Лүк 7:7-9

Лүк 7:7-9 TTRBBL

Шуңа күрә Синең каршыңа барырга да үземне лаеклы дип санамадым. Син әйт кенә, һәм хезмәтчем савыгачак. Мин үзем дә буйсынудагы кешемен, үземнең дә кул астымда гаскәриләр бар. Аларның берәрсенә: «Кит», – дисәм, китә. Икенчесенә: «Кил», – дисәм, килә. Хезмәтчемә: «Моны эшлә», – дисәм, эшли. Бу сүзләрне ишетеп, Гайсә хәйран калды һәм, борылып, Үзе артыннан ияреп баручы халыкка: – Мин сезгә шуны әйтәм: хәтта Исраилдә дә мондый ышануны күрмәгән идем, – диде.