1
Лүк 8:15
Изге Язма
Уңдырышлы җиргә төшкән орлык исә – сүзне ишетеп, ихластан һәм яхшы күңел белән шул сүзне тотучы кешеләр. Андыйлар, түземлелек күрсәтеп, җимеш бирәләр.
موازنہ
تلاش Лүк 8:15
2
Лүк 8:14
Күгән куаклары арасына төшкән орлыклар шундый адәмнәрне белдерә: алар сүзне ишетәләр, ләкин тормыш мәшәкатьләреннән, байлык-ләззәт артыннан куып бөгелеп төшәләр, һәм җимешләре өлгерми.
تلاش Лүк 8:14
3
Лүк 8:13
Ташлы туфракка төшкән орлык исә мондый кешеләрне белдерә: алар сүзне шатланып кабул итәләр, әмма тамырлары булмаганга, аларның ышанулары кыска вакытлы, һәм сынау вакыты җиткәндә, алар чигенәләр.
تلاش Лүк 8:13
4
Лүк 8:25
– Инануыгыз кайда сезнең? – дип сорады Гайсә шәкертләреннән. Куркуга калган шәкертләр, гаҗәпләнеп, бер-берсенә: – Кем соң Ул? Җилгә дә, суга да әмер бирә, һәм алар Аңа буйсыналар, – диештеләр.
تلاش Лүк 8:25
5
Лүк 8:12
Юл буена төшкән орлыклар шундый адәмнәрне белдерәдер: алар сүзне ишетәләр, әмма иблис килә дә, сүзне ишеткән кешеләр ышанып котылмасын өчен, алар күңелендәге сүзне алып китә.
تلاش Лүк 8:12
6
Лүк 8:17
Чөнки фаш ителми калган бер яшерен нәрсә дә, беленмичә, ачылмыйча калган бер сер дә юк.
تلاش Лүк 8:17
7
Лүк 8:47-48
Шулчак теге хатын, яшеренеп кала алмаячагын күреп, калтырана-калтырана Гайсә янына килде дә, Аның алдына егылып, ни өчен кагылуын һәм ничек итеп шундук савыгуын бөтен халык алдында сөйләп бирде. Гайсә аңа: – Кызым, сине ышануың савыктырды! Имин йөр, – диде.
تلاش Лүк 8:47-48
8
Лүк 8:24
Шәкертләре, янына килеп, Гайсәне уяттылар. – Остаз! Остаз! Батабыз! – дип кычкырды алар. Гайсә, торып, җилне дә, котырынган дулкыннарны да тыйды, һәм алар тынып калдылар, әйләнә-тирәдә тынлык урнашты.
تلاش Лүк 8:24
صفحہ اول
بائبل
مطالعاتی منصوبہ
Videos