YouVersion Logo
Search Icon

Лүк 7

7
Йөзбашының авыру хезмәтчесен савыктыру
1Халыкка җиткерәсе сүзләрен сөйләп бетергәннән соң, Гайсә Кәпәрнаумга килде.
2Бер йөзбашының бик ихтирам иткән хезмәтчесе, авырып китеп, үлем хәлендә ята икән. 3Гайсә турында ишеткәч, йөзбашы «Килеп, хезмәтчемне коткарсын иде» дигән үтенеч белән яһүдиләрнең өлкәннәрен Гайсә янына җибәрде. 4-5Гайсә янына килгәч, алар:
– Ул йөзбашы Синең ярдәмеңә лаек, чөнки безнең халыкны ярата. Гыйбадәтханәне дә безгә ул салдырды, – дип, чын күңелдән ялвардылар.
6Шуннан Гайсә алар белән китте. Йөзбашының өенә җитәргә аз гына калгач, йөзбашы, Гайсәгә шушы сүзләрне әйтергә дип, дусларын җибәрде:
– Мәшәкатьләнмә, Әфәндем! Сине үз йортымда кабул итәргә мин лаек түгелмен. 7Шуңа күрә Синең каршыңа барырга да үземне лаеклы дип санамадым. Син әйт кенә, һәм хезмәтчем савыгачак. 8Мин үзем дә буйсынудагы кешемен, үземнең дә кул астымда гаскәриләр бар. Аларның берәрсенә: «Кит», – дисәм, китә. Икенчесенә: «Кил», – дисәм, килә. Хезмәтчемә: «Моны эшлә», – дисәм, эшли.
9Бу сүзләрне ишетеп, Гайсә хәйран калды һәм, борылып, Үзе артыннан ияреп баручы халыкка:
– Мин сезгә шуны әйтәм: хәтта Исраилдә дә мондый ышануны күрмәгән идем, – диде.
10Гозер белән килүчеләр, әйләнеп кайтып, авыру хезмәтченең савыккан булуын күрделәр.
Тол хатынның үлгән углын терелтү
11Озак та үтмәстән Гайсә Наин дип аталган шәһәргә китте. Аның артыннан шәкертләре һәм бик күп халык ияреп барды. 12Гайсә шәһәр капкасына якынлашып килгәндә, шәһәрдән бер мәетне күтәреп чыгып баралар иде. Бер тол хатынның бердәнбер углы үлгән икән. Хатын белән бергә күп кенә кешеләр чыгып килә иде. 13Хаким Гайсә, хатынны күреп, бик кызганды.
– Елама, – диде Ул аңа.
14Аннары Гайсә, алар янына килеп, табутка кулын тидерде. Табутны күтәреп баручылар туктадылар, һәм Гайсә:
– Егет, сиңа әйтәм, тор! – диде.
15Үлгән егет торып утырды һәм сөйләшә башлады. Шулай итеп, Гайсә аны анасына кайтарып бирде. 16Барысы курка калдылар һәм Аллаһыны данладылар.
– Безнең арадан бөек Пәйгамбәр чыкты. Аллаһы Үз халкына ярдәмгә килде, – диделәр.
17Гайсә хакындагы хәбәр бөтен яһүдиләр иленә һәм әйләнә-тирәгә таралды.
Гайсәнең Яхъяга биргән җавабы
18-19Чумдыручы Яхъяның шәкертләре бу хәлләрнең барысы хакында остазларына сөйләделәр. Ул: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтикме?» – дип сорарга Хаким Гайсә янына ике шәкертен җибәрде. 20Гайсә янына килгәч, алар:
– Чумдыручы Яхъя Синнән: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтикме?» – дип сорарга җибәрде, – диделәр.
21Ул вакытта Гайсә күпләрне сырхаулардан, көчле авырулардан, явыз рухлардан савыктырган һәм күп сукырларны күзле иткән иде.
22Яхъяның хәбәрчеләренә Гайсә болай дип җавап бирде:
– Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сөйләгез: сукырлар янә күрә, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелә, фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә.
23Минем хакта кем шикләнми, шул бәхетле.
24Яхъяның хәбәрчеләре киткәч, Гайсә халыкка Яхъя хакында сөйли башлады:
– Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлә торган камышны карарга дипме? 25Нәрсә карарга бардыгыз инде сез? Купшы киемнәр кигән кешенеме? Ә бит кыйммәтле киемнәргә киенүчеләр һәм зиннәттә яшәүчеләр – патша сарайларында. 26Ул чакта нәрсә карарга бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе! Мин сезгә әйтәм, ул пәйгамбәрдән дә бөегрәк! 27Изге язмада:
«Менә, Мин алдыңнан
хәбәрчемне җибәрәм,
Синең алдыңнан ул юл әзерләр»#7:27 Карагыз: «Малахи», 3:1. , –
дип язылган сүзләр аның турында.
28Мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кыз тудырган кешеләр арасында Яхъядан бөегрәк берәү дә юк. Шуңа карамастан Аллаһы Патшалыгында иң кечесе дип хисапланучы да аңардан бөегрәк, – диде Гайсә.
29Бу сүзләрне ишеткән бар халык, хәтта салым җыючылар да Аллаһы юлын хак дип таныдылар, чөнки алар Яхъя янында суга чумдыру йоласын үтәгән иделәр. 30Ләкин фарисейлар һәм канун белгечләре, Аллаһы ихтыярына каршы килеп, Яхъя тарафыннан суга чумдырылырга теләмәделәр.
31– Бүгенге буынны кемгә тиңләп була, кемгә охшаган алар? – дип сүзен дәвам итте Гайсә. –
32«Без сезгә күңелле көйләр уйнадык,
ә сез биемәдегез.
Без кайгылы җырлар җырладык,
ә сез еламадыгыз», –
дип, базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларга охшый алар. 33Чумдыручы Яхъя килде; ул икмәк тә ашамый, шәраб та эчми. Ә сез: «Аңа җен кагылган», – дисез. 34Адәм Углы килде. Ул ашый да, эчә дә, ә сез: «Күрегезче, менә бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһлыларның дусты», – дисез.
35Ә Аллаһының Зирәклеге барлык балалары тарафыннан хак дип исбат ителә.
Гөнаһлы хатынның Гайсә аякларын майлавы
36Фарисейларның берсе Гайсәне ашка чакырды. Гайсә, фарисейның өенә кереп, табын янына утырды. 37Әлеге шәһәрдә яшәүче гөнаһлы бер хатын, Гайсәнең фарисей өендә ашап утыруын белеп, алебастр#7:37 Алебастр – савыт ясау өчен кулланыла торган йомшак таш. савытка салынган хуш исле май алды да шул йортка килде. 38Ул Гайсә артында елап басып торды, күз яшьләре Аның аякларын чылатты. Хатын, Гайсәнең аякларына тамган күз яшьләрен үзенең чәчләре белән сөртеп, Аның аякларын, үбә-үбә, хуш исле май белән майлады.
39Гайсәне ашка чакырган фарисей, моны күреп: «Әгәр Ул пәйгамбәр булса, Үзенә орынган хатынның кем икәнен белер иде. Ул бит – гөнаһлы хатын», – дип уйлады.
40Гайсә аңа:
– Шимун! Мин сиңа бер нәрсә әйтергә телим, – диде.
– Әйт, Остаз, – диде фарисей.
41– Әҗәткә биреп торган берәүгә ике кешенең бурычы бар икән: берсенеке – биш йөз динар#7:41 Динар – көмеш тәңкә. Эшченең бер көнлек хезмәт хакын тәшкил итә. , ә икенчесенеке – илле динар. 42Ләкин алар бурычларын түли алмаганга, ул икесен дә бәхилләгән. Ничек уйлыйсың, аларның кайсысы аны күбрәк яратыр?
43– Зуррак бурычы кичерелгәне, дип фараз кылам, – диде Шимун.
Гайсә аңа:
– Син дөрес уйлыйсың, – диде. 44Аннары, хатынга таба борылып, Шимунга болай диде:
– Бу хатынны күрәсеңме? Мин өеңә килдем, ә син аяк юарга су бирмәдең. Ә бу хатын аякларымны күз яшьләре белән чылатты, чәчләре белән сөртте. 45Син Мине үпмәдең, ә ул, Мин монда килгәннән бирле, аякларымны үбүдән туктамый. 46Син Минем башыма май сөртмәдең, ә ул аякларымны хуш исле май белән майлады#7:44-46 Яһүдиләр кунакларга аяк юарга су тәкъдим иткәннәр; гадәттә кешеләр яланаяк яки ачык аяк киеме киеп йөргәнгә күрә, аяклары бик тузанлана торган булган. Шулай ук хуҗа кеше кунакның битләреннән үпкән һәм аерата хөрмәтле кунакның башына хуш исле май сөрткән. . 47Мин әйтермен ни өчен икәнен: аның гөнаһлары күп иде, һәм алар кичерелде, шуңа күрә аның мәхәббәте зур. Ә кемгә аз кичерелә, ул аз ярата.
48Хатынга исә Гайсә:
– Гөнаһларың кичерелде, – диде.
49Табын янында утыручылар бер-берсе белән:
– Кем Ул? Ул хәтта гөнаһларны да кичерә! – дип гәпләштеләр.
50Гайсә исә хатынга:
– Ышануың сине коткарды, имин йөр, – диде.

Currently Selected:

Лүк 7: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in