Ләкин Ибрам Сәдүм патшасына әйтте:
– Раббыга, җирне-күкне бар иткән Аллаһы Тәгаләгә кулымны күтәреп ант итәм: синеке булган мөлкәттән бер нәрсәне, хәтта җепне яки аяк киеме каешын да алмаячакмын. Син кемгәдер: «Мин Ибрамны баеттым!» – дип әйтерлек булмасын.