YouVersion Logo
Search Icon

Лүк 6

6
1Шимбә көннәрнең берсендә, Гайсә Үз шәкертләре белән иген кыры буйлап барган чакта, шәкертләре башак өзде һәм, учларында уып, бодай бөртеге ашады.
2Фарисейларның кайберләре шунда аларга:
– Ни өчен сез шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшлисез? – диделәр.
3Гайсә аларга:
– Давыт һәм аның юлдашлары ачыккач, Давытның нәрсә эшләве хакында укыганыгыз булмадымыни? 4Ул, Изге йортка кереп, руханилардан башка беркемгә дә ашарга рөхсәт ителмәгән, Аллаһыга багышланган икмәкләрне алып ашаган, үзенең юлдашларына да биргән#6:4 Карагыз: «I Патшалар», 21:1-6; «Чыгыш», 25:30. , – дип җавап кайтарды 5һәм, сүзен тәмамлап: – Адәм Углы – шимбә көннең Хуҗасы, – диде.
Гайсәнең корышкан куллы кешене савыктыруы
6Икенче бер шимбәдә Гайсә, гыйбадәтханәгә килеп, халыкка гыйлем бирде. Анда уң кулы корышкан бер кеше бар иде. 7Канун белгечләре һәм фарисейлар исә, Гайсәне гаепләргә сәбәп эзләп, шимбә көнне авыруларны савыктырмасмы икән, дип Аны күзәтеп тордылар. 8Ә Гайсә, аларның уйларын белеп, кулы корышкан кешегә:
– Тор да уртага чыгып бас, – диде.
Теге кеше уртага килеп басты.
9– Мин сезгә шундый сорау бирәм, – диде Гайсә канун белгечләренә һәм фарисейларга, – шимбә көнне яхшылык эшләргә рөхсәт ителәме, әллә яманлыкны? Кеше гомерен саклап калыргамы, әллә аны харап итәргәме?
10Гайсә, һәммәсен күздән кичереп, теге кешегә:
– Кулыңны суз! – диде.
Теге кеше шулай эшләде, һәм аның кулы савыкты. 11Фарисейларның һәм канун белгечләренең бик нык ачулары чыкты, һәм алар, Гайсәгә каршы нәрсә эшләргә икән, дип киңәшергә тотындылар.
Унике рәсүлне сайлау
12Шул көннәрдә Гайсә, дога кылу өчен, тауга күтәрелде һәм төн буе Аллаһыга дога кылды. 13Иртәгесен шәкертләрен Үзе янына чакырды да алар арасыннан уникесен сайлап алып, рәсүлләр дип атады. 14Ул Петер дип исем кушкан Шимунны һәм аның бертуган кардәше Әндрине, Ягъкубны, Яхъяны, Филипне, Бартулумайны, 15Маттайны, Томасны, Һалфай углы Ягъкубны, Көрәшче кушаматлы Шимунны#6:15 Көрәшче Шимун – Рим хакимлеген көч кулланып бәреп төшерүне яклаучы яһүдиләр төркеменең әгъзасы. , 16Ягъкуб углы Яһүдәне һәм соңыннан хыянәтче булачак Яһүдә Искариотны сайлап алды.
Гайсәнең бик күп кешене савыктыруы
17Гайсә рәсүлләр белән бергә таудан төште. Тау итәгендәге тигез җиргә Аның күп санлы шәкертләре, бөтен Яһүдиядән, Иерусалимнән, Сур һәм Сидун шәһәрләре урнашкан диңгез буе төбәкләреннән 18Гайсәне тыңлар, авыруларыннан арыныр өчен, байтак халык килгән иде. Явыз рухлардан газап чигүчеләр дә сихәтләнеп китә иде. 19Һәммәсе Гайсәгә орынырга омтылды, чөнки Аңардан бөркелгән кодрәт барысын да савыктыра иде.
Бәхетле булганнар һәм кайгыга тарыганнар
20Шәкертләренә карап, Гайсә сөйли башлады:
«Фәкыйрьләр, сез бәхетле,
чөнки Аллаһы Патшалыгы сезнеке.
21Әй сез, хәзер ач калганнар, бәхетлесез!
Сез тук булачаксыз.
Әй сез, күз яше коючылар, бәхетлесез!
Сез сөенечтән көләчәксез.
22Адәм Углы хакына кешеләр сезне нәфрәт итсә, үз араларыннан куып җибәрсә, хурласа һәм исемегезгә тап төшерсә – сез бәхетле. 23Шул көнне куаныгыз һәм шатлыктан сикерегез, чөнки күктә сезгә әҗере зур булачак. Ул кешеләрнең ата-бабалары да пәйгамбәрләр белән шулай эшләгәннәр.
24Ә сезгә, байлар, – кайгы!
Сез инде җитәрлек юандыгыз.
25Хәзер тук булганнар, сезгә – кайгы!
Сез ачка интегерсез.
Бүген авыз ерып көлүчеләр, сезгә – кайгы!
Сез хәсрәт чигәрсез һәм еларсыз.
26Сезне бар кеше мактый икән,
сезгә – кайгы!
Чөнки аларның аталары да
ялган пәйгамбәрләрне шулай мактаганнар.
Дошманнарыгызны яратыгыз
27Ә сезгә, мине тыңлаучыларга, болай дип әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз, сезне нәфрәт итүчеләргә яхшылык эшләгез, 28сезне каргаучыларны фатихалагыз һәм үзегезне рәнҗетүчеләр өчен дога кылыгыз. 29Бер яңагыңа суккан кешегә икенче яңагыңны да куй, өске киемеңне тартып алучыга күлмәгеңне дә алырга комачаулама. 30Сораган һәр кешегә бир, һәм үзеңнекен алган кешедән кире сорама. 31Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләвен теләсәгез, үзегез дә кешеләргә шуны эшләгез.
32Үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Үзләрен яратучыларны гөнаһлылар да ярата. 33Үзегезгә яхшылык кылучыларга гына яхшылык эшләсәгез, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гөнаһлылар да шулай эшли. 34Бурычка биргәндә, кире алырмын, дип уйласагыз, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гөнаһлылар да, башка гөнаһлыларга бурычка биргәндә, шуның кадәр үк кире кайтарып алырмын, дип уйлап бирәләр. 35Ә сез, киресенчә, дошманнарыгызны яратыгыз, аларга яхшылык эшләгез, кире алырмын, дип өметләнмичә бурычка бирегез. Шулай эшләсәгез, сезгә әҗере зур булыр, һәм сез Аллаһы Тәгаләнең балалары булырсыз. Яхшылыкның кадерен белмәүчеләргә һәм явызларга да миһербанлы бит Ул. 36Күктәге Атагыз шәфкатьле булган кебек, сез дә шәфкатьле булыгыз.
Башкаларны хөкем итмәгез
37Башкаларны хөкем итмәгез, шул чагында сезне дә хөкем итмәсләр. Беркемне гаепләмәгез, шул чагында үзегезне дә гаепләмәсләр. Кичерегез, һәм сезне дә кичерерләр. 38Бирегез, һәм сезгә дә бирерләр, итәгегезгә күп итеп салырлар, үлчәү савытын селкетеп, баскалап тыгызларлар, кырыеннан түгелә башлаганчы тутырырлар. Нинди үлчәм белән үлчәп бирсәгез, үзегезгә дә шундый үлчәм белән үлчәрләр».
39Гайсә аларга гыйбрәтле бер сүз сөйләде:
«Сукыр сукырны җитәкләп бара аламы? Икесе дә чокырга егылып төшмәсме?
40Шәкерт үзенең остазыннан өстен була алмый, әмма өйрәнеп җиткәннән соң, һәркем остазы кебек була.
41Ничек син туганыңның күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең? 42Ничек син, үз күзеңдә бүрәнә була торып, туганыңа: „Кая, туганым, күзеңдәге чүпне алыйм әле“, – дип әйтә аласың? Икейөзле! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, шуннан күзең яхшырак күрер, һәм туганыңның күзендәге чүпне ала алырсың.
43Бер яхшы агач та начар җимеш бирми, һәм, киресенчә, бер начар агач та яхшы җимеш китерми. 44Һәр агачны җимешенә карап таныйлар! Күгән куагыннан – инҗир, ә чәнечкеле агачтан йөзем җыймыйлар. 45Яхшы кеше күңелендәге яхшылык хәзинәсеннән яхшылык бөркелә, ә явыз кеше күңелендәге явызлык хәзинәсеннән явызлык саркый. Чөнки кеше күңеленнән нәрсә ташыса, аның телендә дә шул була.
Ике төзүче
46Ни өчен сез Миңа: „Хакимем! Хакимем!“ – дисез, ә үзегез Мин әйткәннәрне үтәмисез? 47Яныма килеп, Мине ишетеп, сүзләремне үтәүчене менә нинди кешегә тиңләп була: 48ул, йорт төзегәндә җирне тирән итеп казып, аны таш нигез өстенә салган кеше кебек. Ташкын вакытында ярларыннан чыккан сулар йортка килеп бәрелгән, ләкин аны селкетә алмаган, чөнки ул нык итеп төзелгән. 49Ә инде ишетеп тә сүзләремне үтәмәүче кеше – нигез салмыйча гына җир өстенә йорт төзегән кеше кебек. Ташкын сулар йортка килеп бәрелгән, һәм ул шундук авып төшкән – аңардан берни калмаган».

Currently Selected:

Лүк 6: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in