Марк 16
16
Гайсә Мәсихнең үледән терелүе
1Шимбә көн үткәннән соң, магдалалы Мәрьям, Ягъкубның анасы Мәрьям һәм Салуми, Гайсәнең җәсәден майларга бармакчы булып, хуш исле майлар сатып алдылар. 2Атнаның беренче көнендә иртән иртүк, кояш чыгуга, алар кабер янына киттеләр.
3– Мәгарә авызын томалаган ташны кем читкә тәгәрәтер икән? – диеште алар бер-беренә.
4Килеп карасалар – ташны читкә тәгәрәткәннәр! Ә ул таш бик зур иде. 5Мәгарә эченә керүгә, алар, уң якта утырган ап-ак киемле бер егетне күреп, куркып киттеләр.
6– Курыкмагыз! – диде ул аларга. – Сез хачка кадакланган насаралы Гайсәне эзлисездер. Ул үледән терелде, монда юк Ул. Менә Аның яткан урыны. 7Гайсәнең шәкертләренә һәм Петергә: «Гайсә сездән алда Гәлиләягә бара торыр. Ул алдан әйтеп куйганча, Аны шунда күрерсез», – дип барып әйтегез.
8Котлары алынудан калтырап төшкән хатыннар мәгарәдән чыгып йөгерделәр. Алар беркемгә бер сүз әйтмәделәр, чөнки бик нык курыкканнар иде.
Гайсә белән очрашулар
9Атнаның беренче көнендә иртә таңда үледән терелгәч, Гайсә иң элек магдалалы Мәрьямгә күренде. Кайчандыр бу хатыннан Ул җиде җенне куып чыгарган иде. 10Мәрьям, барып, элегрәк Гайсә белән бергә йөргән һәм хәзер хәсрәткә төшеп елап утырган кешеләргә Гайсәне күрүе турында хәбәр итте. 11Алар Гайсәнең исән булуына, Мәрьямнең Аны күрүенә ышанмадылар.
12Шуннан соң Гайсә шәһәрдән китеп баручы ике шәкертенә башка кыяфәттә күренде. 13Алар, кире кайтып, башкаларга хәбәр иттеләр. Әмма аларның сүзенә дә ышанмадылар.
14Гайсә, ниһаять, ашап-эчеп утырган унбер шәкерте алдында пәйда булды һәм аларны ышанмаулары, үҗәтлекләре, Аның терелгәнен күрүчеләргә ышанмаган өчен шелтәләде. 15Ул аларга:
– Бөтен җир йөзе буйлап йөреп чыгып, һәр җан иясенә Яхшы хәбәрне таратыгыз! – диде. – 16Иман китереп суга чуму йоласын үтәүче котылыр, инанмаган кеше исә хөкем ителер. 17Иман китергәннәр төрле галәмәтләр күрсәтерләр: Минем исемем белән җеннәрне куып чыгарырлар; яңа телләрдә сөйләшерләр; 18кулларына елан алсалар яки агу эчсәләр, аларга зыян килмәс; авыру кешеләргә куллары белән орынсалар, тегеләр савыгыр.
19Шул сүзләрне әйткәннән соң, Хаким Гайсә, күккә алынып, Аллаһының уң ягына утырды. 20Ә шәкертләре, китеп, бөтен җир йөзе буйлап Яхшы хәбәрне таратып йөрделәр, һәм Хаким Гайсә, аларга ярдәм итеп, аларның сөйләгәннәрен илаһи билгеләр белән раслап торды#16:9-20 Кайбер кулъязмаларда 9-20 нче аятьләр юк. .
Currently Selected:
Марк 16: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
![None](/_next/image?url=https%3A%2F%2Fimageproxy.youversionapistaging.com%2F58%2Fhttps%3A%2F%2Fweb-assets.youversion.com%2Fapp-icons%2Fen.png&w=128&q=75)
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015