Төшләрендә Һируд янына кире кайтмаска дип Аллаһыдан кисәтү алгач, алар башка юл белән үз илләренә кайтып киттеләр.
Алар китү белән, Раббы фәрештәсе Йосыфның төшенә кереп:
– Бала белән анасын ал да Мисырга кач. Мин сиңа әйткәнгә кадәр шунда кал, чөнки Һируд Баланы табып үтерергә ниятли, – диде.