Маттай 1
1
Гайсәнең нәсел шәҗәрәсе
(Лүк 3:23-28)
1Ибраһим һәм Давыт нәселеннән булган Гайсә Мәсихнең шәҗәрәсе менә мондый:
2Ибраһим – Исхакның, Исхак – Ягъкубның, Ягъкуб – Яһүдәнең һәм аның агай-энеләренең, 3Яһүдә – Тамардан туган Перес һәм Зерахның, Перес – Хесронның, Хесрон – Рамның, 4Рам – Амминадабның, Амминадаб – Нахшонның, Нахшон – Салмонның, 5Салмон – Рәхәбтән туган Богазның, Богаз – Руттан туган Обиднең, Обид – Ишайның, 6Ишай исә Давыт патшаның әтисе иде.
Давыт – Уриянең хатыныннан туган Сөләйманның, 7Сөләйман – Рехабгамның, Рехабгам – Абиянең, Абия – Асаның, 8Аса – Еһошафатның, Еһошафат – Йорамның, Йорам – Уззиянең, 9Уззия – Иотамның, Иотам – Әхәзнең, Әхәз – Хизәкыйянең, 10Хизәкыйя – Менашшеның, Менашше – Амонның, Амон исә Йошиянең әтисе иде. 11Исраил халкы Бабилгә сөрелгән дәвердә Йошиянең углы Якөнья һәм аның агай-энеләре туды.
12Бабилгә сөрелгәннән соң Якөньянең углы Шеһалтиел туды. Шеһалтиел – Зеруббабелның, 13Зеруббабел – Абиһудның, Абиһуд – Эльякыймның, Эльякыйм – Аззурның, 14Аззур – Садыйкның, Садыйк – Ахимнең, Ахим – Элиудның, 15Элиуд – Элгазарның, Элгазар – Маттанның, Маттан – Ягъкубның, 16Ягъкуб исә Мәрьям ире Йосыфның әтисе иде. Мәрьямнән Мәсих дип аталган Гайсә туды.
17Шулай итеп, Ибраһимнан – Давытка кадәр, Давыттан – Бабилгә сөрелгән вакытка кадәр һәм Бабилгә сөрелгән вакыттан башлап Мәсих туганга кадәр ундүртәр буын булды.
Гайсәнең тууы
(Лүк 2:1-7)
18Гайсә Мәсихнең тууы менә болайдыр: Аның анасы Мәрьям Йосыфка ярәшелгән иде, әмма алар өйләнешкәнче Мәрьямнең Изге Рухтан балага узганы ачыкланды. 19Аның кияве Йосыф, тәкъва кеше буларак, Мәрьямне оятка калдырмас өчен ярәшүне яшертен генә өзәргә ниятләде. 20Әмма шул турыда уйланып йөргәндә, төшендә аның янына Раббы фәрештәсе килеп:
– Давытның нәсел варисы Йосыф! Мәрьямне хатынлыкка алырга курыкма. Карынында йөрткән баласы аның Изге Рухтан. 21Мәрьям Угыл тудырачак, һәм син Аңа Гайсә#1:21 Гайсә – яһүдчә «Ешуа»; бу исем «Раббы коткара» дигәнне аңлата. дип исем кушарсың, чөнки Ул Үз халкын гөнаһлардан коткарачак! – диде.
22-23Болар барысы да Раббының пәйгамбәр аша:
«Менә, гыйффәтле кыз, авырга калып, угыл табачак,
Аңа Иммануил дип исем кушарлар», –
дип әйткән сүзләре гамәлгә ашсын өчен булды (бу исем «Аллаһы безнең белән» дигәнне аңлата).
24Йосыф, йокысыннан уянгач, Раббы фәрештәсе кушканча эшләде – Мәрьямгә өйләнде. 25Әмма Мәрьямнең Углы туганчы, Йосыф аңа якынаймады. Балага ул Гайсә дип исем кушты.
Kasalukuyang Napili:
Маттай 1: ИНҖ2025
Haylayt
Ibahagi
Kopyahin

Gusto mo bang ma-save ang iyong mga hinaylayt sa lahat ng iyong device? Mag-sign up o mag-sign in
© Институт перевода Библии, 2025