YouVersion Logo
Search Icon

Марк 15

15
Гайсә идарәче Пилат алдында
1Баш руханилар, өлкәннәр, канун белгечләре һәм бөтен Югары киңәшмә, иртәдән үк киңәшләшеп, Гайсәне бәйләделәр һәм, Пилат янына алып китеп, аңа тапшырдылар.
2– Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады Аңардан Пилат.
– Бу – синең сүзләрең, – дип җавап бирде Гайсә.
3Баш руханилар Аны күп нәрсәдә гаепләделәр. 4Шуннан Пилат янә Аңардан сорады:
– Ник Син нәрсә дип тә җавап бирмисең? Күрәсеңме, Сиңа күпме гаеп тагалар!
5Әмма Гайсә бүтән җавап бирмәде һәм моның белән Пилатны бик нык гаҗәпләндерде.
Гайсәнең үлемгә хөкем ителүе
6Бәйрәм уңаеннан Пилат гадәттә халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде. 7Нәкъ шул көннәрдә, чуалыш вакытында кеше үтергән фетнәчеләр зинданга ябылып, алар арасында Бараб атлы тоткын бар иде. 8Халык, Пилат янына килеп, гадәттәгечә берәр тоткынны азат итүен сорый башлады. 9Пилат:
– Телисезме, мин сезгә яһүдиләр Патшасын азат итәм? – диде.
10Баш руханиларның Гайсәне тотып бирүләре көнләшүдән килә иде, һәм Пилат моны аңлый иде.
11Әмма баш руханилар, Барабны азат итүне таләп итегез, дип, халыкны котыртып куйганнар иде.
12– Сез «Яһүдиләр Патшасы» дип атаган кеше белән миңа ни эшләргә? – диде яңадан Пилат.
13– Хачка кадакла Аны! – дип кычкырды халык.
14– Нинди явызлык эшләгән соң Ул? – диде Пилат.
Ләкин халык, тагын да катырак итеп:
– Хачка кадакла Аны! – дип кычкырды.
15Пилат, халыкка ярарга тырышып, Барабны азат итте, ә Гайсәне, камчы белән суктырганнан соң, хачка кадакларга боерды.
Гаскәриләрнең Гайсәне мәсхәрәләве
16Гаскәриләр Аны идарәче Пилат сараеның, ягъни преториумның ишегалдына алып кереп, бар гаскәрне шунда җыйдылар. 17Алар Гайсә өстенә куе кызыл төстәге япанча, башына чәнечкеле ботаклардан үрелгән таҗ кидерттеләр 18һәм:
– Яшәсен яһүдиләр Патшасы! – дип, Аны сәламләргә керештеләр.
19Аннары таяк белән башына сугып кыйнадылар. Аңа төкерделәр, каршына тезләнеп, алдында баш иделәр. 20Туйганчы мәсхәрәләгәннән соң, өстеннән куе кызыл япанчаны салдырып, Үз киемнәрен кидерделәр һәм, хачка кадакларга дип, алып чыгып киттеләр.
Гайсәне хачка кадаклау
21Кырдан кайтып килүче күриниле Шимун атлы бер кешене – Искәндәр белән Руфусның атасын – Гайсәнең хачын күтәреп барырга мәҗбүр иттеләр. 22Гайсәне Гөлгетә дип аталган урынга (бу сүз «Баш сөяге» дигәнне аңлата) алып килделәр, 23мирра катыш шәраб тәкъдим иттеләр, әмма Ул эчемлектән баш тартты. 24Аннары Гайсәне хачка кадакладылар һәм, жирәбә салып, киемнәрен үзара бүлештеләр. 25Аны хачка кадаклаганда, иртәнге сәгать тугыз иде. 26Баш өстенә Аның гаебен күрсәткән «Яһүдиләр Патшасы» дигән язу эленгән иде. 27Гайсә белән бергә ике юлбасарны – берсен Аның уң ягына, икенчесен сул ягына кадаклап куйдылар. [28]#15:28 Кайбер кулъязмаларда 28 нче аять тә бар: «Изге язмада: „Ул җинаятьчеләр белән тиң саналды“ дип әйтелгәннәр шул рәвешле гамәлгә ашты».
29Үтеп баручылар, башларын чайкый-чайкый, Аны хурладылар.
– Әй Син, Аллаһы йортын җимереп, аны өч көндә төзүче, 30Үзеңне коткар – төш хачтан! – диде алар.
31Шулай ук баш руханилар һәм канун белгечләре дә Гайсәне мыскыллады.
– Башкаларны коткарды, – диде алар, – ә Үзен коткара алмый. 32Мәсих, Исраил Патшасы, күз алдыбызда хачтан төшсен, шул чакта Аңа ышанырбыз!
Хәтта Гайсә белән бергә кадакланганнар да Аны мәсхәрәләде.
Гайсәнең үлеме
33Көн уртасында бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм көндезге сәгать өчкә кадәр шулай дәвам итте. 34Ә сәгать өчтә Гайсә:
– Элои, Элои, лема сабахтани?#15:34 Карагыз: «Зәбур», 21:2. – дип, каты итеп кычкырып җибәрде (бу сүзләр «Әй Аллам, Аллам! Ник ташладың Син Мине?» дигәнне аңлата).
35Якында басып торучыларның кайберләре, Аның сүзләрен ишетеп:
– Ишетәсезме, Ильясны чакыра! – диде.
36Ә берсе, йөгереп килеп, әче шәрабка манчыган губка кисәген таякка элеп:
– Әйдәгез, карыйк, Ильяс Аны хачтан алырга килерме икән? – дигән сүзләр белән Аңа эчәргә бирде.
37Гайсә каты итеп кычкырып җибәрде дә җан бирде.
38Нәкъ шул чакта Аллаһы йортындагы пәрдә өстән аска урталай ертылып төште.
39Хач каршында торган йөзбашы, Гайсәнең ни рәвешле җан биргәнен күреп:
– Бу Кеше, чыннан да, Аллаһы Углы булган икән! – диде.
40Анда читтән карап торучы хатыннар бар иде. Магдалалы Мәрьям, шулай ук кече Ягъкуб белән Йосиснең анасы Мәрьям һәм Салуми да шунда иде. 41Алар Гайсәгә ияреп йөри һәм, Ул Гәлиләядә чакта, Аңа хезмәт итә иделәр. Анда Аның белән Иерусалимгә килгән хатыннар да байтак иде.
Гайсәне кабергә салу
42Кич җитеп килә иде. Бәйрәмгә әзерләнә торган, шимбә көнгә каршы көн иде. 43Югары киңәшмәнең абруйлы әгъзасы ариматайлы Йосыф та Аллаһы Патшалыгын көтеп яши иде. Ул, җөрьәт итеп, Пилат янына керде һәм Гайсәнең җәсәден алып китәргә сорады. 44Гайсәнең инде үле булуына Пилат бик гаҗәпләнде һәм, йөзбашын чакыртып:
– Аның үлгәненә күпме булды? – дип сорады.
45Йөзбашыннан сорашып белгәннән соң, Гайсәнең җәсәден Йосыфка алырга рөхсәт бирде. 46Йосыф җитен тукыма сатып алды, Гайсәне, хачтан төшереп, шул тукымага төрде һәм кыяда уелган кабер-мәгарәгә салды; аннары, таш тәгәрәтеп китереп, кабер авызын томалады. 47Ә магдалалы Мәрьям белән Йосиснең анасы Мәрьям исә Гайсәнең кайда күмелгәнен күреп тордылар.

Currently Selected:

Марк 15: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in