Лүк 4:5-8
Лүк 4:5-8 TTRBBL
Шуннан соң иблис Гайсәне югарыга алып менде һәм мизгел эчендә Аңа галәмдәге барлык патшалыкларны күрсәтте. – Шушы патшалыкларның барысы өстеннән хакимлекне һәм аларның данын сиңа тапшырам, – диде Аңа иблис, – чөнки аларның барысы миңа бирелгән, һәм мин аларны кемгә теләсәм, шуңа бирә алам. Шулай итеп, миңа табынсаң, барысы да Синеке булыр. Моңа каршы Гайсә болай дип җавап бирде: – Изге язмада: «Раббы Аллаңа табын, Аңа гына хезмәт ит», – дип әйтелгән.