Маттай 2:1-2
Маттай 2:1-2 ИНҖ2025
Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем шәһәрендә Гайсә туганнан соң, Иерусалимгә көнчыгыштан йолдызчылар килде. Ул заманда Яһүдиядә Һируд патша идарә итә иде. – Яһүдиләрнең яңа туган Патшасы кайда? – дип сорашты алар кешеләрдән. – Көнчыгышта Аның йолдызын күреп, Аңа баш ияргә дип килдек без.