YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 6

6
Таудагы вәгазь: хәер-сәдака бирү турында
1Карагыз аны, тәкъва эшләрегезне кешеләр күрсен дип башкармагыз. Югыйсә Күктәге Атагыздан әҗер алмассыз.
2Шулай итеп, сәдака бирәсең икән, ул хакта сөйләп йөрмә; гыйбадәтханәләрдә, урамнарда макталыр өчен икейөзле кешеләр генә шулай эшли. Хак сүз әйтәм сезгә: алар инде үзләренең әҗерен алды. 3Әгәр хәер бирәсең икән, уң кулың ни кылганны сулы белмәсен, 4ярдәмең яшертен эшләнсен. Яшерен эшләрнең һәммәсен күреп торучы Атаң сиңа әҗереңне бирер.
Таудагы вәгазь: дога кылу турында
(Лүк 11:2-4)
5Дога кылганда да икейөзле кешеләр кебек булмагыз. Алар, барысы да күрсен дип, гыйбадәтханәләрдә яисә урам чатларында тукталып дога кылырга яраталар. Хак сүз әйтәм сезгә: алар үзләренең әҗерен алды инде. 6Ә син, дога кылганда, бүлмәңә кереп артыңнан ишегеңне яп та күзгә күренмәс Атаңа дога кыл. Яшерен эшләрнең һәммәсен күреп торучы Атаң сиңа әҗереңне бирер.
7Күбрәк сөйләсәк, яхшырак ишетелер, дип уйлаучы мәҗүсиләр сыман, дога кылганда буш сүз сөйләмәгез. 8Алар кебек булмагыз. Чөнки Атагыз нәрсәгә мохтаҗ булуыгызны сез сораганчы ук белеп тора. 9Сез менә болай дип дога кылыгыз:
Күктәге Атабыз!
Исемең изге дип танылсын,
10Синең Патшалыгың килсен.
Күктәге кебек, җирдә дә
Синең ихтыярың гамәлгә ашсын.
11Кирәкле икмәгебезне безгә бүген бир.
12Безгә явызлык кылучыларны без кичергән кебек,
Син дә безнең явыз эшләребезне кичер.
13Безне сынауларга дучар итмә,
ә явыз заттан#6:13 …явыз заттан… – ягъни иблистән. сакла.
14Кешеләрнең гаеп эшләрен кичерсәгез, Күктәге Атагыз сезнекен дә кичерер. 15Әгәр инде башкаларны кичермәсәгез, Атагыз да гаеп эшләрегезне кичермәс.
Таудагы вәгазь: ураза тоту турында
16Ураза тотканда икейөзле адәмнәр сыман караңгы чырайлы булмагыз; ураза тотуларын кешеләр күрсен дип алар шулай боегып йөри. Хак сүз әйтәм сезгә: алар үзләренең әҗерен алды инде. 17Син исә ураза тотканда чәчләреңне майлап, битләреңне юып йөр; 18синең ураза тотуыңны башкалар түгел, ә бәлки күзгә күренмәс Атаң гына белсен. Яшерен эшләрнең һәммәсен күреп торучы Атаң сиңа шул чагында әҗереңне бирер.
Таудагы вәгазь: чын хәзинә
(Лүк 11:34-36; 12:22-34)
19Дөньялыкта мал-мөлкәт җыймагыз: аны көя кисә, тутык баса, караклар урлап чыга. 20Хәзинәне сез күкләрдә туплагыз: анда аны көя дә кисми, тутык та басмый, караклар да кереп урлап чыкмый, 21чөнки хәзинәгез кайда, күңелегез дә шунда булыр.
22Тәннең яктырткычы – күзләрдер. Күзләрең якты булса, синнән яктылык бөркелеп торыр; 23әгәр күзләрең тонык икән, бөтен тәнең караңгылыкка уралган кебек булыр. Әгәр инде эчеңдәге яктылык тоташ караңгылык икән, ул вакытта караңгылык үзе нинди булырга тиеш соң?
Таудагы вәгазь: дөнья мәшәкатьләре турында
24Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмас, чөнки берсен ул яратмас, ә икенчесе күңеленә якын булыр; берсенә тугрылык саклар, икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз.
25Шуңа күрә Мин сезгә болай дим: җан асрар өчен нәрсә белән тукланыйм һәм нәрсә эчим, тәнемне каплар өчен нәрсә киим дип борчылмагыз. Җан – ризыктан, тән киемнән мөһимрәк түгелме соң? 26Әнә кошларга карагыз: алар чәчми дә, урмый да, амбарларга ашлык та салмый, шулай да Күктәге Атагыз аларны туендыра. Ә сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң? 27Сезнең кайсыгыз, кайгырганга карап, үз гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала? 28Кием өчен ник борчыласыз? Кырда үсеп утырган чәчәкләргә карагыз: алар эшләми дә, эрләми дә; 29әмма мин сезгә болай дим: Сөләйман патша никадәр мәһабәт булса да, аларның берсе кадәр дә киенә алмаган. 30Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә учакка ташланасы үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, сезне ничек киендермәсен инде, и сай иманлылар! 31Шулай булгач, «ни ашарбыз, ни эчәрбез, ни киярбез?» дип борчылмагыз. 32Мәҗүсиләрнең генә төп кайгылары шулдыр. Ә боларның һәммәсенә мохтаҗ булуыгызны Күктәге Атагыз болай да белеп тора. 33Барыннан да бигрәк Аллаһы Патшалыгын һәм Аның гадел ихтыярын эзләгез, һәм боларның барысы да сезгә насыйп ителер. 34Шулай итеп, иртәгәге көн турында кайгырмагыз, чөнки туачак көн үзе хакында үзе кайгыртыр; һәр көннең үз мәшәкате үзенә җитәрлек.

Currently Selected:

Маттай 6: ИНҖ2025

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in