Яратылыш 9

9
Аллаһының Нух белән төзегән килешүе
1Аллаһы Нухны һәм аның угылларын мөбарәк кылып әйтте:
– Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз! – диде. – 2Җирдәге хайваннар, күктәге кошлар, җир өстендә сөйрәлүче барлык хәшәрәтләр, диңгездәге балыклар – һәммәсе сездән куркып-калтырап торсыннар. Барысын да сезнең хөкемгә тапшырам. 3Җирдә хәрәкәт иткән һәрбер җанлы нәрсә, яшел чирәм кебек үк, сезнең өчен ризык булыр; аларның һәммәсен сезгә бирәм. 4Әмма канлы итне, ягъни җаны бар итне ашамагыз! 5Сезнең җаныгыз яшерелгән үз каныгыз түгелсә дә, гаеплене Мин җавапка тартачакмын. Һәр хайваннан хисап алачакмын. Кешенең җанына кул сузган һәр бәндәдән үч алачакмын. 6Кеше канын койган адәмнең үз каны да кеше кулыннан коелыр. Чөнки кешене Аллаһы Үз сурәтендә яратты. 7Үрчегез, ишәегез; җир йөзенә сибелеп, артканнан-арта барыгыз!
8Нухка һәм аның угылларына Аллаһы болай диде:
9-10– Менә, Мин сезнең белән һәм сездән соң туачак нәсел-нәсәбегез, шулай ук сезнең янда булган барлык җан ияләре – кошлар, терлекләр, кыргый хайваннар һәм көймәдән чыкканнарның барчасы белән килешү төзим. 11Минем бу килешүем буенча, моннан соң бернинди җан иясе дә туфан суларында һәлак булмаячак, җир йөзен суга батырган туфан бүтән беркайчан да кабатланмаячак.
12-13Аллаһы Үзенең сүзен дәвам итте:
– Минем белән сезнең арада, Минем белән сездән соңгы нәсел-нәсәбегез, һәрбер җан иясе арасында – Минем белән җир арасында төзелгән килешүемнең мәңгелек галәмәте итеп, Мин болыттан җиргә таба салават күпере сузам. 14Җир йөзенә яңгыр болыты җибәреп, болыттан җиргә таба салават күпере сузылуга, 15Мин сезнең белән, барлык җан ияләре белән ике арада төзелгән килешүемне хәтеремә төшерермен һәм терек дөньяны юк итәрдәй туфан сулары ташуына беркайчан да юл куймам. 16Болыттан җиргә таба сузылган салават күпере калкуга, Мин, аны күреп, җир йөзендәге барлык җан ияләре белән төзегән мәңгелек килешүемне хәтергә төшерәчәкмен.
17Аллаһы Нухка:
– Минем белән җир йөзендәге барлык терек җан ияләре арасында төзелгән килешүемнең галәмәте менә шулдыр, – диде.
Нухның угыллары
18Нухның көймәдән чыккан өч углының исемнәре Шем, Хам вә Яфет булып, Хам дигәне Кәнганга ата тиешле иде. 19Кешелек дөньясы, шушы өч угылдан яралып, бөтен җир өстенә таралган иде.
20Нух, җир эшкәртә башлап, әүвәл йөзем агачлары утыртты. 21Беркөнне, шәраб эчеп исергәч, ул үзенең чатырында шәп-шәрә килеш йокларга ятты. 22Хам, Кәнганның атасы, үз әтисенең шәп-шәрә йоклап ятуын күреп, чатырдан чыкты да моны ике туганына сөйләде. 23Шем белән Яфет, өс киеменнән нәрсәләрнедер иңбашларына салып, арт белән чигенә-чигенә чатыр эченә керделәр дә әтиләренең өстенә яптылар. Арт белән чигенеп кергәнлектән, алар Нухның шәрә икәнлеген күрмәделәр. 24-25Нух, шәрабтан айнып, йокысыннан уянгач, кече углының ни эшләгәнен белде дә әйтте:
«Ләгънәт төшсен Кәнганга,
колларның колы булсын кардәшләренә!»
26Аннары өстәде:
«Мөбарәк булсын Шемның Раббы Алласы,
Кәнган исә Шемга кол булсын!
27Аллаһы Яфетка киңлек бирсен;
Шемның чатырларында яшәсен,
Кәнган исә Яфетка кол булсын!»
28Туфаннан соң Нух тагын өч йөз дә илле ел яшәде. 29Нух барлыгы тугыз йөз дә илле ел яшәп вафат булды.

高亮显示

分享

复制

None

想要在所有设备上保存你的高亮显示吗? 注册或登录