Яхъя 5

5
Буа янында савыктыру
1Шуннан соң Гайсә Иерусалимдәге бер яһүди бәйрәменә килде. 2Иерусалимдәге Сарык капкасы янында яһүдчә Бәйт-Хазда#5:2 Бәйт-Хазда – шәфкать йорты дигән мәгънәдә. дип аталган буа бар иде. Ул биш әйван#5:2 Әйван – баганалы ачык терраса, галерея. белән уратып алынган булган. 3Анда бик күп авырулар: сукырлар, аксаклар һәм паралич суккан кешеләр [су кузгалуын көтеп] яталар иде. [4Чөнки Раббының бер фәрештәсе, вакыт-вакыт буага төшеп, суны болгата, һәм су болгану белән, аңа беренче булып кергән кеше теләсә нинди авырудан да савыга икән.]#5:3, 4 Кайбер кулъязмаларда җәяләр эчендәге сүзләр дә бар. 5Шунда утыз сигез ел буе авырып ятучы бер кеше бар иде.
6Гайсә ул кешене күрде һәм, аның озак вакыт урын өстендә ятуын белеп, аңардан:
– Савыгырга телисеңме? – дип сорады.
7– Әфәндем, су болганган вакытта мине буага төшерер кеше юк бит, мин анда барып җиткәнче, башка берәү инде төшеп өлгергән була, – дип җавап бирде авыру.
8Гайсә аңа болай диде:
– Тор, ятагыңны ал да йөр.
9Кеше шунда ук терелде һәм ятагын алып йөреп китте.
Бу хәл шимбә көнне булды. 10Шуңа күрә яһүдиләр савыккан кешегә:
– Бүген шимбә көн, безнең канун буенча син ятагыңны алып йөрергә тиеш түгел, – диделәр.
11Ул болай дип җавап бирде:
– Мине савыктырган Кеше миңа: «Ятагыңны ал да йөр», – дип әйтте.
12– «Ятагыңны ал да йөр», – дип әйткән Кеше кем Ул? – дип сорадылар аңардан.
13Гайсә җыелган халык арасына кереп югалганга, савыккан кеше Аның кем икәнен белми иде.
14Соңрак Гайсә аны Аллаһы йортында очратып:
– Менә син савыктың. Үзеңә тагын да начаррак булмасын өчен, инде башка гөнаһ кылма, – диде.
15Ул кеше, яһүдиләр янына барып, үзен савыктыручының Гайсә икәнен әйтте.
Атасы нәрсә эшләсә, Углы да шуны эшләр
16Шушы эшне шимбә көнне эшләгәне өчен, яһүдиләр Гайсәне эзәрлекли башладылар. 17Гайсә исә аларга:
– Минем Атам әле һаман эшли, Мин дә эшлим, – диде.
18Яһүдиләр Аны шимбә көнен бозуы өчен генә түгел, бәлки, бигрәк тә Аллаһыны Үзенең Атасы дип, Үзен Аллаһыга тиңләгәне өчен дә үтерергә теләделәр.
19Гайсә аларның бу теләкләренә:
– Сезгә хак сүз әйтәм: Угыл Үзе генә һичнәрсә эшли алмый. Ул бары тик Атасыннан күргән эшләрне генә эшли ала, – диде. – Атасы нәрсә эшләсә, Углы да шуны эшләр. 20Ата Үзенең Углын ярата һәм Үзе эшләгән һәр эшен Аңа күрсәтә. Сезнең исегез китәрлек моннан да зуррак эшләр күрсәтер әле Ул Аңа. 21Ата үлгәннәрне терелтеп җанландырган кебек, Углы да, кемне теләсә, шуны җанландыра. 22Ата беркемне дә хөкем итми, ә Ул бөтен хөкемне Углына тапшырды. 23Атаны ихтирам иткән кебек, барысының да Углын ихтирам итүен тели бит Ул. Кем Углын ихтирам итми, шул Аны җибәргән Атаны да ихтирам итми.
24Сезгә хак сүз әйтәм: Минем сүземне тыңлаучы һәм Мине җибәргән Затка иман итүче кеше мәңгелек тормышка ия. Ул кеше хөкемгә дучар булмаячак, чөнки инде үлемнән тормышка күчкән була. 25Сезгә хак сүз әйтәм: үлекләр Аллаһы Углының тавышын ишетер вакыт җитә һәм килеп җитте дә инде. Аны ишеткәннәр терелер.
26Үзендә тормыш булган кебек, Ата Углына да Үз-Үзендә тормышка ия булу кодрәте бирде. 27Ата Углына хөкем итү хокукын да тапшырды, чөнки Ул – Адәм Углы. 28Моңа гаҗәпләнмәгез. Кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Углының тавышын ишетәчәк вакыт җитә. 29Шунда үлекләр каберләреннән чыгачак: яхшылык эшләгәннәре – яшәү, ә явызлык эшләгәннәре хөкем ителү өчен тереләчәк. 30Мин Үзлегемнән бернәрсә эшли алмыйм; Аңардан ничек ишетсәм, шулай хөкем итәм, һәм Минем хөкемем гадел, чөнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Затның ихтыярын үтәргә тырышам.
Гайсә хакында шаһитлыклар
31Әгәр дә Мин Үзем хакында Үзем шаһитлык бирәм икән, шаһитлыгым бернигә дә тормас иде. 32Минем хакта шаһитлык бирүче башка Берәү бар, һәм Мин беләм: Аның Минем хакта биргән шаһитлыгы хак. 33Сез Яхъя янына кешеләр җибәрдегез, һәм ул хакыйкать хакында шаһитлык бирде. 34Ләкин Мин кешеләрнең шаһитлыгына мохтаҗ түгел, ә боларны сез коткарылсын өчен әйтәм.
35Яхъя янучы һәм нур бирүче яктырткыч иде, ә сез аның яктысында бик аз вакыт кына куанмакчы булдыгыз. 36Әмма Минем шаһитлыгым Яхъяныкыннан зуррак: Мин Атамның тәмамларга дип биргән эшләрен башкарам. Шуларның һәммәсе Мине Атам җибәргәненә шаһитлык бирә. 37Мине җибәргән Ата Үзе Минем хакта шаһитлык итте. Сезнең беркайчан да Аның тавышын ишеткәнегез, йөзен күргәнегез юк. 38Аның сүзе сездә яшәми, чөнки сез Ул җибәргән Затка ышанмыйсыз. 39Мәңгелек тормышка ия булырга теләп, сез Изге язмада язылганнарны тикшерәсез, ә алар нәкъ Минем хакта шаһитлык бирәләр. 40Әмма сез, тормышка ия булу өчен, Минем яныма килергә теләмисез.
41Кешеләрнең Мине данлауларына мохтаҗлыгым юк, 42ә Мин сезне беләм: сездә Аллаһыны ярату юк. 43Мин Атам исеменнән килдем – сез Мине кабул итмисез, ә үз исеменнән килгәнне кабул итәсез. 44Сез бер-берегездән дан кабул итәсез, ә бердәнбер Аллаһыдан булган данны эзләмисез. Шулай булгач, сез ничек итеп ышана алырсыз икән?
45Мин сезне Атам алдында гаепләрмен дип уйламагыз. Сезне гаепләүче – сез өмет баглаган Муса. 46Сез Мусага ышансагыз, Миңа да ышаныр идегез, чөнки ул Минем хакта язды. 47Ул язганнарга ышанмый торып, Минем сүзләремә ничек ышанырсыз?!

Chwazi Kounye ya:

Яхъя 5: TtrBBL

Pati Souliye

Pataje

Kopye

None

Ou vle gen souliye ou yo sere sou tout aparèy ou yo? Enskri oswa konekte