Маттай 3
3
Чумдыручы Яхъяның вәгазе
(Марк 1:1-8; Лүк 3:1-9, 15-17; Яхъя 1:19-28)
1Шул көннәрдә Яһүдия чүленә Чумдыручы кушаматы йөрткән Яхъя#3:1 Чумдыручы Яхъя – Яхъяны «Чумдыручы» дип атыйлар, чөнки ул суга чумдыру йоласын башкара иде. исемле кеше килде.
2– Тәүбә итегез, – дип әйтә иде ул үзенең вәгазьләрендә, – чөнки Күкләр Патшалыгы инде бик якын!
3Яхъя турында Ишагыйя пәйгамбәр болай дип әйткән иде:
«Чүлдә әнә бер аваз яңгырый:
„Раббыга юл әзерләгез,
Ул үтәсе сукмакларны турайтыгыз!“»
4Яхъяның киеме дөя йоныннан булып, билен ул күн каеш белән буып йөрде, ә ашаган ризыгы аның саранча һәм кыр балы иде. 5Иерусалимдә, бөтен Яһүдиядә, шулай ук Үрдүн елгасы буенда яшәүче бар халык аның янына килеп 6кылган гөнаһларыннан тәүбә итә, һәм шуның билгесе итеп Яхъя аларны Үрдүндә чумдырып чыгара иде.
7Суга чумдырылыр өчен күп кенә фарисейларның һәм саддукейларның килүен күреп, ул аларга болай диде:
– И сез, елан токымы! Башыгызга төшәсе Аллаһы ярсуыннан котыла алырбыз дигән фикерне кем әйтте сезгә? 8Тәүбәгә килүегезнең ихлас күңелдән икәнен эшегез белән раслагыз. 9«Безнең атабыз Ибраһим бит – котылырбыз!» дип уйламагыз. Шуны әйтәм сезгә: Аллаһы әнә шул ташлардан да Ибраһимга балалар булдыра ала. 10Балта инде агач тамыры янында ята: яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп утка ташлыйлар. 11Тәүбә итүегезнең билгесе итеп мин сезне суга чумдырам, ләкин миннән кодрәтлерәк Берәү килә; мин Аның аяк киемен күтәреп йөрергә дә лаек түгелмен. Ул башкарган чумдыру Изге Рух һәм ут белән булыр. 12Ындырдагы ашлыкны җилгәрер өчен кулына Ул көрәк тоткан; бодаен, аерып, келәтенә салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр.
Гайсәнең суга чумдырылуы
(Марк 1:9-11; Лүк 3:21-22)
13Шулай бервакыт Яхъя тарафыннан суга чумдырылыр өчен Үрдүн буена Гәлиләядән Гайсә килде. 14Яхъя Аны туктатырга тырышып:
– Син миңа килгәнсең, ә бит Син мине чумдырырга тиеш! – диде.
Әмма аңа җавап итеп Гайсә:
15– Хәзергә шулай булсын, чөнки Аллаһы ихтыярын без шул рәвешле үтәргә тиеш, – диде, һәм Яхъя Аның белән килеште.
16Йоланы үтәгәннән соң Гайсә судан чыкты. Ул шунда күк капусы ачылуын һәм Аллаһы Рухының күгәрчен рәвешендә Үзенә иңүен күрде. 17Шулчак күкләр киңлегеннән «бу – Минем сөекле Углым, Ул – Минем куанычым!» дигән өн килеп иреште.
Гайсәнең иблис тарафыннан сыналуы
(Марк 1:12-13; Лүк 4:1-13)
Àwon tá yàn lọ́wọ́lọ́wọ́ báyìí:
Маттай 3: ИНҖ2025
Ìsàmì-sí
Pín
Daako

Ṣé o fẹ́ fi àwọn ohun pàtàkì pamọ́ sórí gbogbo àwọn ẹ̀rọ rẹ? Wọlé pẹ̀lú àkántì tuntun tàbí wọlé pẹ̀lú àkántì tí tẹ́lẹ̀
© Институт перевода Библии, 2025