Маттай 5
5
Таудагы вәгазь: чын бәхет
(Лүк 6:20-23)
1Җыелып торган халык төркемен күреп, Гайсә тау битенә килеп утырды, янына шәкертләре килде. 2Гайсә аларны өйрәтеп сөйли башлады:
3– Аллаһыга мохтаҗ булганнар бәхетле,
чөнки Күкләр Патшалыгы – аларныкы.
4Хәсрәт чигүчеләр бәхетле,
чөнки алар юаныч табарлар.
5Юашлар бәхетле,
чөнки алар җирне мирас итеп алырлар.
6Тәкъвалыкка ачыккан-сусаган кешеләр бәхетле,
чөнки Аллаһы аларны тукландырыр.
7Шәфкатьлеләр бәхетле,
чөнки аларга да шәфкать күрсәтелер.
8Саф күңеллеләр бәхетле,
чөнки алар Аллаһыны күрерләр.
9Татулык урнаштыручылар бәхетле,
чөнки алар Аллаһы балалары дип аталыр.
10Тәкъва булган өчен эзәрлекләнүчеләр бәхетле,
чөнки Күкләр Патшалыгы – аларныкы.
11Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә – сез бәхетле. 12Шатланыгыз һәм куаныгыз, чөнки күкләрдә әҗерегез зур. Сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләгәннәр.
Таудагы вәгазь: тоз һәм яктылык
(Марк 9:50; Лүк 14:34-35)
13Сез – җирнең тозы. Әгәр тоз үзенең тәмен җуйса, аңа ничек тәм кайтарасың? Аяк астына чыгарып ташлаудан башкага ярамас ул.
14Сез – дөнья өчен яктылык. Тау башына салынган шәһәр күренми калмас. 15Шәмгә ут алгач, аны савыт астына куймыйлар, киресенчә, шәмдәлгә утырталар, һәм ул өйдәгеләрнең бөтенесе өчен дә яктырта. 16Яхшы эшләрегезне күреп Күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылык та кешеләр алдында шулай балкысын.
Таудагы вәгазь: Канун һәм пәйгамбәрләр
17Минем хакта, Муса канунын яки пәйгамбәрләр язганны юкка чыгарыр өчен килгән, дип уйламагыз. Мин юкка чыгарыр өчен түгел, бәлки аларны үтәр өчен килдем. 18Хак сүз әйтәм сезгә: җир һәм күк юкка чыкканчы, Канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак. Анда язылганның барысы да тормышка ашачак! 19Шулай итеп, кем дә булса андагы иң кечкенә әмерләрнең берәрсен бозып кешеләрне дә шуңа өйрәтсә, Күкләр Патшалыгында ул иң түбән кеше дип саналыр. Ә инде кем дә булса әмерләрне үтәп башкаларны да шуңа өйрәтсә, ул кеше Күкләр Патшалыгында бөек дип аталыр. 20Сезгә әйтәм: тәкъвалыгыгыз фарисейларныкыннан һәм Канун белгечләренекеннән өстен булмаса, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез.
Таудагы вәгазь: үтерү һәм ачу тоту турында
21Ата-бабаларыгызга: «Үтермә! Кеше үтерүче хөкемгә лаек», – дип әйтелгәнне сез ишеттегез. 22Ә Мин исә болай дим: туганына ачу тотучы хөкемгә лаек, туганына «яраксыз» дип әйтүче исә Югары киңәшмә алдында җавапка тартылуга, ә инде «ахмак» дип әйтүче җәһәннәм утына лаек. 23Шуңа күрә Аллаһыга багышлап бүләк алып барган чакта туганыңның сиңа булган рәнҗеше мәзбәх алдында исеңә төшсә, 24бүләгеңне шунда калдырып торып башта туганың белән татулаш, аннан соң гына кире килеп бүләгеңне тапшыр.
25Берәү, дәгъвалашып, сине хөкемчегә алып барса, әле юлда чакта ук дәгъвалы эшне җайга сал. Югыйсә гаепләүчең сине хөкемчегә китерер, хөкемче зиндан хезмәтчесенә тапшырыр, һәм сине зинданга ябарлар. 26Хак сүз әйтәм сиңа: бурычыңны актык тиененә#5:26 Тиен – грекча «кодрант». Кодрант – римлыларның акча берәмлеге. 64 кодрант бер динарга – эшченең бер көнлек хезмәт хакына тигез. кадәр биреп бетермичә, аннан чыга алмассың.
Таудагы вәгазь: зина кылу һәм аерылышу турында
27Сез: «Зина кылма», – дип әйтелгәнне ишеттегез. 28Ә Мин исә болай дим: хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була. 29Әгәр уң күзең вәсвәсәгә салса, аны умырып ал да читкә ташла! Бөтен гәүдәң җәһәннәмгә эләккәнче, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен хәерлерәк. 30Әгәр уң кулың гөнаһка төшерсә, аны чап та читкә ташла! Бөтен гәүдәң җәһәннәмгә эләккәнче, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен хәерлерәк.
31Шулай ук: «Берәрсе хатынын аерып җибәрсә, аңа аерылышу кәгазе бирсен», – дип әйтелгән иде. 32Ә Мин исә болай дим: хатыны тарафыннан зина кылу булмыйча, ире башка сәбәп аркасында аерылышса, ул аны зина кылуга этәрә. Иреннән аерылган хатынга өйләнүче дә зина кыла.
Таудагы вәгазь: ант итү турында
33Ата-бабаларыгызга: «Биргән антыңны бозма! Раббы алдында биргән антыңны үтә», – дип әйтелгәнне дә сез ишеттегез. 34Ә Мин исә болай дим: бөтенләй дә ант итмә! Күк белән дә ант итмә, чөнки ул – Аллаһының тәхете; 35җир белән дә ант итмә, чөнки ул – Аллаһының аяк баскан урыны; Иерусалим белән дә ант итмә, чөнки ул – бөек Патшаның шәһәре; 36башың белән дә ант итмә, чөнки чәчеңнең бер генә бөртеген дә ак яки кара итә алмыйсың. 37Сезнең «әйе» дигән сүзегез – «әйе», «юк» дигәнегез – «юк» булсын. Шуннан артыгы – иблистән.
Таудагы вәгазь: үч алу турында
(Лүк 6:27-36)
38Сез: «Күз өчен – күз» һәм «теш өчен – теш», – дип әйтелгәнне ишеттегез. 39Ә Мин исә болай дим: явызлыкка каршы явызлык белән кайтарма. Уң яңагыңа суккан кешегә сул яңагыңны да куй. 40Күлмәгеңне алырга теләп берәрсе сине хөкемгә тартса, аңа өске киемеңне дә биреп калдыр. 41Берәрсе сине бер чакрым җир үтәргә мәҗбүр итсә, аның белән бергә ике чакрым үт. 42Синнән сораучыга бир һәм бурычка алырга теләүчене буш итмә.
Таудагы вәгазь: дошманнарыгызны яратыгыз
43Сез: «Якыныңны ярат, дошманыңа нәфрәт белән кара!» – дип әйтелгәнне ишеттегез. 44Ә Мин исә болай дим: дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен догада булыгыз. 45Шулай эшләп, Күктәге Атагызның балалары булуыгызны күрсәтерсез. Аллаһы кояшны явызлар өчен дә, рәхимлеләр өчен дә чыгара һәм яңгырны тәкъваларга да, тәкъва булмаганнарга да яудыра бит. 46Әгәр сезне яраткан кешеләрне генә яратсагыз, Аллаһы сезгә нәрсә өчен әҗер бирер? Салым җыючылар да шулай эшли түгелме соң? 47Дусларыгызны гына сәламләсәгез, искитәрлек нәрсәсе бар моның? Мәҗүсиләр дә шулай эшли түгелме соң? 48Димәк ки, Күктәге Атагыз кебек сез дә камил булыгыз.
Currently Selected:
Маттай 5: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025