YouVersion Logo
تلاش

Лүк 4

4
Гайсәнең иблис тарафыннан вәсвәсәгә салынуы
1Изге Рух белән сугарылган Гайсә Үрдүн буеннан чүлгә китте, һәм Рух Аны чүл буйлап йөртте. 2Гайсә, чүлдә кырык көн булып, иблис тарафыннан вәсвәсәгә салынды. Ул бернәрсә ашамады һәм соңгы көннәрендә бик ачыкты. 3Шунда иблис Аңа:
– Әгәр син Аллаһы Углы булсаң, бу ташка боер, икмәккә әйләнсен! – диде.
4Гайсә аңа болай дип җавап бирде:
Изге язмада: «Кеше икмәк белән генә яшәми»#4:4 Карагыз: «Канун», 8:3. , – дип әйтелгән.
5Шуннан соң иблис Гайсәне югарыга алып менде һәм мизгел эчендә Аңа галәмдәге барлык патшалыкларны күрсәтте.
6– Шушы патшалыкларның барысы өстеннән хакимлекне һәм аларның данын сиңа тапшырам, – диде Аңа иблис, – чөнки аларның барысы миңа бирелгән, һәм мин аларны кемгә теләсәм, шуңа бирә алам. 7Шулай итеп, миңа табынсаң, барысы да Синеке булыр.
8Моңа каршы Гайсә болай дип җавап бирде:
– Изге язмада: «Раббы Аллаңа табын, Аңа гына хезмәт ит»#4:8 Карагыз: «Канун», 6:13. , – дип әйтелгән.
9Шуннан соң иблис Гайсәне Иерусалимгә алып китте. Ул Аны Аллаһы йортының иң биек урынына китереп бастырды да:
– Әгәр Син Аллаһы Углы булсаң, шушы урыннан түбәнгә ташлан. 10Изге язмада:
«Ул Үзенең фәрештәләренә
Синең хакта кайгыртырга әмер бирер.
11Алар Сине кулларына күтәреп алырлар,
аякларың ташка абынмас»#4:11 Карагыз: «Зәбур», 90:11-12. , –
дип язылган бит, – диде.
12Гайсә аңа җавап бирде:
– Изге язмада: «Раббы Аллаңны сынама»#4:12 Карагыз: «Канун», 6:16. , – дип язылган.
13Иблис исә, барча вәсвәсәләрен тәмамлаганнан соң, икенче бер уңайлы вакытка кадәр Аның яныннан китте.
14Рухның кодрәте белән сугарылган Гайсә Гәлиләягә кайтты. Аның хакындагы хәбәр бөтен тирә-якка таралды. 15Ул гыйбадәтханәләрдә халыкка гыйлем бирде, һәм барысы Аңа дан-мактау яудырды.
Гайсәнең Насарада инкяр ителүе
16Гайсә Үзе үскән шәһәргә – Насарага килде һәм, гадәттәгечә, шимбә көнне гыйбадәтханәгә керде. Изге язманы укырга дип урыныннан торгач, 17Аңа Ишагыйя пәйгамбәрнең язмасын бирделәр. Гайсә, кулъязма төргәген ачып, мондый сүзләр язылган урынны тапты:
18-19«Раббының Рухы Минем өстә,
чөнки Ул Мине, майлап, махсус эшкә сайлады.
Ул Мине фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр җиткерергә,
әсирләргә: Котылырсыз!», сукырларга: Күзегез ачылыр!» – дип белдерер,
җәберләнгәннәрне – иреккә чыгарыр,
Раббының шәфкать күрсәтү елы җиткәнне хәбәр итәр өчен җибәрде»#4:18-19 Карагыз: «Ишагыйя», 61:1-2. .
20Гайсә төргәкне, җыеп, хезмәтчегә кайтарып бирде дә урынына утырды. Гыйбадәтханәдәгеләрнең күзләре Аңа текәлгән иде.
21Ул аларга:
– Бүген, сез Язманы тыңлаганда, бу сүзләр тормышка ашты, – диде.
22Барысы да Гайсәне мактадылар һәм Аның мәрхәмәт тулы сүзләренә таң калып:
– Йосыф углы түгелме соң бу? – диештеләр.
23Гайсә аларга:
– Сез Миңа, әлбәттә, «Табиб! Башта үзеңне дәвала» дигән мәкальне әйтерсез. Сез: «Кәпәрнаумда кылган эшләреңне ишеттек. Монда, Үз шәһәреңдә дә шуларны кабатла», – диярсез. 24Хак сүз әйтәм сезгә: бер пәйгамбәрне дә үз илендә теләп кабул итмиләр, – диде. – 25Бу чынлап та шулай: Ильяс пәйгамбәр заманында, өч ел ярымга күкләр ябылып, яңгыр яумады, һәм бөтен Исраил илендә зур ачлык булды. Исраилдә тол хатыннар күбәйде, 26ләкин Ильяс аларның берсе янына да түгел, ә Сидун җирендәге Сарепат шәһәрендә яшәүче бер тол хатын янына җибәрелде. 27Шулай ук Элиша пәйгамбәр заманында да Исраилдә махаулылар#4:27 Махау чире – йогышлы тире авыруы. күп иде, әмма сүрияле Нагаманнан башка бер генә махаулы да тазарынмады#4:27 Карагыз: «IV Патшалар», 5:1-14. .
28Бу сүзләрне ишеткәч, гыйбадәтханәдәге халыкның бик нык ачуы чыкты. 29Алар урыннарыннан тордылар да Гайсәне шәһәрдән көчләп алып чыктылар һәм, кыядан төртеп төшерергә уйлап, шәһәр салынган тауның читенә китереп бастырдылар. 30Әмма Гайсә халык төркемен ерып узып китеп барды.
Гайсәнең җенне куып чыгаруы
31Шуннан Гайсә Гәлиләя җирендәге Кәпәрнаум шәһәренә килде һәм шимбә көнне халыкка гыйлем бирде. 32Гайсә сөйләгәннәргә барысы да хәйран калды, чөнки Ул хакимлеккә ия булган кеше сыман өйрәтте. 33Гыйбадәтханәдә җен кагылган бер адәм бар иде. Әнә шул адәм кинәт кенә:
34– Ә-ә, насаралы Гайсә, Сиңа бездән нәрсә кирәк?! Син безне һәлак итәр өчен килдеңме? Синең Кем икәнеңне беләм мин. Син – Аллаһының Изгесе, – дип бар көченә кычкырып җибәрде.
35– Шым бул! Чык аңардан! – дип боерды Гайсә җенгә.
Җен исә, бар халык алдында теге кешене егып ташлап, һичбер зыян китермичә аңардан чыгып китте. 36Барысы, таң калып:
– Бу нинди сүзләр икән? Явыз рухларга Ул көч вә кодрәт белән боерык бирә, һәм тегеләр чыгып китәләр, – диештеләр.
37Аның хакында хәбәр бөтен тирә-якка таралды.
Шимун кайнанасының савыгуы
38Гайсә гыйбадәтханәдән Шимун өенә китте. Шимунның кайнанасы, бик нык кызышып, авырып ята икән. Гайсәнең аңа ярдәм итүен үтенделәр. 39Ул, хатын янына килеп, аңа таба иелде дә, әмер биреп, хатынның кызышуын туктатты. Шимунның кайнанасы шундук торып басты һәм аларга табын әзерли башлады.
Гайсәнең күпләрне савыктыруы
40Төрле авырулардан газап чигүчеләрнең барысын да якыннары кояш баеган вакытта Гайсә янына алып килделәр. Ул, хаста кешеләрнең һәрберсенә куллары белән орынып, аларны савыктырды. 41Шулай ук байтак кешедән: «Син – Аллаһы Углы», – дип кычкыра-кычкыра җеннәр дә чыкты. Әмма Гайсә җеннәрне сөйләүдән тыйды, чөнки алар Аның Мәсих икәнлеген белә иде.
42Көн тууга Гайсә, өйдән чыгып, аулак урынга китте. Халык Аны эзләргә тотынды, тапкач исә, үз янында тоткарлап калырга тырышты.
43Ләкин Ул аларга:
– Мин башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне җиткерергә тиешмен, чөнки Мин шуның өчен җибәрелдем, – диде.
44Шулай итеп, Ул Яһүдия җирендәге гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сөйләп йөрүен дәвам итте.

موجودہ انتخاب:

Лүк 4: TtrBBL

سرخی

شئیر

کاپی

None

کیا آپ جاہتے ہیں کہ آپ کی سرکیاں آپ کی devices پر محفوظ ہوں؟ Sign up or sign in