YouVersion Logo
Search Icon

Лүк 5

5
Гайсәнең беренче шәкертләре
1Беркөнне Геннисарет күле#5:1 Геннисарет күле – бу күлне Гәлиләя күле дип тә атаганнар. буена җыелган халык, Аллаһы сүзен тыңларга теләп, Гайсәне төрле яклап кысрыклый башлады. 2Шунда Ул яр буендагы ике көймәне күрде. Балыкчылар, әлеге көймәләрдән чыгып, ятьмәләрен юа иде. 3Гайсә көймәләрнең берсенә керде дә (ул көймә Шимунныкы иде) ярдан бераз арырак китәргә сорады һәм көймәдә утырган килеш халыкка гыйлем бирергә кереште.
4Сүзен тәмамлагач, Ул:
– Шимун, тирәнрәк урынга китеп, ятьмәләрегезне салыгыз, – диде.
5Шимун Аңа:
– Остаз! Без төн буе тырыштык, ләкин һичнәрсә тота алмадык. Шулай да, Син кушасың икән, ятьмәне салам, – дип җавап бирде.
6Шулай эшләделәр, һәм аларга бик күп балык эләкте, хәтта ятьмәләре ертыла башлады. 7Шуннан балыкчылар, икенче көймәдәге иптәшләренә кул болгап, аларны ярдәмгә чакырдылар. Тегеләре килгәч, бергәләп ике көймәне дә шыгрым тутырдылар, көймәләре аздан гына батмый калды. 8Шимун Петер, шушы хәлне күреп, Гайсә алдында тезләренә егылды да:
– Хакимем, кит янымнан, мин гөнаһлы кешемен! – диде.
9Ул да, аның белән булган кешеләр дә, тотылган балыкның күплегенә гаҗәпләнеп, куркып калдылар. 10Шулай ук Шимунның иптәшләре – Зебедәй угыллары Ягъкуб белән Яхъя да хәйран калды. Гайсә Шимунга:
– Курыкма, бүгеннән башлап, син кеше аулаучы#5:10 …кеше аулаучы… – Гайсә биредә кешеләрне Аллаһы юлына алып килүне балык тоту белән чагыштыра. булырсың, – диде. 11Көймәләрен ярга тартып чыгаргач, алар, бөтен нәрсәләрен калдырып, Гайсәгә ияреп киттеләр.
Гайсәнең махаулыны савыктыруы
12Гайсә бер шәһәрдә булганда, янына бөтен тәнен махау зәхмәте баскан бер кеше килде һәм, Гайсәне күргәч, йөзтүбән капланды да ялварып:
– Әфәндем! Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең Син, – диде.
13Гайсә, кулын сузып, аңа орынды һәм:
– Әйе, телим. Тазарын! – диде, һәм әлеге кеше шундук махаудан арынды. 14Гайсә аңа бу турыда беркемгә сөйләмәскә кушты.
– Бар, руханига күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп Муса канунында таләп ителгән корбаныңны китер, – диде.
15Әмма Гайсә турындагы хәбәр таралганнан-тарала гына барды. Аны тыңлар һәм чиреннән арыныр өчен, янына берөзлексез халык агылды. 16Ә Гайсә, вакыт-вакыт аулак урыннарга китеп, дога кыла иде.
Гайсәнең паралич суккан кешене савыктыруы
17Беркөнне, Гайсә халыкка гыйлем биргән вакытта, Гәлиләянең һәм Яһүдиянең барлык авылларыннан, Иерусалимнән килгән фарисейлар һәм канун укытучылары да шунда утыра иделәр. Раббының кодрәте Аның белән иде, һәм Ул авыруларны савыктырды.
18Берничә ир-ат паралич суккан берәүне ятагы белән күтәреп алып килделәр һәм аны, Гайсә каршына кертеп яткырыр өчен, өйгә алып кермәкче булдылар. 19Ләкин халык арасыннан үтә алмаганга күрә, өй түбәсенә менеп, чирәпне сүтеп алдылар да авыруны ятагы белән бергә Гайсәнең алдына төшерделәр. 20Гайсә, аларның ышануларын күреп, теге кешегә:
– Дустым, синең гөнаһларың кичерелде, – диде.
21Канун белгечләре һәм фарисейлар:
– Көфер сүз сөйләүче бу Кеше – Кем ул? Гөнаһларны Аллаһыдан башка кем кичерә алсын?! – диештеләр.
22Гайсә, аларның уйларын белеп:
– Ни өчен сез шулай уйлыйсыз? – диде. – 23«Гөнаһларың кичерелде», – дип әйтү яисә: «Тор да йөреп кит!» – дип әйтү җиңелрәкме? 24Адәм Углының җир йөзендә гөнаһларны кичерергә кодрәте барлыгын белеп торыгыз.
Шуннан Гайсә, паралич суккан кешегә мөрәҗәгать итеп:
– Сиңа әйтәм: тор да, ятагыңны алып, өеңә кайт! – диде.
25Теге кеше шундук бөтенесенең күз алдында торды да, ятагын алып, Аллаһыны данлый-данлый өенә кайтып китте. 26Барысы да, таң калып, Аллаһыны данладылар:
– Без бүген искитәрлек нәрсәләр күрдек, – диде һәммәсе, куркуга төшеп.
Гайсәнең Левине чакыруы
27Шуннан Гайсә ул йорттан чыгып китте. Салым җыя торган урынга җиткәч, Ул шунда утырып торган Леви атлы салым җыючыны күрде.
– Миңа ияр! – диде Ул аңа.
28Леви торды да, бөтен эшен калдырып, Гайсә артыннан китте.
29Аннары Леви үзенең өендә Гайсә хөрмәтенә зур мәҗлес җыйды. Кунаклар арасында салым җыючылар да, башка кешеләр дә күп иде. 30Фарисейлар һәм аларның канун белгечләре, ачуланып, Гайсәнең шәкертләренә:
– Ни өчен сез салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап-эчеп утырасыз? – диделәр.
31Гайсә аларга:
– Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк. 32Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһлыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем, – дип җавап бирде.
Ураза тоту турындагы сораулар
33Шуннан алар Гайсәгә:
– Яхъяның да, фарисейларның да шәкертләре еш кына ураза тота һәм дога кылалар, ә Синекеләр ашыйлар, эчәләр, – диделәр.
34Ул исә аларга:
– Кияү әле яннарында чакта, туйдагы кунакларны ураза тотарга мәҗбүр итеп буламы? 35Әмма килер бер көн, кияүне алар яныннан алып китәрләр, әнә шул чагында алар ураза тотарлар, – диде.
36Ул аларга кинаяле бер хикәя сөйләде:
– Берәү дә, яңа киемнән ямаулык кисеп алып, иске киемне ямамый, югыйсә яңасы да бозыла, иске киемгә дә яңа тукымадан салынган ямаулык бармый. 37Берәү дә яңа шәрабны иске турсыкка#5:37 Турсык – сыеклык өчен капчык сыман зур күн савыт. салмый, чөнки яңа шәраб турсыкны тишәр һәм шәраб та агып бетәр, турсык та әрәм булыр. 38Киресенчә, яңа шәраб яңа турсыкка салынырга тиеш. 39Беркем дә, иске шәрабны эчкәннән соң, яңасын эчәргә теләмәс, «Искесе яхшырак шул», – дияр.

Currently Selected:

Лүк 5: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in