Logo ng YouVersion
Hanapin ang Icon

Маттай 4

4
1Шуннан соң Аллаһы Рухы Гайсәне иблис тарафыннан сынар өчен чүлгә алып китте. 2Ризык капмыйча кырык көн һәм кырык төн уздырып, Гайсә бик нык ачыкты. 3Сынаучы иблис, Аның янына килеп:
– Әгәр Син Аллаһы Углы икәнсең, бу ташларга боер – икмәккә әйләнсеннәр! – диде.
4Гайсә аңа болай дип җавап бирде:
– Язмада «кеше икмәк белән генә түгел, Аллаһының һәр сүзе белән яшәр» дип әйтелгән.
5Шуннан соң иблис Аны изге шәһәр Иерусалимгә алып килде дә Аллаһы йортының иң биек урынына китереп бастырды 6һәм:
– Әгәр Син Аллаһы Углы булсаң, түбән ташлан! – диде. – Язмада:
«Аллаһы Синең турыда фәрештәләренә әмер бирер.
Алар Сине кулларына күтәреп алырлар,
аякларың ташка абынмас», –
дип әйтелгән бит.
7– Анда «Раббы Аллаңны сынама» дигән сүзләр дә бар, – дип җавап бирде Гайсә.
8Аннары иблис Аны биек тау башына алып менеп дөньяның барлык патшалыкларын, аларның бар шөһрәтен күрсәтте 9һәм:
– Әгәр йөзтүбән капланып миңа табынсаң, боларның һәммәсен Сиңа бирәм! – диде.
10– Кит, иблис! – дип җавап кайтарды Гайсә. – Язмада «Раббы Аллаңа табын, Аңа гына хезмәт ит» дип әйтелгән.
11Шуннан соң иблис Аны калдырып китеп барды, ә Гайсә янына фәрештәләр килеп хезмәт күрсәтә башлады.
Гайсәнең халыкны вәгазьли башлавы
(Марк 1:14-15; Лүк 4:14-15)
12-13Яхъяның кулга алынуын белгәннән соң Гайсә Гәлиләядәге Насарага кайтты; аннары, шәһәрдән китеп, Гәлиләя күле#4:12-13 Гәлиләя күле – аны Геннисарет күле дип тә атаганнар. янындагы Зәбулун һәм Нәптали җирендә урнашкан Кәпәрнаум шәһәренә күченде. 14-16Аллаһының Ишагыйя пәйгамбәр аша:
«И Зәбулун җире, Нәптали җире,
диңгезгә алып баручы юл
һәм Үрдүн аръягы – мәҗүсиләр иле Гәлиләя!
Караңгылыкта яшәүче халык бөек яктылыкны күрде.
Үлем караңгылыгында яшәүчеләр өчен нур балкыды», –
дип әйткән сүзләре әнә шулай гамәлгә ашты.
17Шул вакыттан Гайсә:
– Тәүбәгә килегез! Күкләр Патшалыгы инде бик якын! – дип вәгазьли башлады.
Гайсәнең беренче шәкертләре
(Марк 1:16-20; Лүк 5:1-11)
18Гәлиләя күле буеннан үтеп барганда Гайсә, ятьмә салып йөрүче агалы-энеле ике балыкчыны – Петер дип аталган Шимун белән Әндрине күреп, аларга:
19– Миңа иярегез! Мин сезне кеше аулаучы#4:19 …кеше аулаучы… – Гайсә биредә кешеләрне Аллаһы юлына алып килүне балык тоту белән чагыштыра. итәрмен! – диде.
20Алар шунда ук, ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр. 21Арырак киткәч, Гайсә бертуган кардәшләрне – Ягъкуб белән Яхъяны күрде. Алар аталары Зебедәй белән бергә көймәдә ятьмә сипләп утыра иде. Гайсә аларны Үзе белән чакырды. 22Алар шунда ук, көймәне һәм аталарын калдырып, Гайсәгә иярделәр.
Гайсәнең халыкны өйрәтүе һәм авыруларны савыктыруы
(Лүк 6:17-19)
23Гайсә шулай гыйбадәтханәләрдә халыкны өйрәтеп, Аллаһы Патшалыгы турындагы Яхшы хәбәрне таратып, кешеләрне төрле чир-хасталардан савыктырып бар Гәлиләяне әйләнеп чыкты. 24Аның турындагы хәбәр бөтен Сүриягә таралды. Янына төрле сырхаулардан, интектергеч чирләрдән җәфаланган, җен кагылган, өянәге кузгалган, паралич суккан кешеләрне алып килделәр, һәм Гайсә аларны савыктырды. 25Аңа Гәлиләядән, Ун каладан, Иерусалимнән, Яһүдиядән һәм Үрдүн аръягыннан килгән халык төркеме ияреп йөрде.

Kasalukuyang Napili:

Маттай 4: ИНҖ2025

Haylayt

Ibahagi

Kopyahin

None

Gusto mo bang ma-save ang iyong mga hinaylayt sa lahat ng iyong device? Mag-sign up o mag-sign in