1
Лүк 10:19
Изге Язма
Мин сезгә елан-чаяннарны һәм дошманның бар көчен салып таптарга кодрәт бирдем, сезгә һичнәрсә зыян китерә алмас.
موازنہ
تلاش Лүк 10:19
2
Лүк 10:41-42
Хаким Гайсә исә аңа: – Марта, Марта! Син күп нәрсә хакында кайгыртасың һәм ыгы-зыгы килеп йөрисең, ә бит бары бер генә нәрсә кирәк. Мәрьям исә үзе өчен яхшырак нәрсәне сайлады, һәм ул аңардан тартып алынмас, – дип җавап кайтарды.
تلاش Лүк 10:41-42
3
Лүк 10:27
Канун белгече: – «Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен көчең вә акылың белән ярат» һәм «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат», – диде.
تلاش Лүк 10:27
4
Лүк 10:2
Аларга Ул: – Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз; шуңа күрә Үзенең ашлыгын урып алу өчен эшчеләр җибәрсен дип, ашлыкның Хуҗасына ялварыгыз, – диде.
تلاش Лүк 10:2
5
Лүк 10:36-37
Сүзен йомгаклап, Гайсә: – Шушы өч кешенең кайсысы, синеңчә, юлбасарлар кулына эләккән кешенең якыны була? – дип сорады. – Аңа шәфкать күрсәткәне, – дип җавап бирде канун белгече. Шунда Гайсә аңа: – Бар, син дә шулай эшлә, – диде.
تلاش Лүк 10:36-37
6
Лүк 10:3
Барыгыз! Мин сезне, бәрәннәр сыман, бүреләр арасына җибәрәм.
تلاش Лүк 10:3
صفحہ اول
بائبل
مطالعاتی منصوبہ
Videos