Лүк 22
22
Гайсәне үтерү нияте
1Котылу бәйрәме, икенче төрле әйткәндә, Төче күмәч бәйрәме якынлашып килгән көннәр иде. 2Баш руханилар һәм канун белгечләре, халыктан курыкканга күрә, яшертен генә Гайсәдән котылу әмәлен эзләделәр.
3Шунда унике шәкертнең берсенә – Искариот кушаматлы Яһүдәнең эченә шайтан керде, 4һәм ул, баш руханилар вә Аллаһы йортының каравыл башлыклары янына барып, Гайсәне алар кулына тапшыру хакында сөйләште. 5Тегеләр, бу хәлгә бик шатланып, аңа акча бирергә булдылар. 6Яһүдә аларның тәкъдиме белән ризалашты һәм халыкка сиздермичә Гайсәне алар кулына тапшыру өчен, җай чыкканны көтеп йөри башлады.
Котылу бәйрәме хөрмәтенә табын әзерләү
7Төче күмәч бәйрәме (Котылу бәйрәме) хөрмәтенә бәрән чала торган көн җитте. 8Гайсә:
– Барыгыз, безгә Котылу бәйрәме хөрмәтенә табын әзерләгез, – дип, Петер белән Яхъяга йомыш йөкләде.
9– Кайда әзерләвебезне телисең? – дип сорады алар Аңардан.
10– Шәһәргә аяк басуга, сезгә су чүлмәге күтәргән бер кеше очрар, – дип җавап кайтарды Гайсә. – Аның артыннан барыгыз да, ул кергән өйгә кереп, 11йорт хуҗасына: «Остазыбыз синнән: „Котылу бәйрәме ашын шәкертләрем белән кайсы бүлмәдә ашыйк?“ – дип сорый», – дип әйтегез. 12Ул сезгә өске каттагы җыештырылган зур бүлмәне күрсәтер, шунда әзерләгез.
Гайсәнең Котылу бәйрәме ризыгын соңгы тапкыр ашавы
13Шәкертләр киттеләр, һәм бар нәрсә Гайсә әйткәнчә булып чыкты; бәйрәм табынын алар шунда әзерләделәр. 14Аш вакыты җиткәч, Гайсә рәсүлләр белән бергә табын янына утырды.
15– Газапларга дучар ителгәнче, Котылу бәйрәме табынында сезнең белән утырып ашарга шундый теләгән идем! – диде аларга Гайсә. – 16Сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгында Котылу бәйрәменең чын мәгънәсе ачыкланганчы, Мин инде бәйрәм ашы ашамаячакмын.
17Ул касәне алды да шөкрана кылганнан соң аларга сузып:
– Алыгыз, үзара бүлешеп эчегез, – диде. – 18Сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгы килмичә, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен.
19Аннары Гайсә икмәк алды да шөкрана кылып сындырды һәм:
– Бу сезнең хакка бирелә торган тәнемдер. Мине искә алу өчен, шулай эшләгез, – дигән сүзләр белән шәкертләренә бирде.
20Аштан соң Гайсә янә касәне алып:
– Менә бу касә сезнең хакка түгелә торган каным белән расланган яңа килешүдер, – диде. – 21Әмма Миңа хыянәт итүченең кулы Минем кулым белән бергә шушы өстәлдәдер. 22Хәер, алдан ничек билгеләнгән булса, Адәм Углы шул юл белән бара; ләкин Аңа хыянәт итүчегә ни кайгы!
23Шәкертләре:
– Безнең арада кайсыбыз мондый гамәл кылыр икән? – дип, бер-берсеннән сораша башладылар.
Иң бөеге кем?
24Шуннан алар, арада кайсыбыз бөегрәк саналырга тиеш, дип бәхәсләшергә тотындылар. 25Гайсә исә аларга болай диде:
– Патшалар халык өстеннән хакимлек итәләр, һәм әлеге идарә итүчеләр «яхшылык кылучылар» дип аталалар. 26Сездә исә алай булмасын: иң олы дип саналганы – кече, башлык булганы хезмәтче кебек булсын. 27Чөнки кем олырак: өстәл янында утыручымы әллә аңа хезмәт итүчеме? Өстәл янында утыручы түгелме соң? Ә менә сезнең арада Мин хезмәт итүче кебек!
28Мин узган барлык сынауларда сез һәрчак янәшәмдә булдыгыз. 29Шул сәбәпле, Атам Миңа ышанып тапшырган кебек, Мин дә сезгә патшалык итү хокукын тапшырам. 30Сез Минем Патшалыгымдагы табында ашаячаксыз, эчәчәксез һәм, Исраилнең унике ыругы белән идарә итәр өчен, тәхетләрдә утырачаксыз.
Петернең ваз кичәсен Гайсәнең алдан әйтүе
31Гайсә шунда Петергә:
– Шимун, Шимун! Менә шайтан сезне бодай җилгәргән кебек җилгәрергә рөхсәт алды, – диде. – 32Әмма син иманыңны югалтмасын дип, Мин синең өчен дога кылдым; син кабат Миңа әйләнеп кайткач, имандашларыңны ныгыт.
33Петер Аңа:
– Хакимем! Мин Синең белән зинданга да, үлемгә дә барырга әзермен, – дип җавап кайтарды.
34Әмма Гайсә аңа:
– Петер, сиңа әйтәм: бүген әтәч кычкырып бетергәнче, Минем белән таныш булуыңны син өч тапкыр инкяр итәчәксең, – диде.
35Аннары шәкертләреннән:
– Мин сезне янчыксыз, биштәрсез, башмаксыз килеш юлга озаткан чакта, сезнең берәр нәрсәгә ихтыяҗыгыз булдымы? – дип сорады.
– Һичбер нәрсәгә булмады, – дип җавап бирде тегеләр.
36– Әмма хәзер, – диде Гайсә аларга, – янчыгы булганы аны үзе белән алсын, биштәрен дә алсын; ә янчыгы булмаганы өс киемен сатсын да кылыч сатып алсын. 37Чөнки сезгә әйтәм, Изге язмадагы «Ул җинаятьчеләр исәбенә кертелде»#22:37 Карагыз: «Ишагыйя», 53:12. дигән сүзләр Минем тормышта урын алырга тиеш. Минем хакта язылганнар тормышка ашу алдында.
38Шәкертләре Аңа:
– Хакимебез! Менә безнең ике кылычыбыз бар, – диде.
Ул исә аларга:
– Бу турыда җитте! – диде.
Гайсәнең Зәйтүн тавында дога кылуы
39Гайсә, өеннән чыгып, гадәтенчә Зәйтүн тавына юнәлде; Аның артыннан шәкертләре дә иярде. 40Барып җиткәч, Ул аларга:
– Вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз, – диде.
41Үзе алардан таш атар арага читкәрәк китте дә, тезләнеп, дога кылырга тотынды:
42– И-и Атам! Син ихтыяр кылып, бу газаплар касәсе Мине читләтеп үтсә иде. Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын.
[43Шулвакыт Аның янына күктән бер фәрештә иңеп, Аңа ныклык бирде. 44Күңеле газапланганга, Ул аеруча тырышып дога кылды; Аңардан, җиргә тамган кан тамчылары кебек, тир акты.]#22:43-44 Кайбер кулъязмаларда 43-44 нче аятьләр дә бар. 45Догасын тәмамлаганнан соң, Ул шәкертләре янына килде һәм аларның кайгыдан талчыгып йоклап ятуларын күрде.
46– Нигә йоклап ятасыз сез? – диде Ул. – Торыгыз һәм, вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз.
Гайсәне кулга алу
47Ул әле әйтеп тә бетермәде, алар янына бер төркем кеше килеп җитте, иң алдан унике шәкертнең берсе – Яһүдә исемлесе атлый иде. Ул, үпмәкче булып, Гайсә янына килде. 48Гайсә исә аңа:
– Яһүдә! Син, үбеп, Адәм Углына хыянәт кыласыңмы? – диде.
49Гайсә янындагы шәкертләр, эшнең кая таба барганын чамалап, Аңа:
– Хакимебез! Бәлки безгә кылычларыбызны эшкә җигәргәдер? – диделәр.
50Аларның берсе, олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзде.
51– Туктагыз! Җитәр! – диде шунда Гайсә һәм, хезмәтченең колагына кулын тидереп, аны савыктырды. 52Үзен кулга алырга килгән баш руханиларга, Аллаһы йортының каравыл башлыкларына һәм өлкәннәргә исә Гайсә:
– Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! – диде. – 53Мин һәр көнне сезнең белән Аллаһы йортында булдым, һәм сез Миңа кул күтәрмәдегез; ә хәзер – сезнең заман, караңгылык хакимлек иткән чор!
Петернең Гайсәдән ваз кичүе
54Шуннан алар Гайсәне, тотып алып, олуг рухани өенә алып керделәр. Петер исә, арттарак калып, аларга иярде. 55Ишегалды уртасында учак яктылар. Башкалар белән бергә Петер дә учак янына килеп утырды. 56Бер хезмәтче кыз, аның учак янында утыруын күреп, текәлеп карады да:
– Менә бу да Аның белән иде, – диде.
57Әмма Петер:
– Юк, сеңлем, мин Аны белмим, – дип, Гайсәдән ваз кичте.
58Бераздан аны икенче берәү, күреп:
– Син дә аларның берсе, – диде.
Ләкин Петер ул кешегә:
– Юк, дус кеше! – дип, җавап кайтарды.
59Берәр сәгатьтән тагын берсе:
– Дөрестән дә, бу да Аның белән иде, ул да – Гәлиләя кешесе бит, – дип, катгый рәвештә раслады.
60Әмма Петер әлеге кешегә:
– Синең нәрсә турында сөйләвеңне аңламыйм, – диде.
Ул шушы сүзләрне әйтүгә, әтәч кычкырды. 61Шулвакыт Хаким Гайсә, борылып, Петергә карады; һәм Петер Аның «Бүген син, әтәч кычкырганчы, Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең» дигән сүзләрен исенә төшерде; 62ул, урам якка чыгып, ачы күз яшьләре түкте.
63Гайсәне саклаучылар Аны мыскыл итәргә, кыйнарга тотындылар. 64Алар, Гайсәнең күзен каплап, Аңардан:
– Пәйгамбәрлегеңне күрсәт әле: Сиңа кем сукты? – дип сорадылар.
65Моңардан башка да Аны хурлый торган күп сүзләр әйттеләр. 66Таң аткач, халык өлкәннәре, баш руханилар һәм канун белгечләре Югары киңәшмәгә җыелдылар һәм, Гайсәне җыелыш алдына китереп бастырып, 67Аңардан:
– Җавап бир: Син Мәсихме? – дип сорадылар.
Ул аларга:
– Әйтсәм – ышанмассыз, 68әгәр сезгә сорау бирсәм, җавап кайтармассыз. 69Әмма шушы вакыттан башлап, Адәм Углы Кодрәт Иясенең уң ягында утырыр, – диде.
70Шунда һәммәсе:
– Димәк, Син Аллаһы Углы буласың инде? – дип сорады.
– Сез шулай дип әйтәсез ич, – дип җавап бирде Ул.
71– Безгә тагын нинди шаһитлык кирәк? – диде алар. – Үз авызы белән әйткәнне ишетеп тордык бит!
موجودہ انتخاب:
Лүк 22: TtrBBL
سرخی
شئیر
کاپی
کیا آپ جاہتے ہیں کہ آپ کی سرکیاں آپ کی devices پر محفوظ ہوں؟ Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015