Лүк 17
17
Гөнаһ, кичерү һәм иман
1Үзенең шәкертләренә Гайсә болай дип сөйләде:
– Гөнаһ кылыр өчен, сәбәпләр һаман туа торыр, әмма кешеләрне гөнаһка этәрүчегә – кайгы! 2Шушы кечкенәләрнең берәрсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташы асып, диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде. 3Кылган гамәлләрегезгә игътибарлы булыгыз. Туганың сиңа карата гөнаһ кылса, аны дусларча шелтәлә, ә инде гаебен танып үкенсә – кичер; 4сиңа карата көнгә җиде тапкыр гөнаһ кылып, гөнаһ кылган саен яныңа килеп: «Мин гаепле», – дисә, кичер аны.
5Хаким Гайсәгә рәсүлләр:
– Иманыбызны арттырсаң иде, – диделәр.
6Аларга җавап итеп, Ул болай диде:
– Сезнең горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булып, менә бу ефәк агачына: «Тамырың белән кубып, үзеңне диңгезгә күчереп утырт!», – дип әйтә калсагыз, ул сезне тыңлар иде. 7Җир сукалап яки көтү көтеп кырдан кайткан хезмәтчесенә сезнең кайсыгыз: «Әйдә, тизрәк ашарга утыр», – дип әйтер икән? 8Киресенчә: «Миңа кичке аш әзерлә дә, билеңне буып, мин ашап-эчкән вакытта хезмәт күрсәт; аннары үзең ашап-эчәрсең», – дип әйтмәссезме икән? 9Кушканны эшләгән хезмәтчегезгә рәхмәт әйтеп тормассыз бит. 10Шулай итеп, сез дә кушканның һәммәсен башкарганнан соң: «Без бары хезмәтчеләр генә, нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуны гына башкардык», – диегез.
Махаулы ун кешенең савыгуы
11Иерусалимгә барышлый Гайсә Самарея белән Гәлиләя чиге буйлап үтте. 12Бер авылга кергән вакытта, Аңа махаулы ун кеше очрады. Алар, бер читтә туктап калып:
13– Гайсә! Остаз! Кызган безне! – дип кычкырдылар.
14Аларны күрүгә, Ул:
– Барыгыз, руханиларга күренегез, – диде.
Тегеләр китеп бардылар һәм әле юлда чакта ук авыруларыннан арындылар. 15Арада берсе, үзенең савыгуын күреп, кире әйләнеп килде дә, кычкырып-кычкырып, Аллаһыга дан-шөһрәтләр яудырды; 16аннары, Гайсәнең аягына егылып, Аңа рәхмәт укыды. Әлеге кеше самареяле иде. 17Гайсә аңардан:
– Уныгыз да савыкмадымыни?! – дип сорады. – Калган тугызыгыз кайда соң? 18Аллаһыга рәхмәт белдерү өчен, читтән килгән шушы кешедән башка берсе дә кире әйләнеп кайтмадымыни?
19Шуннан Гайсә аңа:
– Тор һәм юлыңда бул. Ышануың савыктырды сине, – диде.
Аллаһы Патшалыгының килүе
20Фарисейлар Гайсәдән:
– Аллаһы Патшалыгы кайчан килер? – дип сорады.
Ул аларга:
– Аллаһы Патшалыгы күзгә күренеп килмәс. 21Беркем дә: «Менә ул монда» яки «Әнә тегендә», – дип әйтмәс. Чөнки Аллаһы Патшалыгы сезнең арада#17:21 …сезнең арада… – Грек телендәге төп нөсхәдә бу сүзләрне «сезнең эчегездә» дип тә аңларга мөмкин. , – дип җавап кайтарды.
22Шәкертләренә мөрәҗәгать итеп, Гайсә:
– Шундый вакыт килер, Адәм Углы көннәренең берсен генә булса да күрергә теләрсез, әмма күрә алмассыз, – диде. – 23Сезгә: «Кара, Ул анда» яки: «Кара, Ул монда», – дип әйтерләр, ләкин Аны күрергә дип, беркая да торып чапмагыз. 24Адәм Углының пәйда булуы күкнең бер читеннән икенче читенә кадәр ялтыраган яшен яктысы кебек булыр. 25Әмма аңарчы Ул күп газаплар чигәргә һәм бүгенге буын тарафыннан кире кагылырга тиеш.
26Нух заманында ничек булса#17:26 Карагыз: «Яратылыш», 6:5-7:1. , Адәм Углы килер алдыннан да шулай булыр. 27Ул вакытларда да кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр, кияүгә чыкканнар; Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай дәвам иткән. Шуннан туфан килгән һәм һәммәсен һәлак иткән. 28Лут заманында да шулай булган: кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, алыш-биреш иткәннәр, чәчкәннәр, төзегәннәр. 29Әмма Лут Сәдүм шәһәреннән чыккан көнне, күктән ут һәм күкерт яңгыры явып, аларның барысын һәлак иткән. 30Адәм Углы күренгән көнне дә шулай булачак! 31Ул көнне өй түбәсендә булган кеше, өендә әйберләре калган икән, аларны алырга өйгә кереп тормасын; кырда булган кеше дә өенә кайтмасын. 32Лут хатыны белән нәрсә булганны#17:32 Карагыз: «Яратылыш», 19:23-26. исегездән чыгармагыз! 33Җанын саклап калырга тырышкан адәм аны югалтыр; ә инде җанын югалткан адәм аны саклап калыр. 34Сезгә әйтәм: ул төнне бер түшәктә яткан ике кешенең берсе алыныр, ә икенчесен калдырырлар. 35Бергәләп ашлык тарткан ике хатынның берсе алыныр, ә икенчесен калдырырлар. [36]#17:36 Кайбер кулъязмаларда 36 нчы аять тә бар: «Кырда булган ике кешенең берсе алыныр, ә икенчесен калдырырлар». 37Аның бу сүзләренә каршы шәкертләре:
– Хакимебез, бу хәл кайда булыр? – диделәр.
Ул исә аларга:
– Үләксә кайда булса, үләксә кошлары да шунда җыелыр, – дип җавап бирде.
موجودہ انتخاب:
Лүк 17: TtrBBL
سرخی
شئیر
کاپی
کیا آپ جاہتے ہیں کہ آپ کی سرکیاں آپ کی devices پر محفوظ ہوں؟ Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: