Яратылыш 3
3
Адәм белән Һаваның Гадән бакчасыннан куылуы
1Раббы Алла яраткан барлык кыр җанварларыннан иң мәкерлесе елан иде. Елан хатыннан:
– Аллаһы чыннан да бакчадагы һичбер агачтан җимеш ашамагыз дидеме? – дип сорады.
2– Бакчадагы агачлардан җимеш ашарга безгә рөхсәт бар, – дип җаваплады хатын. – 3Әмма Аллаһы әйтте, бакча уртасындагы агачның җимешләренә кагылмагыз, аларны ашамагыз, юкса үләрсез, диде.
4Елан:
– Юк, үлмисез, – диде. – 5Чөнки Аллаһы белә: ул агачның җимешен ашаган көнне сезнең күзләрегез ачылачак, яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп, Аллаһының Үзе кебек#3:5 …Аллаһының Үзе кебек… – Яһүд телендә әлеге гыйбарә «илаһлар кебек» дигәнне дә аңлатырга мөмкин. булачаксыз.
6Хатын әлеге агачның карап торышка гүзәл, җимешенең ризык өчен хуш булуын күрде. Белем бирү хасиятенә ия булган агач хатынның нәфесен кузгатып, хатын агачтан җимеш өзеп алып ашады, иренә дә өзеп алып бирде – ул да ашады. 7Икесенең дә күзләре ачылды. Шәп-шәрә икәнлекләрен күрделәр. Инҗир яфракларыннан үреп, үзләренә бил каплагычлары ясадылар. 8Җиләс көн иде, алар бакчада йөргән Раббы Алланың тавышын ишеттеләр. Аңа күренмәс өчен, адәм һәм аның хатыны бакча агачлары арасына кереп постылар. 9Раббы Алла адәмгә:
– Син кайда? – дип эндәште.
10Адәм:
– Бакчада тавышыңны ишеттем дә куркып калдым. Чөнки мин шәрәмен, шуңа яшерендем, – диде.
11Раббы Алла:
– Шәрә икәнеңне сиңа кем әйтте? – дип сорады. – Мин җимешен ашама дигән агачтан җимеш өзеп ашадыңмы әллә?
12Адәм:
– Яныма Син куйган хатын, ул агачтан җимеш өзеп алып, миңа бирде, мин аны ашадым, – дип җаваплады.
13Раббы Алла хатынга әйтте:
– Моны син ничек эшли алдың?
Хатын әйтте:
– Мине елан котыртты, шуңа ашадым, – диде.
14Раббы Алла еланга болай диде:
«Бу эшең өчен син җир йөзендәге барлык хайваннар,
җәнлекләр каршында каһәр ияседер!
Гомерең буе карының өстендә шуышып йөрерсең
һәм туфрак ашап туенырсың.
15Синең белән хатын-кыз арасына,
синең токымың белән аның нәселе арасына
дошманлык җебе сузармын.
Аның нәселе#3:15 Нәсел – яһүд телендә әлеге сүзне «орлык» дип тә аңларга була. башыңны сугып ярыр,
син исә аны үкчәсеннән чагарсың».
16Хатынга исә Раббы Алла әйтте:
«Сине чиктән тыш каты авыртуларга дучар итәчәкмен:
баланы зур газаплар чигеп табачаксың.
Күңелең иреңә тартылыр,
ул исә синең өстеңнән хакимлек итәр», – диде.
17Ә адәмгә Раббы Алла болай диде:
«Менә синең аркада, хатыныңның сүзен тыңлап,
Мин ашама дип кисәткән агачның җимешен ашаганың өчен,
җир туфрагына Минем ләгънәтем төште.
Гомерең буе тамагыңа ризыкны җәфа чигеп табарсың.
18Туфрак сиңа тикән дә чүпүлән үстерер.
Син кыргый үлән ашап туенырсың.
19Яратылмыш туфрагыңа кире әйләнеп кайтканчыга кадәр,
син ашар икмәгеңне маңгай тирен түгеп табарсың.
Чөнки син үзең туфрак,
туфрактан яратылдың
һәм янә туфракка әверелерсең».
20Адәм хатынга Һава#3:20 Һава – яһүдчә «яшәү» мәгънәсендә. дип исем кушты, чөнки ул барлык адәм балаларының анасы иде.
21Раббы Алла, Адәм#3:21 «Яратылыш» текстында беренче ялгызлык исеме буларак «Һава» очрый. Шуңа күрә алга таба күпчелек тәрҗемәләрдә «адәм» сүзен дә ялгызлык исеме рәвешендә баш хәрефтән язу гадәткә кергән. белән хатыны Һава өчен тиредән киемнәр ясатып, аларны киемле итте. 22Аннары болай диде:
– Кеше, яхшылыкны һәм яманлыкны танып белеп, безнең арадан беребез кебек булды. Инде ул, тереклек агачыннан да җимеш сузылып алып һәм аны ашап, үлемсез булып китмәгәе.
23Шулай дип, Раббы Алла, Адәмгә үзе яратылган туфракны эшкәртү-игү хезмәтен йөкләп, аны Гадән бакчасыннан чыгарды. 24Аны куды; тереклек агачына юлны бикләү өчен, Гадән бакчасының көн чыгышы тарафына керубимнәр һәм әйләнмәле утлы кылыч куйды.
© Институт перевода Библии, 2015