Лүк 3:4-6

Лүк 3:4-6 TTRBBL

Ишагыйя пәйгамбәр китабында бу хакта болай дип язылган: «Чүлдә әнә бер аваз яңгырый: „Раббыга юл әзерләгез: Аның барыр сукмакларын турайтыгыз, һәрбер чокыр тигезләнсен, таулар һәм калку урыннар түбәнәйсен, бормалы юллар турылансын, сикәлтәләр тигезләнсен – шул чагында барча кешеләр Аллаһының коткаруын күрерләр“».