1
Маттай 1:21
Инҗил
ИНҖ2025
Мәрьям Угыл тудырачак, һәм син Аңа Гайсә дип исем кушарсың, чөнки Ул Үз халкын гөнаһлардан коткарачак! – диде.
Paghambingin
I-explore Маттай 1:21
2
Маттай 1:22-23
Болар барысы да Раббының пәйгамбәр аша: «Менә, гыйффәтле кыз, авырга калып, угыл табачак, Аңа Иммануил дип исем кушарлар», – дип әйткән сүзләре гамәлгә ашсын өчен булды (бу исем «Аллаһы безнең белән» дигәнне аңлата).
I-explore Маттай 1:22-23
3
Маттай 1:20
Әмма шул турыда уйланып йөргәндә, төшендә аның янына Раббы фәрештәсе килеп: – Давытның нәсел варисы Йосыф! Мәрьямне хатынлыкка алырга курыкма. Карынында йөрткән баласы аның Изге Рухтан.
I-explore Маттай 1:20
4
Маттай 1:18-19
Гайсә Мәсихнең тууы менә болайдыр: Аның анасы Мәрьям Йосыфка ярәшелгән иде, әмма алар өйләнешкәнче Мәрьямнең Изге Рухтан балага узганы ачыкланды. Аның кияве Йосыф, тәкъва кеше буларак, Мәрьямне оятка калдырмас өчен ярәшүне яшертен генә өзәргә ниятләде.
I-explore Маттай 1:18-19
Home
Biblia
Mga Gabay
Mga Palabas