Лүк 9
9
Гайсәнең унике шәкертне хезмәткә җибәрүе
1Үзенең унике шәкертен чакырып китереп, Гайсә аларга, кешеләрдән җеннәрне куып чыгарыр һәм авырулардан савыктырыр өчен, көч вә кодрәт бирде. 2-3Шуннан Ул аларны, Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләр һәм авыру кешеләрне савыктырыр өчен, юлга озатып:
– Юлга бернәрсә дә: юл таягы да, биштәр дә, акча да, алмаш күлмәк тә алмагыз, – диде. – 4Кайсы йортка керсәгез, әлеге шәһәрдән киткәнче шул йортта калыгыз. 5Әгәр кайда да булса сезне кабул итмәсәләр, ул шәһәрдән киткәндә, аларга каршы шаһитлык билгесе итеп, аягыгыздан тузанны кагып төшерегез.
6Шәкертләр юлга чыктылар һәм, авылдан-авылга йөреп, барган һәр җирдә Яхшы хәбәр турында сөйләделәр, авыруларны савыктырдылар.
Һирудның аптырашка калуы
7Идарәче Һируд боларның барысы турында ишетеп аптырашка калды. Чөнки Гайсә турында берәүләр: «Бу – Яхъя, ул үледән терелеп торган», 8икенчеләр: «Җиргә Ильяс килгән», башкалар исә: «Борынгы пәйгамбәрләрнең берсе үледән терелгән», – дип әйтә иде. 9Ә Һируд:
– Яхъяның башын мин үзем кистердем, ә Монысы кем соң: миңа Аның турында шундый нәрсәләр ишеттерәләр! – диде.
Һирудның бик тә Аны күрәсе килде.
Биш мең кешене ашату
10Әйләнеп кайткач, башкарган эшләре турында рәсүлләр Гайсәгә сөйләп бирделәр. Шәкертләре белән ялгызы гына калыр өчен, Ул аларны Бәйт-Сайда дигән шәһәргә алып китте. 11Ләкин Гайсәнең кая киткәнен белеп, халык Аның артыннан иярде. Гайсә аларны теләп кабул итте, аларга Аллаһы Патшалыгы турында сөйләде һәм дәвалауга мохтаҗларны терелтте. 12Көн кичкә авыша башлады. Унике шәкерт, Гайсә янына килеп:
– Зинһар, халыкны тарат, якын-тирәдәге авыл-салаларга барып, үзләренә кунар урын эзләсеннәр. Кешесез урын бит бу, – диде. 13Ә Гайсә:
– Үзегез ашатыгыз аларны, – дип җавап кайтарды.
– Безнең биш икмәк белән ике балыктан башка һичнәрсәбез юк. Биредәге кешеләрнең һәммәсенә ризыкны без сатып алыйкмы? – диде шәкертләр.
14Ә анда биш мең чамасы кеше бар иде. Шәкертләренә Гайсә:
– Халыкны төркемнәргә бүлеп, якынча иллешәр кеше итеп утыртыгыз, – диде.
15Шәкертләр шулай эшләделәр, барысын да утырттылар. 16Шуннан Гайсә биш икмәкне һәм ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды һәм, ризыкларны сындыргалап халыкка өләшер өчен, шәкертләренә бирде. 17Барысы да туйганчы ашаганнан соң, әле тагын унике кәрзин сынык-санак җыелды.
Кем ул Гайсә?
18Бервакыт Гайсә ялгызы гына дога кылганда, шәкертләре Аның янында иделәр, һәм Ул аларга:
– Халык Мине кем дип белә? – дигән сорау бирде.
19Алар Аңа:
– Берәүләр Сине – Чумдыручы Яхъя, икенчеләр – Ильяс, кайберәүләр исә үледән терелгән борынгы пәйгамбәрләрнең берсе дип исәпли, – диделәр.
20Аннары Гайсә алардан:
– Ә сез, сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады.
Петер Аңа:
– Син – Аллаһының Мәсихе, – дип җавап бирде.
21Гайсә исә, бу хакта һичкемгә әйтмәгез, дип шәкертләрен катгый кисәтеп куйды. 22Ул:
– Адәм Углына күп газаплар чигәргә туры килер, өлкәннәр, баш руханилар һәм канун белгечләре Аны читкә тибәрерләр. Аны үтерерләр, әмма өч көннән Ул терелеп торыр, – диде.
Кеше үзеннән баш тартсын
23Аннары Гайсә аларның барысына да болай диде:
– Минем арттан барырга теләгән кеше үзеннән баш тартсын да, хачын күтәреп, көн дә Миңа ияреп йөрсен. 24Чөнки җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә җанын Минем хакка югалткан кеше аны саклап калыр. 25Үзен югалта яки харап итә икән, бөтен дөньяны яулаудан кешегә ни файда? 26Кем Миннән һәм сүзләремнән гарьләнә икән, Үзенең балкып торган шөһрәте яктысында, Атаның һәм изге фәрештәләрнең даны белән килгән вакытта, Адәм Углы да ул кешедән гарьләнер. 27Хак сүз әйтәм сезгә: шушында басып торучыларның кайберләре Аллаһы Патшалыгын күрмичә дөнья куймаячак.
Гайсәнең кыяфәте үзгәрү
28Шушы сүзләрне сөйләгәннән соң сигез көн чамасы үткәч, Петерне, Яхъяны һәм Ягъкубны Үзе белән алып, Гайсә дога кылырга дип тауга күтәрелде. 29Дога кылган чакта, Аның йөзе кинәт үзгәреп китте, киеме ялтырап торган ак төскә керде. 30-31Шулвакыт ике кеше, балкып торган шөһрәттә пәйда булып, Аның белән сөйләшә башлады. Алар – Муса белән Ильяс – Гайсәнең дөньядан китүе һәм Аның бу эшне Иерусалимдә гамәлгә ашырырга тиешлеге хакында сөйләштеләр. 32Петерне һәм аның белән килгән шәкертләрне йокы баскан иде. Алар, уянып китеп, Гайсәнең балкып торган шөһрәтен һәм Аның янындагы ике кешене күрделәр. 33Әлеге кешеләр Гайсә яныннан киткән вакытта, Петер Гайсәгә:
– Остаз! Безнең монда булуыбыз ничек яхшы! Әйдәгез, өч чатыр корыйк, берсен Сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска, – диде.
Ул нәрсә әйткәнен үзе дә белми иде. 34Петер шулай дип сөйләп торган арада, бер болыт, пәйда булып, аларны каплап алды. Болыт эчендә калгач, шәкертләр бик курыктылар. 35Шулвакыт болыт эченнән:
– Бу – Минем Углым, Мин Аны Үзем сайлап алдым. Аны тыңлагыз! – дигән өн килеп иреште.
36Тавыш тынуга, шәкертләр Гайсәнең ялгызын гына күрделәр. Күргәннәре хакында алар ул көннәрдә беркемгә бернәрсә сөйләмәделәр.
Гайсәнең җен орган малайны савыктыруы
37Икенче көнне таудан төшүгә, Гайсәне бик күп халык каршылады. 38Шунда халык арасыннан берәү:
– Остаз! Ялварып сорыйм Синнән, минем углымны килеп кара, зинһар. Ул – минем бердәнбер балам, – дип кычкырды. – 39Явыз рух аңа һөҗүм итә: бала кинәт кычкыра башлый, аның тәне тартыша, авызыннан күбек килә. Явыз рух аны тәмам интектереп бетермичә китми! 40Шәкертләреңнән аны куып чыгарырга үтенгән идем дә, булдыра алмадылар.
41– Әй имансыз һәм бозык буын! Миңа сезнең белән күпме булырга, сезгә күпме түзеп торырга? – диде Гайсә. – Углыңны алып кил!
42Малай Аңа таба юнәлүгә, җен аны җиргә егып салды, һәм малай тартыша башлады. Әмма Гайсә явыз рухны тыйды һәм, баланы савыктырып, атасы кулына тапшырды.
43Аллаһының бөеклеген күреп, барысы таң калды.
Үзенең китүе хакында Гайсәнең алдан әйтеп куюы
Халык Гайсә кылган эшләргә гаҗәпләнеп торган арада, шәкертләренә Ул:
44– Әлеге сүзләрне хәтерегезгә салып куегыз: Адәм Углын кешеләр кулына тотып бирәчәкләр, – диде.
45Ләкин шәкертләре Аны аңламадылар. Бу сүзләрнең мәгънәсе аларга яшерен иде, шуңа күрә төшенмәделәр. Ә Гайсәдән сорарга курыктылар.
Кем бөегрәк?
46Шәкертләр, безнең арада кем бөегрәк, дип бәхәсләшә башладылар. 47Гайсә, аларның уйларын белеп, бер баланы күтәреп алды да Үз янына бастырды һәм:
48– Шушы баланы Минем хакка күңеле белән кабул иткән кеше Мине кабул итә дигән сүз, – диде Ул шәкертләренә. – Ә Мине кабул иткән кеше, димәк, Мине җибәргән Затны кабул итә. Арагызда иң кечкенәсе – чын мәгънәсендә бөек кеше.
Сезгә каршы булмаган кеше – сезнең яклы
49Шунда Яхъя:
– Остаз! Бер кешенең, Синең исемне әйтеп, җеннәрне куып чыгаруын күрдек; безнең белән йөрмәгәнгә, без аны бу эшеннән тыйдык.
50Гайсә аңа:
– Тыймагыз аны. Сезгә каршы булмаган кеше – сезнең яклы, – диде.
Гайсәне инкяр итү
51Күкләргә алыныр вакыты якынлашкач, Гайсә Иерусалимгә барырга җыенып юлга чыкты. 52Ул Үзе алдыннан хәбәрчеләрен җибәрде. Алар, Гайсә килүгә бар нәрсәне әзерләп кую өчен, Самарея җирендәге бер авылга керделәр. 53Әмма Гайсә Иерусалимгә юл тотканга күрә, анда Аны кабул итмәделәр. 54Гайсәнең шәкертләре Ягъкуб белән Яхъя, моны күреп:
– Хакимебез! Күктән ут төшеп аларны юкка чыгарсын, дип боеруыбызны телисеңме? – диделәр.
55Ләкин Гайсә, шәкертләренә таба борылып, аларны бу эштән тыйды#9:55 …аларны… тыйды. – Кайбер кулъязмаларда: «аларны тыйды һәм әйтте: „Сез үзегезнең нинди рухка мөнәсәбәтле булуыгызны белмисез. Адәм Углы кешеләрне һәлак итү өчен түгел, ә коткару өчен килде“» дигән сүзләр дә бар. . 56Шуннан алар икенче авылга киттеләр.
Миңа ияр
57Юлда барганда, кемдер Гайсәгә:
– Син кая гына барсаң да, мин Синең артыңнан барырмын, – дип әйтте.
58Гайсә аңа:
– Төлкеләрнең – өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Углының баш төртер урыны юк, – дип җавап бирде.
59Икенче берәүгә Гайсә:
– Миңа ияр! – диде.
Теге кеше исә:
– Әфәндем! Өемә кайтып, әүвәл атамны күмеп килергә рөхсәт ит, – диде.
60Ләкин Гайсә аңа:
– Үлеләрне үле булганнар үзләре күмсен, – диде. – Ә син бар һәм Аллаһы Патшалыгы турындагы Хәбәрне тарат.
61Тагын берсе:
– Мин Сиңа ияреп китәм, Әфәндем! Тик башта өемдәгеләр белән саубуллашып килергә рөхсәт ит, – диде.
62Гайсә исә аңа:
– Сукалый башлагач, артына борылып караган кеше Аллаһы Патшалыгы өчен яраклы түгел, – диде.
موجودہ انتخاب:
Лүк 9: TtrBBL
سرخی
شئیر
کاپی
کیا آپ جاہتے ہیں کہ آپ کی سرکیاں آپ کی devices پر محفوظ ہوں؟ Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015