырга кирәклеген әйтәм Мин хәзер: үтергәннән соң кешене җәһәннәмгә ташларга кодрәте булган Аллаһыдан куркыгыз; әйе, сезгә әйтәм, менә Аңардан куркыгыз! 6Биш чыпчык бары тик ике бакыр тәңкәгә#12:6 Ике бакыр тәңкә – грек телендәге төп нөсхәдә: ике ассарион. Бер ассарион 1/16 динарга тигез. сатыла түгелме? Әмма алай да Аллаһы аларның берсен-бер онытмый. 7Ә сезнең исә башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә санаулы. Курыкмагыз, сез өер-өер чыпчыклардан күпкә кадерлерәк.
8Әйтәм бит: кешеләр алдында Мине икърар итүчене Адәм Углы да Аллаһы фәрештәләре алдында икърар итәчәк. 9Кешеләр алдында Миннән ваз кичкән адәмнән Мин дә Аллаһы фәрештәләре алдында ваз кичәрмен. 10Адәм Углына каршы сүз әйтүче һәркем кичерелер; ә Изге Рухка карата көфер сүз әйтүче кичерелмәс. 11Сезне гыйбадәтханәләргә, башлыклар һәм хакимият кешеләре алдына китергән вакытта, үзебезне ничек якларбыз яки нәрсә сөйләрбез, дип хафаланмагыз: 12сезгә нәрсә әйтәсен Изге Рух шул сәгатьтә киңәш итәр.
Акылсыз бай турында гыйбрәтле хикәя
13Халык арасыннан берәү Гайсәгә:
– Остаз! Абыема әйтче, атабыз калдырган мирасны минем белән бүлешсен иде, – диде.
14Гайсә исә аңа:
– Дустым, сезгә хөкем чыгарырга яки малыгызны бүләргә Мине кем билгеләде? – дип җавап бирде.
15Шуннан соң һәммәсенә мөрәҗәгать итеп:
– Карагыз аны, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз, чөнки кешенең гомере мал-мөлкәтенең күплегенә бәйләнмәгән, – диде.
16Аннары аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде:
– Бер байның ашлыгы бик уңган. 17Әлеге бай кеше күңеленнән болай дип уйлый икән: «Инде миңа нәрсә эшләргә? Ашлыгымны салыр урыным юк». 18Шуннан ул мондый карарга килгән: «Менә нәрсә эшлим: амбарларымны сүтим дә зуррак амбарлар салыйм һәм бөтен ашлыгымны, бар малымны шунда җыйыйм. 19Әнә шуннан соң үземә: „Синең күп елларга җитәрлек малың бар; ял ит, аша, эч, тормышның рәхәтен күр“, – диярмен». 20Әмма Аллаһы аңа әйткән: «Әй син, акылсыз! Шушы төндә җаның синнән алыныр. Җыйган малың кемгә калыр?» 21Үзе өчен хәзинә туплаган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган һәркем белән менә шулай булыр.
22Гайсә Үзенең шәкертләренә әйтте:
– Әнә шуның өчен Мин сезгә: «Җан асрар өчен, нәрсә белән тукланыйм, тәнемне каплар өчен, нәрсә киим дип борчылмагыз», – дим. 23Җан – ризыктан, тән киемнән мөһимрәк бит. 24Козгыннарга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да; аларның келәтләре дә, амбарлары да юк; шулай да Аллаһы аларны туендыра. Ә сез кошларга караганда күпкә кадерлерәк бит. 25Сезнең кайсыгыз, кайгырганга карап, үз гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала? 26Шулай булгач, әнә шундый кечкенә нәрсәне дә эшли алмыйсыз икән, нигә башкасы өчен кайгырырга?
27Кыр чәчәкләренә карагыз, әнә ничек үсәләр: эшләмиләр дә, эрләмиләр дә; ләкин, сезгә әйтәм: хәтта Сөләйман патша да никадәр мәһабәт булмасын, аларның берсе кадәр дә киенә алмаган. 28Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә учакка ташланасы үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, сезне, сай иманлылар, киендерәчәге шөбһәсездер. 29«Ни ашарбыз, ни эчәрбез» дип кайгырмагыз һәм хафаланмагыз. 30Дөньяда халыкларның төп кайгысы шулдыр; ә Атагыз шушы нәрсәләргә мохтаҗ булуыгызны белә. 31Сез, киресенчә, Аллаһы Патшалыгын эзләгез, һәм калганы сезгә насыйп ителер. 32Әй кечкенә көтү, курыкма! Атагыз Патшалыкны сезгә тапшыруны хуш күрде. 33Милкегезне сатыгыз да ярлыларга сәдака өләшегез. Тузмый торган янчыклар әзерләгез үзегезгә, күктә һич тә кимеми торган хәзинә туплагыз, анда карак та тия алмас, көя дә төшмәс. 34Хәзинәгез кайда булса, күңелегез дә шунда булыр.
Һәрвакыт әзер булыгыз
35-36Хуҗасының туйдан кайтуын көтеп, ул шакуга ишекне ачарга әзер торган хезмәтчеләр кебек, һәрвакыт әзер булыгыз, билегездәге пута – буылган, яктырткычларыгызга ут алынган булсын. 37Хуҗалары, әйләнеп кайтып, хезмәтчеләрен уяу хәлдә күрсә, шул хезмәтчеләр бәхетле. Хак сүз әйтәм сезгә: хуҗа үзенең билен бәйләр дә, аларны өстәл янына утыртып, үзе хезмәт күрсәтеп йөрер. 38Әгәр ул, төн уртасында яки тагын да соңрак кайтып, хезмәтчеләрен уяу хәлдә күрсә, менә шул хезмәтчеләр сәгадәтле! 39Әмма шуны аңлагыз: йорт хуҗасы каракның кайчан киләсен белсә, аңа үз йортына керергә ирек бирмәгән булыр иде. 40Сез дә әзер булып торыгыз: Адәм Углы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк.
Ышанычлы һәм ышанычсыз хезмәтчеләр
41Шулчак Петер Гайсәдән:
– Хакимем! Бу гыйбрәтле сүзләрне безнең өчен генә сөйлисеңме, әллә бар кешегәме? – дип сорады.
42Хаким Гайсә исә болай дип җавап кайтарды:
– Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында өләшү өчен, хуҗа тарафыннан башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була? 43Хуҗасы, әйләнеп кайтып, аның шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле. 44Хак сүз әйтәм сезгә: хуҗасы аны бөтен милкенә башлык итеп куяр. 45Ә инде шул хезмәтче: «Хуҗам тиз кайтмас әле», – дип уйлап, хезмәтче ирләрне, хатыннарны кыйнаса, ашап-эчә һәм исерә калса, 46хуҗасы ул көтмәгән көндә, ул уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә аны җәзага тартыр һәм имансызлар белән бер язмышка дучар итәр. 47Хуҗасының теләген белеп тә, әзер булып тормаган һәм аның ихтыярынча эшләмәгән хезмәтче бик каты кыйналыр. 48Ә инде хуҗасының теләген белмичә җәзага лаек эш кылган адәм азрак кыйналыр. Кемгә күп бирелгән булса, аңардан күп таләп ителер; һәм кемгә күп ышанып тапшырылган булса, аңардан күбрәк соралыр.
49Мин җиргә ут алып килдем һәм ул утның инде янып китүен телим! 50Әмма Мин авыр сынаулар үтәргә тиешмен; һәм шул сынауларның бетүен интегеп көтәм! 51Сез Мине җиргә тынычлык китерер өчен килде дип уйлыйсызмы? Юк, Мин аерыр өчен килдем. 52Моннан ары бер өйдә яшәгән биш кеше бер-берсенә каршы булыр, өчесе – икесенә, ә икесе өчесенә каршы чыгар. 53Ата – углына, углы – атасына каршы; ана – кызына, кызы – анасына каршы; кайнана – килененә, килене кайнанасына каршы булыр.
Заман билгеләре
54Гайсә янә халыкка мөрәҗәгать итте:
– Көнбатышта болыт күтәрелгәнен күрүгә, сез, яңгыр явар, дисез; һәм шулай була да. 55Көньяктан җил иссә, эссе булыр, дисез; һәм шулай була да. 56Икейөзлеләр! Җир һәм күк йөзен күзәтеп, сез һава торышын әйтә аласыз, әмма ничек соң сез нинди заман җиткәнне аңлата алмыйсыз? 57Ни өчен сез нәрсәнең дөрес икәнлеген үзегез хәл итмисез? 58Дәгъвачың сине хөкемче янына алып барганда, аның белән юлда ук килешергә тырыш, юкса ул сине хөкемче каршына ирексезләп алып барыр, ә хөкемче сине җәзалаучыга тапшырыр, җәзалаучы исә зинданга ябар. 59Әйтәм бит: бурычыңны актык тиененә#12:59 Тиен – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: лептон. Лептон – грекларның иң вак акча берәмлеге. Йөз егерме сигез лептон бер динарга (хезмәтченең бер көнлек эш хакына) тигез. кадәр биреп бетермичә, аннан чыга алмассың.
Currently Selected:
Лүк 12: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: